Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ҮЗЕБЕЗНЕ БЕЛӘБЕЗМЕ?

Викторина сорауларына җаваплар бирүне төгәллибез

1. Яшь киленгә баш бәйләтү җоласын кыяматлык башкара. Кәбен койдырып кайткач, киленнең бер толымга үрелгән чәчләрен ике толым итеп үрәләр, аннары баш түбәсенә урап, өстеннән мәләнчек кигертәләр. Шушы көннән яшь хатын мәләнчексез йөрми, яулык кына бәйләгәндә дә иң элек мәләнчек кигәннәр. Мәләнчек өстеннән тәңкәле чигәчәләр (кайбер төбәкләрдә яңак яисә җилкәлек дип тә йөртәләр) бәйлиләр, аның өстеннән сүрәкә киелә. Сүрәкә өстеннән яшь киленгә түгәрәк яулык бөркәндерәләр. Алга таба яшь хатын сүрәкә өстеннән яулык бәйли, ә кеше арасына чыкканда, бәйрәмнәрдә түгәрәк яулык бөркәнгән.

2. Керәшен кызларының көндәлек һәм бәйрәм күлмәк-алъяпкычлары өлгеләре, тегелешләре буенча аерылмыйлар. Бары тик бәйрәмнәргә күлмәкләрне затлырак материаллардан, ә алъяпкычлар алмалап (бизәкләп) суккан һәм чиккән булулары белән аерылып торганнар. Көндәлекккә яулык кына бәйләсәләр, бәйрәмгә ак калпак яисә калпак-чачак кигәннәр, бер толымга гына үрелгән чәчне тәңкәле чәчкап эченә яшергәннәр. Ә ике-өч рәтле генә тәңкәле тамаксаларны (кайбер җирләрдә муен җака диләр) көн дә кигәннәр. Тәңкәле йөзекләр, тәңкәле беләзекләр, алкалар кеше арасына, бәйрәмнәргә киелгән. Җәй көннәрендә эшкә юкә башмаклар, чабаталар кисәләр, уенга, бәйрәмнәргә җиңел күн башмаклар (чәрик башмак), яисә кунычлы күн итекләр кигәннәр. (Тулы мәгълүмат газетабызның 2011 елгы 4 нче санында).

3. Түгәрәк яулык - бүгенге көндә керәшеннәрдә генә сакланып калган хатын-кызларның бик борынгы баш бөркәве. Формасы да, чигү техникасы да, тамга-бизәкләре дә бик борынгыдан килеп, үзенә күрә бер саклавыч ролен үтәүче бу бөркәү-яулыкны яшь килен бер генә ел - баласы туганчы гына бөркәнгән. Бүгенге көндә инде кулланыштан чыккан. (Тулырак мәгълүмат газетабызның 2011 елның 8 нче санында).

4. Кыяматлык - яңа өйләнешүчеләрне туйга әзерләүче, арадашчы хатын-кыз. Гадәттә, ике якны да яхшы белүче, дәрәҗәле, акыллы карендәш тиешле кеше була. Соңыннан аны балалар 'Кыяматлык әни' яисә 'әнкә әби' дип йөртәләр.

Аргыш - туй алып баручы, туй башлыгы, хәзергечә - тамада.

5. Эзәр - бизәкләп суккан яисә төсле җепләрдән үрелгән билбау. Чуклы эзәрләрне хатын-кызлар җилән өстеннән бәйләгәннәр.

6. Керәшен хатын-кызларының тәңкәле күкрәк бизәгечләре.

Муйтомар - өч-дүрт рәт тәңкә тезеп ясалган, йөрәк ягының иң башыннан икенче як култык астына киелә торган киң тасма. Кайбер төбәкләрдә кәсилә, дәвәт дип тә йөртәләр. Күпчелек, олы хатыннар кигән.

Сакал, түшлек - тәңкәләр тезеп ясалган изү. Бай, өлкән яшьтәге хатын-кызлар кигән, чөнки түшлеккә тәңкәләр күп кирәк.

Тамакса, муенҗака - ике-өч рәт кенә эре тәңкәләр тегелгән һәм кызыл мәрҗән (корал) белән бизәлгән көндәлек муен бизәгече. Ышанулар буенча, күбрәк саклавыч ролен үтәгән.

Җака чылбыры - муенга киелә торган бизәнү әйбере. Чылбыр рәвешендә 5-7 тармаклы итеп, ташлар белән бизәлгән була.

7. Маңгай укасы һәм маңгай тәңкәсе дип аталучы баш киемнәре Алабуга керәшеннәрендә киң таралган була. Әле бүген дә элеккеге эшләнмәләре очрый.

8. Керәшеннәр үзеннән чыккан бизәкле затлы ефәкне дарай дигәннәр. Шуннан чыгып, куе кызыл төстәге ефәк, чуклы яулыкларны дарай яулык дип атаганнар.

9. Керәшеннәр яратып кулланган тукымалар:

Сарпинка - фабрикада җитештерелгән төрле төстәге киҗе-мамык җепләрдән өйдә сугылган шакмаклы тукыма.

Әдрәс - Урта Азиядән кайтартылган ярым ефәк чуар тукыма. Бизәкләре салават күпере кебек берсе өстенә берсе җәелгән. Ефәк әдрәстән Казан ягы керәшен хатын-кызлары җәйге җиләннәр, кызларга тасма баскан калпаклар теккәннәр.

Кламбит - әдрәскә охшатып өйдә киҗе-мамык җепләрдән суккан тукыма. Моның өчен җепләрне манар алдыннан буяу үтмәслек итеп җеп киләбенең берничә җиреннән кысып бәйләп куйганнар (сарык эчәгесе белән).

Манчистер - фабрика тукымасы - плүш (хәтфә).

Шевиот - киҗе-мамык бәрхет.

10. Әрмәк - тегелеше буенча шул ук җилән. Аны өйдә җитештерелгән туладан артын бөрмәләп теккәннәр. Безнең якларда кызлар җылы кием буларак кигәннәр. Нагайбаклар әрмәкне дөя йоныннан әзерләнгән туладан теккәннәр һәм тирә-юньдә шул эшнең осталары булып танылганнар.

11. Татарстанда бердәнбер официаль дәүләт статусы алган керәшен музее - Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында.

12. Керәшеннәр бәйрәм итә торган борынгы Нардуган бәйрәменең дин белән бөтенләй дә бәйләнеше юк. Шушы ук исәпкә 'Җапрак бәйрәме'н, 'Май чабу'ны һәм 'Питрау'ны да кертергә була, чөнки аларның үткәрелү көннәре генә чиркәү бәйрәменә туры китерелгән.

13. Пасха - Олы көн, ай торышына карап, һәр елны төрлечә бәйрәм ителә. Бу бәйрәм беренче язгы тулы айдан соң килүче якшәмбедә, ягъни тулы ай көн белән төн тигезләшкән көнгә яки шул көннән соңгысына туры килгән көндә бәйрәм ителә. Гадәттә, Пасха бәйрәме, яңа стиль буенча, 4 апрельдән 8 майга кадәр төрле көнгә туры килә.

26.05.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: