Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


КЕРӘШЕН ЕГЕТЕ - ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ

Америкада узган бөтендөнья хоккей чемпионатында канадалыларга каршы уйнаган хәлиткеч матчта Россия яшьләр җыелма командасы 5:3 исәбе белән отты. Баштарак уен икенче тәнәфескә кадәр көндәшләр файдасына 0:3 исәбе белән барса да, матчның соңгы минутларында безнекеләр каршы як капкага рәттән 5 җавапсыз шайба кертеп, канадалыларны 'тар-мар' итүгә ирешә.

Уенның барышын телевизор экраннары аша күзәтеп, 'ут йотып' утырган миллионлаган россияле әлеге минутларда шатлыктан 'Ура!' кычкыргандыр. Дөнья чемпионы исеме алып, илебез данын күкләргә күтәргән шушы команда составында дүрт Татарстан егете уйнаганлыгын әле күпләребез белми дә калгандыр. Әлеге җиңүләре белән егетләребез Татарстан спорт мәктәпләренең чемпионнар үстерергә сәләтле икәнлеген тагын бер кат раслады. Егетләрнең икесе - Максим Березин һәм Андрей Сергеев - Түбән Камадан. Икесе дә командада яклаучы булып уйнадылар. Мондый зур уңышны 'Нефтехимик'та тәрбияләнүчеләрнең күптән күргәннәре юк иде. Андрей Сергеевның үзебезнең керәшен егете булуы икеләтә куанычлы. Аның нәсел тамырлары Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылына барып тоташа. 4 яшьлек кечкенә Андрейны спорт мәктәбенә биргәндә, әнисе Наталья белән әтисе Николай дөнья чемпионы үстерербез, дип башларына да китермәгәннәрдер, мөгаен. Чөнки һәр ата-ана, беренче чиратта, баласының физик яктан сәламәт, көчле рухлы һәм тәрбияле булуын тели бит. Андрей нәкъ шундый тыңлаучан, аз сүзле, эшчән, тырыш бала булып үсә. Апасы Анастасия белән алар бер-берсенә охшаш - икесе дә үз алдына куйган максатларына ирешү өчен барын да эшли торганнардан.

- Туганнан туган энем Андрей Түбән Каманың гына түгел, безнең Алан-Полян авылының да беренче чемпионы булды. Энебез Николай шундый ул үстереп авылыбызны, шәһәребезне, республикабызны, ул гына да түгел - Россияне данлар, дип кем уйлаган?! Бу вакыйга - нәселебез өчен әйтеп бетергесез шатлык һәм горурлык!

Без, 8 бала, бик яшьли әтисез калып, күп кыенлыклар күреп үстек. Әтиебез (Андрейның бабасы) Алексей Васильевич ул заманның укымышлы, зыялы кешесе булган. Колхоз рәисе дә, сельсовет председателе дә булып эшләгән. Мама - бик тыйнак, тәрбияле, асыл затларның берсе иде. Белер җолалары булса, оныклары Андрейның уңышларына сөенеп яталардыр, дип уйлыйм, - ди Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова.

Россия яшьләр хоккей командасының Дөнья чемпионы исеме алуы турында җайлы, җиңел генә сөйләсәк тә, бу җиңүнең нинди авырлыклар аша килүен уенчылар үзләре генә белә. Уй-кичерешләре, төрле көтелмәгән хәлләрдә дә югалып калмыйча, җиңүгә зур ихтыяр көче һәм ышаныч белән килүләре турында Андрей Сергеевның үз авызыннан ишетсәк, боларның барын да тулырак мәгънәдә күз алдына китерербез дип уйлыйм.

- Россиянең 2003 елдан бирле мондый җиңүгә ирешкәне булмады. Ә сез бернинди икеләнүсез беренче булачагызга ышангансыз...

- Үз көчеңә ышанмыйсың икән, кая да булса баруның кирәге дә юк. Менә дигән тренер, искитмәле команда, күтәренке рух булганда, нигә әле җиңмәскә?! Моннан тыш, Канаданың төрле лигаларына каршы уеннар сериясендә дә җиңеп чыктык. Бу яшьләр җыелма командасы тарихында беренче тапкыр! Швециядә Евротурда да беренче булдык.

- Шулай да беренче матчта ук канадалыларга оттырдыгыз. Калганнарын да 'теш-тырнагыгыз белән ябышып тартырга' туры килде.

- Дөрес, баштарак таркаурак булдык. Финляндия белән Канадага каршы уеннарда күп нәрсәне кулдан ычкындырып, кабат куып тотарга туры килде. Шведларга каршы уйнаганда 2:0 исәбе белән барып та, азактан гафу ителмәслек 3 гол кабул иттек. Исәпне безнең файдага үзгәртер өчен, азактан 'җир тырмашырга' туры килде. Башта үз-үзеңә авырлыклар тудырып, кабат аларны уңышлы итеп җиңеп чыгу Россия халкына хас сыйфат бит инде ул. Авырлыкларсыз яуланган җиңү, ничектер, кызык та түгел.

- Матчтан соң канадалылар сезне җиңү белән котладылармы?

- Юк. Елап басып тордылар. Аларны аңларга да була. Канадалылар урынында булсак, безгә дә җиңел булмас иде. Безнекеләр арасында да күз яшьләре күрсәтүчеләр булды. Әмма бу башка, бәхеттән, сөенечтән туган күз яшьләре. Ә минем үземдә бу минутларда бер-ике сәгать кымшанмыйча боз өстендә ятып тору теләге генә иде. Чирек финал һәм ярымфинал өчен рәттән ике уен күп энергияне алды. Егетләр һәммәсе дә җан көчләре белән тырышты. Нәкъ шуңа күрә без җиңүгә ирештек тә инде.

- Чит илдә Россия командасына мөнәсәбәт нинди?

- Начар түгел. Шулай да беренче көннәрдә ашау мәсьәләсендә проблемалар булды. Моңа, әлбәттә, тренерыбыз зур ризасызлык белдерде. Чөнки хоккейчыларның нәтиҗәле уен күрсәтүе нәкъ менә яхшы туклануга бәйле. Соңыннан барысы да җайланды, билгеле. Оештыручылар финал алдыннан гына тәртипкә үзгәрешләр кертергә булдылар. Билгеләнгән вакытка аренага килгәч, боз өстенә без түгел, ә канадалылар беренче чыгасын белдек. Чишенү бүлмәсендә бик каты ачуыбыз килеп, борчылып утырдык. Шул ачудан канадалыларны 'тар-мар итеп ташладык' та инде. Мондый көтелмәгән хәлләр уенга кадәр үк килеп чыгып торды. АКШка бару юлында кәшәкәләребез салынган бауллар югалды. Самолетка утыргач табылды тагын. Җиргә төштек - кабат юкка чыктылар. Беренче матч алдыннан сәер рәвештә тагын барлыкка килделәр...

- Матчның беренче периодын уңышсыз тәмамлаганнан соң, тренер Валерий Брагин нәрсә әйтте?

- Безнең янга, чишенү бүлмәсенә, озак керми торды ул. Боз өстенә кабат чыгарга 5 минут кала гына керде һәм җаннарны кузгатырлык тавыш белән: 'Ни телисез, шуны эшләгез, әмма җиңегез!'- диде. Бу сүзләр бездә спортта гына була торган сугышчан көч уятты һәм без, кабынып китеп, канадалыларның капкасын атакалый башладык. Беренче 'гол'ны кертүгә үк, җиңүне берәүгә дә бирмәячәгебезне аңладык.

Соңгы вакытта Татарстанны Россиянең спорт республикасы дип юкка гына әйтмиләрдер. Киләчәктә дә бу исемне лаеклы сакларбыз, дип ышанасы килә. Чөнки тамырлары белән гади керәшен авылыннан чыккан Андрей кебек чемпионнарыбыз булганда әле аның шулай икәнлеген күп тапкырлар расларбыз.

Г.ЕГОРОВА.

27.01.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: