Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ГАЗЕТА 'ТУГАНАЙЛАР'


Язмыштан юктыр шул узмышлар...

М.МАРТЫНОВА.

Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Язмышымнан качыйм, дип, никадәр генә тырышсаң да, качып котыла алмыйсың: сиңа язганы барыбер үзеңә була. Башкортстанның Бакалы районы Үмер авылында ныклы тормыш белән яшәп ятучы Матвей Ермаков дигән кеше, кулак итеп, сөргенгә җибәрүләреннән куркып, ике малаен Актаныш якларына чыгарып җибәрә. Гомер иткән нигезне ташлап, чит-ят җирләргә барып урнашу никадәр кыен булмасын, түзәргә туры килә - балаларың, нәселең хакына башны исән калдыру - ул чактагы бердәнбер дөрес юл. Төрле яклардан төрле сәбәпләр аркасында җыелган халык Актанышта совхоз төзи. Ермаковлар башлап йөрил ...


Тормышның кадерен белеп кенә

В.МАКСИМОВА, Р.МИХАЙЛОВА.

Зәй районы Югары Пәнәче авылында үрнәк алырлык, бик күпләр хөрмәт итәрлек Комаровлар гаиләсе яши. Зинаида Кузьминична район күләмендә танылган укытучы булса, Иван Николаевич әле бүген дә алдынгы хуҗалык җитәкчесе булып эшли. Бүген сүзебез алар турында.

Вера түти

Ниләр генә күрми адәм баласы бу дөньяда. Түзмәстәй кебегенә дә түзә, җир тырмашып яшәргә тырыша. Шуңа да карамастан, бу якты дөньядан әле беркемнең дә туйганы юк. Үз гомерендә җәбер-золымын да, михнәтен дә, гаделсезлекне дә күп күргән, татыган 83 яшьлек Вера түти әле күптән т...


Зур хөрмәткә лаеклы

Г.ЕГОРОВА.

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Фокеевич Апачаев туган җире Әлмәт районы Илтән-Бота авылында гомер кичерә. Аңа бүгенге көндә 87 яшь.

1941 елның 17 июнь көнне армия хезмәтенә алынганда, биш ел буена сузылган сугышта катнашып, Ватан өчен көрәшергә туры килер, дип башына да китермәгән булгандыр үзе. Ә бит сугышның нинди генә көннәрен кичермәде дә, нинди генә утларга кермәде ул. Ватанны саклау өчен үз-үзен аямый көрәшкәне өчен ил аны төрле орден-медальләр белән бүләкләде. Днепрны алуда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүче 500 сугышчы арасында сержант Николай Апачаев ...


Ботарланган Илтән-Бота

В.МАКСИМОВА.

Кояшлы, җылы Покрау көнне килдек Илтән-Ботага. Авылның клубы юклыгын белгән идек инде. Җимерек фермаларын, ындыр табакларын да күреп, Илтән-Ботаның бүгенге хәленең мактанырлык түгеллеген аңладык.

Ә бит күптән генәме әле гөрләп комбикорма заводы эшләп торган, өч авылның уңышын эшкәртерлек, саклап тотарлык зур ындыр табагы булган. Фермаларда дуңгыз, тана, сыер асраганнар. Бүген болардан җимерек хәрабәләр генә калган. Эшсез калган халык кайсы-кая эш эзләп таралышкан, күбрәге нефтьчеләр янына елышкан. Җиргә береккән авыл кешесе, шәһәрдә эшләсә дә, авылыннан аерыла алмый шул. Урамнар яңарып килә, кая карама йорт-нигез, каралты-...


Берләр шөкер түгел, мең шөкер

М.МАРТЫНОВА.

Мамадыш районы Дүсмәт авылында чиркәү ачылу турында язган идек. Авылдашлар исеменнән кем сүз әйтә дип сорагач, җыелган халык бертавыштан: 'Нурфәния Вакыйфовна әйтсен!'- дигәч, күңелдә ниндидер ризасызлык туды. Чиркәү кадәр чиркәү ачылган җирдә ике-өч җөмлә әйтерлек керәшен кешесе беткәнмени, дип уйлаган идем. Үзен тыңлагач, ире Михаил Яковлевич, туганнары белән аралашкач, авыл халкы бу тантанадагы төп рәхмәтне ни өчен Нурфәния ападан әйттергәнен аңладым.

Кыерлы авылы кызы Нурфәния белән Дүсмәт егете Михаил Мамадышка тугызынчы класска укырга килгәч танышалар. Бер караштан гашыйк булуның ни икәнен алардан ...


Яратмаслык бала булмый

Р.МИХАЙЛОВА.

Анна Порфирьевна Петрова - Лениногорск районы Федотовка авылы мәктәбендә 40 ел укыткан. Ул авыл халкының яртысына хәреф танырга, язу язарга өйрәткән беренче укытучылары.

- Шул гомер авылдашларыма хезмәт күрсәтә алуыма бик куанам. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында күпме укытучылар, врачлар, агрономнар, эшче, колхозчылар бар. Аларны укый-яза белергә өйрәтеп, кирәкле һөнәр үзләштерергә ярдәм итә алуым белән бик бәхетле мин, - ди Анна Порфирьевна.

Туганда ук Ходай аңа кайгыртучы, тәрбияләүче сыйфатларын күпләп биргәндер, күрәсең. Тугыз сабыен ятим калдырып, әтиләре яшьли үлеп киткәч, кечкенәләрне карау, тәрбиялә ...


Кичерү

М.МАРТЫНОВА.

Сугыш чоры балалары... Сугыш китергән газап-михнәтләрне алар үзләренең арык җилкәләрендә күтәреп чыктылар. Яралар төзәлеп, тормышлар рәтләнә, авызларга җүнле ризык керә башлады дигәндә, гомер көзләре килеп җиткән. Олыгайган көннәрендә дә язмыш сынауларны өеп кенә тора аларга. Гомер буе бил бөгеп, табынып яшәгән системаның җимерелүе дисеңме, күз карасы кебек карап үстергән баларыңның, оныкларыңның эшсез калуы дисеңме... Шуларны үз күзләре белән күреп, йөрәкләреннән үткәреп, башкалар турында кайгырта-кайгырта яшиләр алар.

Мамадыш районы Албай авылында яшәw...


Балалы җир - гөлбакча

Г.ЕГОРОВА.

Без кечкенә чакта, күп авылларда балалар бакчалары юк иде әле. Әмма миңа, башка яшьтәшләремнән аермалы буларак, аның нәрсә икәнлеген күреп белергә насыйп булды. Минеке генә булган кием шкафының ишегендәге җиләк рәсемен дә, караватыма җәелгән зәңгәр одеалны да, малайлар белән бергәләп уйнарга яраткан бөкеле уенчык мылтыкны да аермачык хәтерлим. Чөнки зур идем инде, шушы җәйдән соң мәктәпкә барасы. Тәрбияче апалар белән бергәләп пластилиннан әвәләп фигуралар ясау, төсле карандашлар белән ак кәгазьгә рәсем төшерү, яшьтәшем Альберт белән беребез бала, икенчебез күб ...


Алтынның - заты, җакшының аты югалмый

Бу нәселнең укытучылык стажын бергә кушып санасаң, 380 елдан да артып китә. Шул гомердә алар күпме балага аң-белем, тәрбия биргән, күпме кеше өчен үрнәк алырдай өлге булган. Укытучының ялгышырга хакы юк. Аның кулында бала язмышы, бала киләчәге. Нәсел башы Алабуга районы Олы Шүрнәк авылыннан башланып киткән Лопанова-Захаровларның укытучылар династиясе вәкилләре әнә шушы дөреслекне һәрчак күңелләрендә саклап яши.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Алабуга педагогия училищесын тәмамлаучы Василий Захаровка әле унҗиде дә тулмаган була. Ил җилкәсенә төшкән кайгыны күтәрешү аның өлешенә дә тия. Бер ел Краснобор...


Эшләнмәгән эшләр күп әле

Хезмәт яратучан, сүзендә торучан, намуслы, ярдәмчел, гади, аралашучан - болар абруйлы, мактауга лаек кешенең тормыш принципларыннан санала. Шулай ук, болардан тыш, һәрчак тәртипле булу, дөреслек сагында тору сыйфатлары да җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә.

Быел җитмеш яшен тутырып килүче, шәһәребезнең аксакалы Семен Михайлович Гудошниковка бу сыйфатларның һәрберсе хас. Кешелекнең мондый югары сыйфатларына ирешкәнче, аңа тормышның катлаулы озын юлыннан үтәргә туры килә.

Зәй районы Төги авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән Семенга ятимлекнең, сугыш елларында һәм аннан соң да бөтен кешенең бәгыренә төшк...


Җитәкчесе нинди, авылы шундый

Заманында миллионер колхоз булган, бүген дә әле алты авылны берләштергән Мамадыш районы Шәдче күмәк хуҗалыгына юл тоттык. Исәбебез - күмәк хуҗалыкка кергән өч керәшен авылы - Юкәче, Ташлыяр, Шәдчебашларның хәл-әхвәлләрен белеп кайту. Җирле үзидарә башлыгы да үзебезнең керәшен егете - Валерий Шрыков. Күпләр аны җырчы буларак та белә.

Мамадыш районы авылларының күбесе асфальт юллар белән тоташкан. Бу хуҗалыкта урамнарга таш җәелгән. Газ да, су да кергән, телефон да бар. Әмма күп авыллардагы кебек үк, биредә дә су торбалары тузып бара икән. Пай җирләре дә 2008 елда гына бүленеп, әле конкрет килешүләр т}...


Бер булып, бөтен булып

Кукмара районы 'Карендәшләр' фольклор ансамбле башкаруында җыр яңгырый.

...Әкрен кирәк, ипләп кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын....

Мин дә ирексездән җырның тылсымлы көченә ияреп, сәхнәгә таба атлыйм. Исәбем - ансамбль белән якыннанрак танышу. Һәрберсе ачык, аралашучан икән. Кайчан һәм ничек оештыгыз, дип кызыксынуыма каршы, тезеп сөйләп тә киттеләр.

1994 елны беренче тапкыр Питрау бәйрәмендә чыгыш ясаган идек, шуннан китте дә китте. Туктарга исәбебездә дә юк, диләр, көлешә-көлешә. Авылыбыз мәктәбендә технология укытучысы Галина Азина җитәкләгән 'Тәңкәләр' балалар фольклор ансамбле бар иде инде. Х...


Асыл товар зур булмас

Р.МИХАЙЛОВА.

Август - үзенең эченә өч Спасны сыйдырган уңдырышлы ай. XVIII-XIX гасырларда нәкъ менә шушы айда Россиядә Спас ярминкәләре гөрләгән. Көнлек тормышыннан, кышлык запасыннан арткан товарын сәүдәгәрләр, купецлар шушы ярминкәләргә алып чыккан. Сату-алу гына түгел, үзара аралашу, танышу, тәҗрибә алышу урыны да булган ул. Кызганычка каршы, бу матур традиция XX гасырда бетә. Ләкин бөтенләй югалмый. Соңгы елларда Россиядә элекке традицияләрне кире кайтару буенча күп эшләнелә. Шуның нәтиҗәсе булып, менә икенче ел инде Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсе уздырыла.

Быел ул 21-23 август көннәрендә шәһә...


Японнарда - но ми, Гришкинда - крестьян

Л.БЕЛОУСОВА.

Япониянең Хоккайдо университеты аспиранты Акира Сакурама керәшеннәр белән күптәннән кызыксына. Татарстанга аның инде өченче тапкыр килүе. 'Хейва' холдинг компаниясе оештырган конкурста грант отып, яшь галим, керәшеннәрне фәнни яктан өйрәнү максатыннан, ике елга Татарстанга килү бәхетенә ирешкән. Фәнни проектның бер елы инде үтеп тә киткән. 2010 елның сентябрендә Акира Сакурама керәшеннәр буенча җыйган 'байлыкларын' Япониягә алып китәчәк.

Без Акира белән Менделеев районының Иске Гришкин авылында күрештек. Ул инде монда бер ай яшәп ята икән. Үз сүзләренә караганда, керәшен авылында яшәп карау турында күптән хыялланган. 'Бу т&#...


Аудаким Иваны малае - гырнадирдай генерал

М.МАРТЫНОВА.

7 август көнендә Лениногорск районы Федотовка авылында Архангел Михаил чиркәве ачылу турында язган идек. Авылдашлары - Вадим Иванович Антипов башлап йөрмәсә, эшне ахырына җиткермәсә, федотовкалылар мондый олы куанычка ирешә алмаган булырлар иде. Кем соң ул Вадим Антипов? Мондый авыр заманда шундый чыгымнар сорый торган төзелешне ничек җиңеп чыкканнар?

Идел буе федераль округының генераль прокуроры, генерал-лейтенант, дигәч, олы гәүдәле, өлкән яшьтәге кеше белән очрашырга әзерләнгән идем. Вадим Антипов җыйнак кына, яше кырыкка да җитмәгән мөлаем йөзле бер кеше булып чыкты. Үзе турында сөйләвен үтенгәч: 'Мин гап-гади бер кеше, шушы авылның Аудаким Иваны малае. Әти гом...


Яңа Чишмә 'Сүрәкә'се

Р.МИХАЙЛОВА.

Яңа Чишмә районында, уртасыннан зур трасса юлы үтүче, тарихка Иске Никитино исеме белән кереп тә, бүген Ленино дип аталучы бер авыл бар. Анда руслар белән керәшеннәр яши.

Керәшеннәр кем белән генә күрше яшәсәләр дә, үз гореф-гадәтләрен, уен-җырларын саклап киләләр. 1975 елны Ленино авылында да алар үз ансамбльләрен оештырып җибәрәләр. Раиса Митрохина, Прасковья һәм Валентина Лавровалар бергәләп киңәшеп, өлкәннәргә дә сүз катып, без әллә башкалардан кимме, дип җыру белүчеләрне клубка җыялар. Шулай итеп Татарстанда тагын бер керәшен ансамбле - 'Сүрәкә' туа. Елы-елы белән...


Илтән-Бота

Р.МИХАЙЛОВА.

Бу авылның престол бәйрәме Покрау булса да, анда яшәүчеләр керәшеннәрнең бар бәйрәмнәрен дә олылап, матур йолаларны башкарып уздырырга яраталар.

Әлмәт районының Илтән-Бота авылында йөзгә якын хуҗалык бар, дүрт йөзгә якын кеше яши. Бу як халкы гомергә иген игеп, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Бүген алар 'Токарликов' акционерлык җәмгыятенең бер бүлекчәсе булып тора. Авылдагы һәркемгә эш җитешми, шуңа күрәдерме, шактый кеше 30 чакрым ераклыктагы Әлмәт шәһәренә барып эшли. Әлегә оптимальләштерүгә эләкмичә генә тугыз еллык мәктәп эшләп килә. Аны тәмамлагач, укуларын д&...


Каенлы Кәләйдән кипарислы Кипрга

Р.МИХАЙЛОВА

Әлмәт районы Кәләй авылы керәшеннәре быел Тройсынны 'Кәләем' фольклор ансамбленнән башка гына уздырды. Ник, дисәгез, 3-9 июнь көннәрендә Валентина Долгова җитәкләгән әлеге ансамбль коллективы Ак диңгез иле Төньяк Кипрның Есентепе шәһәрендә үткән 'Фольклор биюләренең икенче бөтендөнья абрикос фестивале'ндә Татарстан данын яклады.

Биредә шул исемдәге фестиваль икенче тапкыр гына уздырыла һәм 'Кәләем' ансамбле анда катнашырга чакыруны узган ел Төркиягә Төрки халыкларның унынчы халыкара фестиваленә баргач алып кайткан иде. Нәкъ менә Төркиядә алган тәэсирләре аларны ел буе рухландырып торды. Кышлар ү...


Асылташ тоныкланмасын!

В.ЕРМАКОВА

Апрель аенда керәшен дөньясы түземсезлек белән 'Татар моңы' Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының йомгаклау концертын - гала концертны көтте. Ник дигәндә, бу бәйгедә катнашып җиңү яулаган 'иң-иңнәрнең' берсе Сарман районыннан керәшен кызы Алина Прокофьева иде. Гаделлек тә, талант та җиңде! Алина лауреат булды. Башка килгән беренче уй: шушы яшь талантны кем табып чыгарды икән?

Бу сорауга җавапны озак эзләргә туры килмәде, бер көнне редакциябездә телефон шалтырады:'Мин сезнең янга Алина белән остазы - Рәсиха Хәмидуллинаны алып киләм әле', - дип, Югары Баграждан Маргарита Миронова шалтырата икән. Икенче көнне кунакларыбыз килеп тә җиттеләр. Әле конкурста җ...


'Бигәш'нең җыр чылбыры

В.МАКСИМОВА

Һөнәре буенча тегүче булып та, үзенең тормышын театр сәхнәсеннән башка күз алдына китерә алмаган бер якын кешемне, кияүгә чыгу белән, ире сәхнәдән төшерде. Ул әле дә, канаты киселгән кош кебек, яшьлегендә калган күлен - сәхнәне сагынып яши...Ә менә кияүгә чыгып, ике бием белән яшәгән, ир көйләгән, гомере буе колхозда эшләп, алты бала үстергән Мария түти Буланова яшьлегендә канат чыгарган сәхнәне олыгайганчы ташламаган...

Керәшен халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын пропагандалауга 50 ел дәвамында зур өлеш керткән өчен 1991 елда Халык ансамбле исемен алган Менделеевск районы Иске Гришкин авы...


Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: