Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ГАЗЕТА 'ТУГАНАЙЛАР'


Чурада - шулай, ә сездә ничек?

Кайсы гына гәҗитне ачып карама, еш кына бүгенге солдатларның, кыерсытылулары турында язмаларга юлыгасың. Гел зарланып торырлык микәнни соң армиядәге хәлләр? Рәтле хезмәт итеп, рәхмәт кәгазьләре алып кайткан солдатлар да бар бит. Кукмара районы Село-Чура мәктәбендәге бер очрашуда тормыш иминлеге дәресләрен алып баручы Рубин Азин белән әнә шул хакта сөйләштек.

- Безнең егетләр Афганстанда да, Чечняда да хезмәт иттеләр. Әле дә Чечняда контракт белән калучылар бар. Зарланалар, димәс идем. Солдат хезмәтен егет кешенең төп бурычы дип аңлаулары буенча, алар безнең заман егетләреннән әллә ни аерылмыйлар, - ди өлкән педагог. Нигә аларда ...


ӘТИ ЯРАЛАРЫ

Каменевларның кызларын - Клара, Зинаида, Анна Федоровналарны Балыклы авылында гына түгел, Башкортстан Республикасы Бакалы районының бөтен авылларында да ишетеп беләләр. Җыр сөюче, концертларда катнашучы актив түтиләр булган өченгә генә түгел, җор телле, талантлы булганнары, нәрсәгә тотынсалар, шуны ялт итеп башкарып чыгулары өчен яраталар.

Иргә чыккач, төрле фамилияләр алсалар да, туганлык җепләре бергә җыеп тора үзләрен. Әниләре Анастасия Васильевнаны, әтиләре - сугыш ветераны Федор Григорьевичны үтә җылылык белән искә алалар, алар турында бары матур хатирәләр генә йөртәләр. Әниләре Начтый түти 89 яше тулганда гүр иясе була. Үләр көннәр...


СОЛДАТ ДӘДӘМ

Бөтен гомерен сәхнәгә, җыр сәнгатенә багышлаган ветеран җырчы-карендәшебез Раиса Тимофееваның истәлекләрен бирүне дәвам итәбез.

Җиңү көннәре якынлашкан саен, бертуган дәдәмне, аның сугыш турында сөйләгәннәрен ешрак искә төшерәм. Өстәл артына утырып, күп сорауларны бергә чишәбез, кайбер мәсьәләләрдә бәхәсләшеп тә алабыз кебек. Вакытлар үтү белән, аның образы тоныкланмый, киресенчә, тагын да ныграк ачыклана, якыная бара. Бу истәлегем - 42 нче елның язында сугышка кереп, 45 нең маен Берлинда каршылаган Владимир дәдәм турында.

Бүгенгедәй хәт...


Яхшы атаның хакы олы

Безнең Теләче районы Керәшен Сәрдәсе авылында гомер итүче Никифоров Петр Васильевич авылда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе булып гомер итә.

Бүген 83 яшен тутырып килүче Петр Васильевич әле үз аягында йөри, йорт эшләрендә бик катнашмаса да, бөтен хуҗалык мәшәкатьләре белән кызыксынып тора. Берәүдән дә зарланмый ул, тормыштагы уңай һәм тискәре күренешләргә дөрес бәя биреп, уңышларга шатланып, кимчелекләргә борчылып яши. Үткән гомерләрен барлаганда, бик еш сугыш елларын искә ала. Нәкъ шул чорда аның хезмәт юлы башланган. Үзе кебек малайлар белән бергә аның көннәре атлы эштә үткән....


Бәхет тәхеттә түгел

Тукай районы Борды авылында бер-беренең кадерен белеп, гөрләтеп яшәүче семьялар күп. Шундыйларның берсе - Любовь белән Михаил Лаврентьевлар семьясы.

Алар икесе дә Бордыда туып-үскәннәр. Кайберәүләр кебек бәхетләрен читтән эзләмәгәннәр, авылда төпләнеп калып, яшьлекләрендә кавышып, семья корып җибәргәннәр. Семья башы - Михаил бүген Тукай азык-төлек корпорациясендә механизатор булып эшли. Кайчандыр ир-егетләр өчен мактаулы саналган солдат хезмәтен Әфганстанда үтеп, исән-сау туган ягына әйләнеп кайта алуы өчен язмышына бер рәхмәтле булса, корган тормышының ныклыгына, балаларының йөзләренә кызыллык китерм...


Марҗый түти

Аның кебекләрне мәңге яшь, тормышның ямен-тәмен табып яши, диләр. Ә бит, төптән уйласаң, аны да язмыш башыннан сыйпап, иркәләп кенә тормаган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Иванова Мария Петровна ил татыган барлык әче-төчене дә үз башыннан кичергән.

Аның нәнәе Комазан башына Ташлыярдан биш балалы тол иргә үзе дә бер бала белән килгән. Бер ояга җыелган алты бала өстенә бер-бер артлы тагын дүрт бала туа. Соңгы унынчы бала булып 1935 елны Мария дөньяга килә. Кызганычка каршы, әтиле чак бик кыска була, аңа 3 яшь тулганда, әтиләре дөнья куя. Шуңа күрә тормыш аны бик яшьли эшкә җигә. Авыл мәктәбенең 5 классын тәмам...


Ата-бабалар җоласы

Олы көнгә каршы ТНВ каналында 'керәшен карендәшләребезне Олы бәйрәмнәре белән котлыйбыз' дигән сүзләр ишетелмәсә дә, кичке программаларда ике тапкыр керәшеннәрне күрсәтеп алуларын күпләребез котлау итеп кабул иткәндер. Быел Башкортстанның Бакалы керәшеннәрен барып төшереп, Үмер авылындагы кайбер Олы көн җолаларын күрсәттеләр. Рәхмәт җаугырлары! Шуларның берсе - бүгенгәчә сакланган җола - 'үле мунчасы' турында иде. Бу җола тәртипләрен мин дә Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Фершампенуаз авылында яшәүче Анна түти Маметьевадан (1928 елгы) язып алган идем.

... Үлеләр мунчасы пасхага каршы среда көнне я...


БӨРЕШЛЕДӘ БАР ДА ЭШЛЕ

Бүгенге көндә Удмуртия белән чиктәш Менделеев районына кергән Бөрешле авылы кайчандыр Вятка губернасы Алабуга өязе Грахово волостена караган. Шуңа күрә авыл тарихын өйрәнүчеләргә Киров шәһәрендәге архивларда эзләнү отышлырактыр. Бүгенге язмада күрсәтелгән кайбер мәгълүматлар да шуннан кайтартылган һәм авыл музеенда саклана. Шулай ук Иске Гришкин авылы краеведы Иосиф Камашев та түбәндәге белешмәләрне бирде.

1781 елда ук Юраш елгасы буена урнашкан Бөрешле авылында 35 кеше яшәве һәм аларның Мещеряково дигән авылдан һәм Малмыш округы Теландер (бәлки башкачарак исемдер) һәм Енаш дигән авыллардан күчеп утырганнары билгеле. Шулай ук ...


Рәтләре сирәгәя

26 апрельдә Чернобыль атом-электр станциясендә килеп чыккан авариягә 25 ел тулды. Безнең республикадан да меңләгән кеше, үзләренең исәнлекләрен һәм тормышларын куркыныч астына куеп, реактор китергән бәла-казаны юкка чыгару эшендә катнашты. Бүгенге көндә 'чернобыльчеләр' дигән статус алып яшәүчеләрнең рәтләре сирәгәйгәннән-сирәгәя. Аның каравы, 'Чернобыль фаҗигасендә катнашучыларның хатыннары' дигән категория исемлеге тулылана бара.

26 апрель көнне Чаллыда бу фаҗигадә катнашучыларны искә алу митингы булды. Моннан биш ел элек, әле исәннәрнең саны шактый күп вакытта, аларның батырлыгына багышлап һәй...


Мамадышта ачкыч бәйрәме

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча Мамадыш районында яңа йортлар тапшыру кызу темпларда бара. Февраль аенда ветераннар өчен төзелгән ике йорт файдалануга тапшырылса, 15 апрельдә тагын дүрт йортның хуҗаларына ачкыч өләшенде.

Апрель ахырында ветераннар өчен төзелгән калган йортлар да файдалануга тапшырылачак, дип ышандыралар Мамадыш җитәкчеләре.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлашкан айларда бөтен Рәсәй алдына куелган бурыч тулысы белән үтәлде дияргә иртәрәк әле. Кайда ничектер, әмма Мамадыш район администрациясе турында болай әйтеп булмый, чөнки алар бу мәсьәләгә кешечәр|...


ОПТИМИСТ МАРИЯ

Укытучы булып эшләгәндә, Чаллы шәһәрендәге 52 нче мәктәптә күп тапкырлар булырга туры килде. Мәгариф өлкәсенә нинди яңалык-эксперимент кертелә - күпмедер вакыт үткәннән соң, шушы мәктәптә нәтиҗәсен күрсәтәләр. Фәүзия һәм Вил Казыйхановларның эксперименталь лабораториясе күп еллар буе монда эшләде. Әхмәтзәки Рәхимовның дәрес технологиясе, альтернатив дәреслекләр авторы Альберт Яхинның әдәбиятны яңача укыту методикасы, Зәлфирә Җамалетдинованың үстерешле укытуга корылган башлангыч класслар өчен татар теле дәреслекләре шушы мәктәптә сынау үтте.

Һәр семи...


ЭШ ЯРАТУДАН ОСТАЛЫК ТУА

Тумышы белән Сарман якларыннан булса да, балачагы Чаллы шәһәрендә, ә хезмәтле гомере Лениногорск районы Федотовка авылында үтә аның. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, 40 ел укытучы, 5 ел авыл советы председателе, 6 ел авыл культура йорты директоры була. Люция Владимировна Ильина һәр эшенең эчендә кайный, шулар белән яши.

Укытучылар семьясында үскәнгәме, әллә кечкенәдән шундый романтик күңелле булгангамы, кайда җыр-бию, Люция шунда була. Өч яшьтән такмак әйтеп, күрше әбиләрен шатландырса, мәктәптә укыганда, җыр-бию түгәрәкләренә йөреп, оста биюче, моңлы җырчы булу серләренә өйрәнә башлый ул.

...

ЛЕНА БИЧАРИНА: '...Кайбычыма атап җырлыйсы җырларымны күңелемдә йөртәм...'

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән карендәшләребезне барлап утырам: Раиса Тимофеева, Нәфисә Василова, Лена Бичарина, Зоя Борисова... Йөзләгән кешедән торган коллективта берничә бөртек... Тик аларны йөз кешенең берсе итеп түгел, ансамбльдә үз урынын, үз йөзен булдырган иң кирәкле җырчы итеп кабул итәсең. Илленче еллардан башлап бүгенгә кадәр буыннар чылбырын өзми киләләр.

Шушы ансамбльдә канатын чыгарган, ике дистә елдан артык солист булып эшләгән Татарстанның халык артисты Лена Бичарина матур апрель көннәрендә олы юбилеен каршылый. Бу уңайдан аны 'Т...


Зәй - космоска бәйле төбәк

Безнең балачак беренче космик корабльләрнең галәмгә менүе турында дөнья шаулаган заманнарга туры килде. Кайсы гына бала ул чакта космонавт булу турында хыялланмады икән? Башлангычта укыганда, Ренат исемле малай белән Шәүкәт Галиевнең 'Космонавт булабыз дип' дигән шигырен яттан укыйбыз. Үзебез - сәхнәдә, ә күңелләребез әллә кайчан күктә оча. Аерым-аерым түгел, Ренат белән парлап. Шул хәтле хыялга бирелгәнбез, шигырьне сөйләп бетергәч тә, сәхнәдән кереп китә алмыйча торабыз икән. Аптырагач, чакырып чыгардылар.

Тәкмәк җирендә- космик аппарат

Комсомолга кергәндә, бөтен космонавтларның исем-фам...


АВЫЛЛАР БЕТӘРМЕ?

'В контакте' социаль челтәренең 'КРЯШЕНЫ' группасында яшьләр 'Ни өчен керәшен авыллары бетә?' дигән темага фикер алыштылар. Бу турыда гәҗитебезнең узган санында язган да идек. Әйе, авыллар бетеп бара. Керәшеннәрнеке генә түгел, гомумән, авыллар кими. Кем сөйләсә, аныкы дөрес, дигәндәй, сәбәпләре дә төрле. Күп кенә керәшен авылларында булганнан соң, инде сайттагы хәбәрләрне дә укыгач, минем дә үз фикеремне җиткерәсем килә.

Без - илленче елларда туган буын (аннан соңгылар да), чынлап та, авылны ташлап киттек. Чөнки әти-әниләрнең көн-төн 'дәүләт бабайга' таякка эшләгәннәрен, шуның өстен...


Паломничество в Самарскую область

В селе Бакалы республики Башкортостан в последние годы сформировалось молодежное православное движение под руководством священника Владимира Куна, который руководит нашей духовной жизнью, помогает нам вести здоровый образ жизни, что немаловажно в современной жизни. Отец Владимир проводит содержательные беседы, которые способствуют нашему духовному обогащению. Наше молодежное движение проводит и культурные, и спортивные мероприятия.

На счету движения имеются две паломнические поездки. Хотелось бы рассказать о последней поездке, которая состоялась в конце марта и длилась три дня. Воскресенский мужской монастырь находится в городе Тольятти Самарской области. Места здесь очень красивые. Монастырь расположен на склоне горы, с одной стороны - лес, а с другой - река Волга. Все мы пребывали в восторге от этой красоты.

На вечернем богослужении во время молитвы мы ощущали себя легко и свободно, здесь ...


ПИСЬМЯН - КОЛЫБЕЛЬ МОЯ

Малов Александр Михайлович

Родился 2 октября 1926 года в д. Старые Курбаши Кайбицкого района ТАССР.

5 октября 1943 г. мобилизован в РККА. В составе 57-го отдельного тяжело-танкового полка 3-й гвардейской танковой армии генерала Рыбалко участвовал в шести крупных боевых операциях 1-го Украинского фронта. Был легко ранен. Награжден орденами Отечественной войны I степени, Славы III степени, медалями 'За отвагу', 'За взятие Берлина', 'За освобождение Праги' и другими правительственными наградами.

В 1963 г. окончил факультет журналистики МГУ им. Ломоносова. Работал литсотрудником Чистопольской областной газеты, собкором 'Комсомольца Татарии' в Елабужском, 'Советской Татарии' - в Альметьевском кустах; в Казани - старшим, затем главным редактором Татрадиокомитета, заведовал экономическим отделом журнала 'Коммунист Татарии'.

В 1973 г. ушел на научную работу в К...


ВАСИЛИЙ ТИМОФЕЕВ: 'У кряшен моления Богу совершаются преимущественно об урожае и плодовитости скота:'

В прошлых номерах мы начали знакомить читателей с дневниковыми записями отца Василия Тимофеева. Сегодня мы продолжаем публиковать отрывки из его дневников, где отец Василий знакомит нас с традиционными молениями кряшен.

Расскажу, какие у нас бывают жертвы и моления. В детстве я в них участвовал, а теперь уже давно оставил и некоторые подробности не припомню. Передам, что знаю.

Наши крещеные чтут Бога, кереметей, разного рода домовых и покойников. Бог, по их понятиям, живет на небе и ниспосылает только доброе: дожди, урожаи, многочадие и плодовитость скота. Керемети - это какие-то злые силы, старающиеся всячески вредить человеку. Они насылают болезни, мор скота. Покойники тоже могут вредить, если их прогневают. Домовые называются хозяевами: хозяин дома, хозяин хлева, хозяин воды (особый водяной в каждой речке, ...


Бөтен гомерен сәхнәгә, җыр сәнгатенә багышлаган ветеран җырчы-карендәшебез Раиса Тимофееваның истәлекләрен бирүне дәвам итәбез.

Сәхнәдә табылган бәхет

- Гомеремнең сигез дистәсен тутырып, тугызынчысына аяк бастым. Үз-үземә кайчак шундый сорау бирәм: бәхетле яшәдемме мин? Ә бәхет үзе нәрсә соң ул? Бу сорауга җавапны белми торып, үзеңнең бәхетле яки бәхетсез яшәвеңне билгеләп булмый. Яраткан эшем белән шөгыльләндем, рөхсәт булмаса да, сәхнәдән керәшен җырларын башкардым, кеше рәнҗетмәдем, яман эшләр кылмадым, шуңа күрә бәхетле яшәдем, - дип әйтә аламдыр. Ә язмы...


ЧТАПАН МАЛАЕ

Еллар узган саен, гомер юлында очраган дусларымны, чордашларымны барлыйм. Кемнәр кайда? Кемнәр бар да, кемнәр юк?.. Арада төрлесе бар икән. Онытыла төшкәннәре дә юк түгел, кайберләре белән бүген дә аралашып яшим, күңел түренә кадерле образ булып кереп калганнары бар. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович Богатырев. 'Чтапан малае'. Үзе шулай әйткәнне ярата иде.

Минем аны исемә төшермәгән көнем юк диярлек. Озак еллар дәвам иткән иҗади хезмәттәшлек, яшьли күңелләрне тоташтырган дуслык онытылмый, дәвам итә. Үзем дә аның яшенә якынлаша барган саен, Анатолий Степановичның гөрелдәвек тавышы да якынрак була бара. 'Нәрсә, ма...


Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: