Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


МӘКТӘБЕМӘ - 100 ЯШЬ!

Зәй районы Югары Баграж мәктәбе 5 март көнне 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кайчандыр аның стеналары эчендә белем алган укучылар, аларны укыткан укытучылар, мәктәп директорлары (исән түгелләренең - балалары) кунакка җыелды. Кемнәр генә юк иде бу юбилей тантанасында! Бүгенге көндә 32 баласы булып, тыйнак кына укыту-тәрбия эшчәнлеге алып барган коллектив өчен 5 март көне бик мәшәкатьле, бик җаваплы, шул ук вакытта дулкынландыргыч көн булып истә калыр.

Мәктәп эче ялт иткән. Стеналарга мәктәп тормышының кайбер күренешләрен чагылдырган стендлар куелган, төрле елларда мәктәпне җитәкләгән кешеләрнең исем-фамилияләре, фотолары эленгән. Башка вакытта спортзал хезмәтен башкаручы зур зал бүген, бәйрәмчә бизәлеп, олы кунакларын каршылый. Мәктәп бинасы 1991 елда гына төзелсә дә, элекке мәктәп тарихын, традицияләрен югалтмаган, бөртекләп саклап бара. Ничек инде аларны онытасың ди? Тарихны, хәтерне югалту ул - халык булып яшәүдән туктау, дигән сүз бит. Бәйрәмгә килгән һәр кешенең күңелендә әнә шундый уйлар булгандыр.

Югары Багражлыларны зур юбилейлары белән котлап килүчеләр арасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Роберт Халитов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Кәрамов та бар иде. Алар чыгышларында Югары Баграж мәктәбенең бүгенге уңышларын күрсәтеп, төрле елларда бу мәктәпне тәмамлаган бөек шәхесләрнең исем-фамилияләрен дә яңгыратып үттеләр. Менә аларның кайберләре: халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк лауреаты Аяз Гыйләҗев, берничә китап авторы, үзенчәлекле язучы Гурий Тавлин, чаңгыда шуу буенча олимпия, дөнья чемпионы Федор Симашов, үзенчәлекле шигырьләре белән халык күңелен яулаган лирик шагыйрь Никифор Тукмачев, дөньякүләм танылу алган химик Федор Петров, врач Пелагея Романова, галим-филолог Николай Григорьев, Социалистик Хезмәт Герое, химик Вениамин Григорьев һәм башкалар.

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова Югары Багражлыларның керәшен халык йолаларын, традицияләрен югалтмыйча саклап, үтәп баруларын әйтеп узды, бу мәктәпне ничек тә, оптимизация җилләреннән саклап калып, яшәүдән туктатмаска иде, дигән теләген җиткерде. Мондый теләкнең яңгыравы бик урынлы иде, чөнки 2006 елда инде Югары Баграж мәктәбенә ябылу куркынычы янаган булган, ул вакытта мәктәп район башлыгы Ренат Фәрдиев тырышлыгы белән генә сакланып калган. Бүген-иртәгә бу мәсьәлә яңадан көн кадагында булырга мөмкин икән. Людмила Белоусова Республика керәшен оешмасы җитәкчесе 'Ак Барс 'Холдинг' компаниясе генераль директоры Иван Егоров исеменнән мәктәпкә бүләк итеп компьютер тапшырды.

Кадерле, дәрәҗәле юбилей кунаклары арасында язучы Аяз Гыйләҗевның өч улы - Искәндәр, Мансур, Рашат һәм аларның җәмәгатьләре дә бар иде. Ерак араларны якын итеп, кырык эшләрен кырык якка атып, Мирсәет бабалары укыткан, әтиләре укыган мәктәпкә тантаналы очрашуга килергә җай тапканнар. Бер килгәч, нигезләре кар астында калса да, өй урыннарын да күреп, әтиләренең, бабаларының рухларын искә алып китәргә исәпләре. Искәндәр Аязович та, Мансур Аязович та үз чыгышларында әтиләренең гомер буе бу якларны сагынып яшәвен, әсәрләрендә чагылган табигать күренешләрен нәкъ менә Зәй төбәгендәгечә бирергә тырышуын искәрттеләр. Зәй төбәге Аяз абый күңеленә матур табигате белән генә түгел, якты күңелле, хезмәт сөючән кешеләре белән дә кереп калган. 'Бу яктагыдай матурлык бер җирдә юк, саклыйсы иде авылны', - дигән теләкләрен әйттеләр Мирсәет аганың оныклары.

Шушы авыл кызы, мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән Анастасия Артемьевна Муханова да мәктәптә Гыйләҗевлар укыткан, уллары Аяз, Альберт, Алмаз укыган елларны еш сагынып искә алуы турында сөйләде. Алмаз Гыйләҗевның: 'Күзем төште, йөрәгемә кердең, синең белән танышырга мөмкинме?' дигән запискасын әле дә кадерләп саклый икән ул. 'Үзем дә, әле кичә генә мәктәп баласы килеш, балалар укыта башладым, хаталарым да булгандыр, алар өчен, укучыларым, берүк кичерә күрегез,' - дип бетерде сүзен ветеран укытучы.

Сугыш алды елларында мәктәп директоры булып эшләгән Кашшаф Хәмитовның кызы Фикрия апаны язмыш 1956 елда яңадан Югары Багражга китерә - ул Герасимовларга килен булып төшә. 1956-1959 елларда акушер-фельдшер булып эшләгән Фикрия апа никадәр сабыйны якты дөньяга кабул итеп ала, әниләренә тудырырга ярдәм итә. 'Кайвакыт йокламыйча, төннәр буе уйлап, санап ятам үзем тудырганнарын. Аллага шөкер, яманлыклары турында ишеткәнем булмады, алга таба да ишетергә язмасын, - дип тели Фикрия апа. Әтисе Кашшаф Хисаметдиновичны да җылы сүзләр белән искә алды ул:

- Беркайчан алдама. Кулыңнан килми икән, буш вәгъдә бирмә, буш өмет уятма. Сүзне, курыксаң әйтмә, әйтсәң - курыкма, - дип өйрәтә иде әтием, - ди Фикрия апа.

Балаларына шәһәр тәрбиясе бирә алмаганга эче пошкан әниемне тынычландырып:

- И, и, Сабира, Баграж табигате үзе үк музыка училищесы кебек бит. Тыңлап кара, нинди генә көйләр яңгырамый да, нинди генә җырлар җырланмый монда, - дип юата торган иде, - дип төгәлләде Фикрия апа үз чыгышын.

Тагын бер кунакка тукталып китмичә булдыра алмыйм. Ул - Александра Ямашева. 40 нчы елларда Александра апа бу мәктәпкә укытырга килә. Мәктәпкә килгән елларны ул һәркемнең ушын алырлык чибәр кыз булгандыр. Әле 87 яшендә дә чибәрлеге йөзеннән җуелмаган, буй-сыны да яшь чагындагы кебек сакланган Александра апа, бөтен кешене гаҗәпләндерерлек, сокландырырлык итеп, җыр башкарды. 'Юллар, юллар' дигән әлеге җырның сүзләре башкаручының үз язмышына да туры килеп тора:

Юллар, юллар, авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын.

- Мәктәп тә ябылмасын, без дә исән-сау яшик, бу юбилей, бу юллар әле соңгысы булмасын, - диде Александра апа, сүзен төгәлләп.

1943-47 елларда мәктәп директоры булып эшләгән Һади Әфләтуновның кызы Венера Һадиевна Уфа шәһәреннән үк килгән.

- Олы юлга чыгудан, ничектер, куркыбрак тора идем: 'Бабабызны бөтен җирдә 'изге карт' дип йөрделәр. Шундый әйбәт булуы белән ул бит Югары Баграж мәктәбенә дә бурычлы. Анда акыллы, тырыш коллектив, шәп укучылар булмаса, бәлки, Һади бабабыз тормышта шундый үрләр яулый алмас иде. Барып, шушы як халкына рәхмәт әйтеп кайт,' - диде балаларым, - ди Венера апа, сөенечле күз яшьләрен сөртеп.

Ә инде Никифор Тукмачевның 'Мәктәбемә 100 ел' дигән шигырен тыңлаганда, залда утыручыларның күбесе әкрен генә, кешегә ишеттермәскә тырышып кына мышкылдый иде. 100 ел! Кемнәрнең нинди язмышлары сыймаган бу 100 елга! Төрле сәбәпләр аркасында туган авылларын ташлап киткәннәрнең исәннәре - бүген бу залда, кайта алмаганнары - күңелләре белән биредә, мәңгелеккә күчүчеләрнең җаннары, рухлары ишетеп-күреп торадыр, бергә кушылып сөенә торганнардыр. Килгән кунакларга гына түгел, бу мәктәпнең бүгенге хуҗалары - укучыларның уңышларын күреп тә шатланалардыр. Җырчы, биюче балаларның сәләтләрен күреп, килгән кунаклар таң калды. Әнә, әле 7 класста гына укуына карамастан, инде республикакүләм конкурсларда лауреат исеме, 'Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның 'Туым җондозы - 2011' фестивалендә беренче дәрәҗә диплом алган Алена Муханова җырлый - ата-баба җырын - керәшен көен суза - үзәкләрне телеп-телеп ала. Ә бусы - Николай Муханов - булачак артист. Аның җиңүләре алда әле.

- Каян шуның хәтле талантлы балаларны тапканнар, укучылары да 32 генә бөртек, югыйсә, дип аптырады халык. Менә шулай, тапмаганнар, ә үзләре үстергәннәр. Әле, мәктәбе ябылмаса, бу төбәк атаклы шәхесләрне үстерәсе дә үстерәсе... Бирсен Ходай!

P.S. Бу бәйрәмне оештыруны үз өсләренә алган мәктәп директоры Николай Михайлович Ивановка, мәктәпнең бүгенге коллективына, Маргарита Семеновна Мироновага кунаклар, авыл кешеләре исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

М.МАРТЫНОВА.

18.03.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: