Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Аркаим

В.МАКСИМОВА.

Көнчыгыш Урал аръягының бай, иркен табигате борынгыдан кешеләрне үзенә тарткан. Археологлар тарафыннан бу төбәктә таш, бронза, тимер һәм урта гасырларга караган күптөрле тарихи һәйкәлләр ачылу дәвам итә. Ә Чиләбе өлкәсе белән Казахстан чикләшкән урында узган гасырның 80 нче елларында табылган үзенчәлекле 'Шәһәрләр иле' - егермедән артык бронза чорына караган кешеләр яшәгән ныгытмалы урынчалыклар - Урал аръягына дөньякүләм танылу китерде. Шартлы рәвештә тулаем бу урынга 'Аркаим' исеме бирелгән. Бүгенге көндә Аркаим иң зур археологик тарихи-мәдәни музей тыюлыгы булып санала, елдан-ел үзенә күпсанлы сәяхәтчеләрне, галимнәрне тарта. Матбугат чараларында соңгы вакытта Аркаим турында күп сөйлиләр, язалар. Мең кат ишеткәнче, бер кат күреп кайтуың дип, мин дә шушы борынгы җирләрдә сәяхәт итеп кайттым.

Аркаимда таш, бронза, тимер һәм урта гасырларда яшәгән кешелекнең - барысының да эзләре сакланган. Белгәнебезчә, шушы Аркаим берлегенә Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Париж авылы да керә. Аркаим музей тыюлыгының 'Тарихи парк' дип аталган өлешендә XX гасыр башында парижлылар төзегән шаккаткыч зур җил тегермәне дә бар. Безнең кавемнең дә өлеше ('эзе') дип сөенеп куйсам да, әллә нинди бер үкенечле, бүгенге парижлыларга үпкә кебегрәк уй да сызылып узды. Бабаларыннан калган шушы истәлек нишләп үзләреннән 'артты' икән? Миңа калса һәр Парижның да үз йөзе булырга тиештер. Нагайбаклар Парижына шушы тарихи экспонат - бабалары җиткергән, күпме еллар халыкны ипиле иткән җил тегермәне килешәдер, ә француз Парижының Эйфель башнясы тиешсез җиргә чук кебек. Белмим тагын, бәлки шулай кирәктер дә... Ә менә шушы Аркаимның 'Тарихи паркы'нда урнашкан 'Табигать һәм кешелек' музееның бу төбәктә яшәүче бүгенге халыкларга багышланган бүлегендә нагайбак хатын-кызларының күлмәк-алъяпкычларын күреп таң калдым. 'Пурмысы' гына түгел, җебен-җепкә, төсен-төскә туры китереп яңадан тукып тегелгән бу киемнәр белән француз Парижы подиумнарына менеп басарлык.

Бу нагайбак киемнәрен күреп сөенсәм дә, башка шунда ук куркыныч уйлар да килде, чөнки керәшен ансамбльләре әбиләребез сандыгындагы алача күлмәкләрдән, алмалы алъяпкычлардан, бер халыкта булмаган сүрәкәләрне бермә-бер яңартып киюдән оялып, берсеннән-берсе килбәтсез итеп тектерелгән ансамбль киемнәрен, тагын 40-50 елдан 'менә керәшен киемнәре шушылай булган' (имеш, сәхнә киеме ясыйбыз) дип музейларга куйсалар... Ходаем, үзең сакла!

Аркаим бронза чорындагы кешелек эзләрен дә саклый, 'керәшен эзләре' кай чорларга җитәр икән?

28.08.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: