Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
баш проект турысында сылтамалар форум rus kryash tat eng

Жаnалыклар
Анализлау
Кoн yзяге темалары
Кряшенняр турында кюбляб информация биреy чаралары
Кряшеннярнен казерге хале
Тын oлкясендяге yткянняр, культура
Музыка культурасы белян фольклор
Этнография
2002-нге жылда калык санын алыу
Электрон конференцияляр
Библиотека
Фонотека
Галереяляр
Радиотабшырыулар
"Кряшен Сюзе"
Книжная лавка
Сылтамалар


Казан белян Татарстанга архiепикопъ булыб тороучы Анастасiйнын конференциягя житкергян жылы сюзляре

Кормятле конференциядя катышыучылар! Кряшенняр жукка чыгарлар, бoтoнняй жугалыб бетярляр эйе, aммя тыннарын жаnадан тергезеyгя куйган ун жыллык кызмятляре сяятлей, бу aз санны миллят жаnадан yзенчялекле yзенен тын тормошо белян жяшей башлады. Бу калык сабый чактан алган изге Православiенен билгесе булган, жырак бабалары, бабалары, аталары кадерляб саклаб, быуыннардан быуыннарга табшырыб килгян тын казиняляре Казан каласындагы Кряшен приходы кoчo, кызмятляре белян казер жаnадан терелеб киля. Барысы ды Кряшен приходы кряшеннярнен жыйылышыу урны, yзлярен жангыз итеб тоймасыннар oчoн аралашыу yзяге булсын диб эшлянеля. Кряшеннярнен дoнья кешесе булыб жяшяyчеляре Кряшен приходыннан aле жырак. Тын тормошоннан тыш, чиркяyдян тыш, yзеnнен Христосъ денеn чишмя башына кайтыудан тыш бер гня миллят тя терелеб китя алмый, кряшенняр кюк aз санны калыклар бигеряк тя. Кайчандыр, мыннан жегерме жыллар элек, ышаныучы кряшенняр: "Безне аnнардый бер гня кряшен священниге булса ыйы," - диб aйтяляр эйе. Алар урыс телен белмейляр эйе, шул сяятлей тейешенчя жазык aйтеб, oлoш алыб, изге оло Жяшерекляргя катышырга аларга кыйын ыйы. Никольскiй Соборынын карауылчысы булыб торган, казер священникъ кызмятен итеyче Iонъ aтей ышаныучы кряшеннярнен бар кюnел кoйoклярен уртаклашыучы булды ул чакта. Бoгoн епархiядя 20-ляб кряшен священникляре, дьяконнары кызмят итя. Бу жяш пастырларга изге Православiе Чиркяyе салган тoб бурычны - кряшеннярнен аталары кадерляб тоткан тын тормошларын тергезеyне, миллей традициялярен жаnартыуны, yзляренен кызмятлярен кюnелдян биренеб башкарыуларын телейсе киля. Мисалга мин, сугыштан суnгы жылларда yз кoчo белян тырышыб, Мамадыш кряшенняренен тын тормошларын, миллей традициялярен жаnарткан кряшен священниге Гурiй aтей Кузьминны китерям.

Казер епархiядя жиде кряшен приходы бар диб санала, тик аларнын кюбряге исемдя гня бар. Чаллы каласында жакынча 30 меnняб кряшен жяшей диляр, алар yзляре бер оло гна приходны тoзoрляр эйе. Yткян жылда Чаллы каласынын Свято-Вознесенскiй Соборына yз теллярендя келяy алыб барсын диб кряшен-священникъ билгеляб, кул салган ыйым, кызганыч, бу эшне кютяреб алырга тын кoчo дя, материал кoч тя житмяде. Кала башлыкларыннан Храм oчoн здание алганчыга тикле кряшеннярнен yзляреня ныклаб жoрoy киряк. Арыу кызмятляр кoтoлгян жимешлярне китерер. Христоснын жир oстoня килеyеня 2000 жыл тулыуга, митрополитъ Макарiйны каноннаштырыуга, Казан каласындагы Кряшен приходынын жаnарыуына 10 жыл тулыуга атаб yткяреля торган бу конференция Прваславiе Чиркяyе oчoн, Россiядя жяшяyче бар кряшенняр oчoн арыулыклар китереyче жакшы эш булыб торсон.



К НАЧАЛУ РАЗДЕЛА
 

ЮГАРЫГА


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения:
Замечания, отзывы: