Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


БОРИС АНТОНОВ: 'Җинаять тикшергәндә, ашыгырга ярамый...'

Ноябрь ае - бәйрәмнәргә бай ай. Әле биш көнгә сузылган көзге ялларны үткәреп кенә җибәрдек. Болардан тыш, һөнәри бәйрәмнәр дә күп ноябрьдә. Шуларның иң таралганнары - Милиция көне белән участковыйлар көне. Алар 10, 17 ноябрьләрдә билгеләп үтелә. Без, 50-60 нчы елгылар, участковый Анискин турындагы фильмнарны карап, милиция хезмәткәрләренә зур ышаныч белдереп, аларны гаделсезлек кылынган урында хаклык булдыручылар, коткаручылар дип санап үстек. Кызганычка каршы, бүген милиция хезмәткәрләренә карата халыкның ышанычы кими бара, диләр. Бу күренеш бөтен җирдә дә күзәтеләме? Әллә намусын саткан берничә бөртек милиционер аркасында тулы бер системага нахак бәла ягыламы? Балтач районы эчке эшләр идарәсендә инде 22 ел буе участок инспекторы булып эшләүче, Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре, милиция майоры Борис Иванович Антоновка, редакциябез кунагы итеп, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирергә булдык.

- 22 ел элек эшли башлаган участковый Борис Антонов белән бүгенге Борис Антонов арасында нинди аерма бар? (яшь аермасын исәпкә кертмибез). Кеше белән эшләү кайчан да авыр, шулай да кайсы заманда авыррак: моннан 20 ел элекме, хәзерме?

- Яшь аермасын исәпкә кертмичә, берничек тә җавап биреп булмый. Милициягә килгәндә, миңа 29 яшь иде, энергия ташып торган чак. Фанатикларча яратып эшкә тотындым. Минем участокта бер генә гаделсезлек очрагы да булырга, бер генә җинаять тә кылынырга тиеш түгел кебек иде. Ләкин тормыш - син телисеңме, теләмисеңме - үз законнарын куя: әйбәтләр янында начарлар, гаделлек янында гаделсезлек янәшә йөри. Теге заманда шулай булган, бүген дә шулай. Еллар үтү белән, яшь чактагы дуамаллыкны профессиональ сабырлык, җинаять йомгагын сүткәндәге ашыгуны күпьеллык тәҗрибә аша килгән зирәклек алмаштыра. Аерма шунда гына. Үз эшемне, участогымдагы кешеләрне ярату хисе еллар белән бергә үсә генә барды.

- 22 ел - аз гомер түгел. Милиция хезмәткәре булгач, шактый җинаятьләр ачкансыз, кемнәргәдер штраф салгансыз, кемнәрнедер утырткансыз... Шуңа күрә Сезне сөймәүчеләр, дошман итеп караучылар да күптер?

- Дошманнарым юк, дисәм - ышанмассыз. Ләкин дөресе шулай: андыйлар юк. Закон дигән бик мөһим әйбер бар, аны үтәргә кирәклекне һәркем белә. Үтәмисең икән, аңа участок милиционеры түгел, ә син үзең гаепле. Милиция бит җәзалаучы, карательный орган түгел, ул - кешеләрнең тынычлыгын саклаучы, усаллардан яклаучы оешма. Менә шуны җинаятьчеләр үзләре дә аңлый. Утырып чыкканнан соң, яныма килеп, ялгышлары өчен гафу үтенүчеләр, киңәш сораучылар, хәтта рәхмәт әйтүчеләр бар. Бу инде - минем органнарда эшләгән елларымның әрәмгә үтмәгәнлеге турында сөйли. Мин шуңа сөенәм.

- Балтач - җинаятьләр саны әз булган районнар исәбендә. Моңа ничек ирешәсез?

- Профилактика ярдәмендә. Бездә әле Ленин бабай чорыннан калган 'коммунизм төзүченең мораль кодексы' көчле. Ышан, ләкин саклан, дигән принципка таянабыз. Бикләргә кирәкне - бикләтәбез, кирәк урынга рәшәткәсен кадаклатабыз. 'Моның иясе юк бугай', дип кырын яткан әйбергә кызыга торган кешеләрнең күңелендә нигә коткы уятырга? Кызыкмасын, иясе бар икәнен күрсен. Күп районнарда, экономияләү дип, баганаларга ут көйләмиләр. Төрле мөһим объектлар тирәсе дә яктыртылмый. Бездә, милиция начальнигы приказы нигезендә, бөтен җирдә ут яна. Бу да - каракларны кырын эштән тыеп торучы бер чара. Район эчке эшләр бүлегендә участковыйларның эшләре даими контрольдә тора. Һәр чәршәмбедә һөнәри, физик, политик әзерлек буенча укулар үткәрелә, кемнең участогында нәрсә эшләнгән, нәрсә эшләнмәгән - болар буенча анализ ясалып, нәтиҗәсе яңгыратыла, ягъни мәсәлән, 'чыбыркы белән прәннек' методы кулланыла. Мондый анализ эшне яхшыртырга стимул бирә.

Яшьләр белән эшләүдә дә үз тәҗрибәбез бар. Атнага бер тапкыр, ә кайчакта күбрәк тә, мәктәптә булабыз, профштабта катнашабыз. Балалар, ата-аналар каршысында чыгышлар ясыйбыз. Укучылар арасыннан форпостлар сайланылды. Алар бәйрәм чаралары, дискотекалар вакытында тәртип саклыйлар. Әти-әни, форпостның ике укучысы, участковыйдан торган 'дүртлек' белән рейдлар үткәрәбез. Җинаятьчелекне булдырмас өчен, шулай бергәләп эшлибез.

- Нинди төр җинаятьләр күбрәк күзәтелә? Гаеплеләр һәрвакытта да табыламы? Исегездә калган берәр хәл турында сөйләгез әле.

- Бытовой җирлектә туган каршылык, семья эчендәге конфликт, караклык, урлашу, вак хулиганлык кебек фактлар булганда, безгә шалтыраталар. Дүрт участковый бергә эшлибез. Мин - өлкәне, Сәгыйтдинов Илдар, Фәйзрахманов Эдуард, Габдрахманов Рәфисләр - минем җаваплылыкта. Безнең бурыч - үзебезгә беркетелгән территориядәге 10 мең кешенең иминлеген саклау. Кемгә беренче шалтыратсалар, җинаять аның участогында булмаса да, шул кеше күрсәтелгән урынга килеп җитә. Үзе генә хәл итәрлек икән - башкаларны чакырып тормый, кыен очракларда дүртебез дә җыелабыз. Ике дистә ел эчендә күп җинаятьләр ачылды. Араларында зурраклары да, кечерәкләре дә бар. Әле эшли генә башлаган еллардагылары аеруча онытылмый.

Беренче аемда ук кыз баланы көчләү фактын тикшерергә туры килде. Гаепле егет табылды, эшен әзерләп, прокуратурага тапшырдым. Судны көтәбез. Шул чакта авылда бер әби үлде. Берүзе генә торучы карчык, яткан килеш кенә үлгән. Күмәргә җыенганда, еракта яшәүче бер баласы кайтып төште. Күз тирәләрендә күгәрекләр күреп шикләнгән дә, мине чакырып керттеләр. Мәетне чишендереп карагач, башка урыннарда да кара яну, кыйналу билгеләре булу ачыкланды. Районнан экспертлар килеп тикшергәч, шул беленде: әби кыйналган, көчләнгән, хәтта ике кабыргасы сынган. Тикшерә башладык - тотынырга бер җеп очы күренми. Ачылмый калган җинаятьләр рәтенә кереп бара...

Кыз баланы көчләгән теге егет тә авылда йөри. Шул егет эчкән баштан бер иптәшенә мактанып утырган. Имеш, аны барыбер утырталар, ә киткәнче, авыл өчен тагын бер кызык ясаган... Ул 'кызык'ның төбендә шушы әбине көчләп үтерү яткан булып чыкты. Судта җинаяте турында детальләп сөйләп бирде. Бу вакыйга безнең эштә үтә төгәл, сабыр булу кирәк икәнне, ашыгырга ярамаганны күрсәтте. Беренче чирканчыкны шулай алдым.

- Ун мең кешенең иминлеген саклыйбыз, дисез. Дүрткә бүлсәк, һәр участковыйга ике мең ярым кеше туры килә. Бу хәтле халык белән эш иткәндә, сез - аларны, алар сезне беләме?

- Кешеләре - аны, ул үз территориясендәге кешеләрне белмәсә, андый участковыйны тоту нигә кирәк булып чыга соң? Кварталга бер тапкыр һәр өйдә булырга, кайсы йортта ничек яшәгәннәрен белешеп торырга тиешбез. Кеше инде моңа ияләнгән. Участковыйны ачык йөз, тәмле сүз белән каршылыйлар. Шатлыкларын бүлешәләр, зарларын сөйлиләр. Тыныч, матур тормышларын көтелмәгән күңелсезлек бозмасын дип кайгыртып йөрүебезне һәркем аңлый. Участковыйлар эшенә бәя биргәндә дә, халык арасында булуың, әңгәмә кора белүең, кешеләрнең сиңа карата ышанычы ни дәрәҗәдә икәне исәпкә алына.

- Бүгенге яшьләр арасында милициягә эшкә килергә теләүчеләр бармы?

- Бәхеткә каршы, диимме, кызганычка каршымы, андый яшьләрнең саны бик күп. Бәхеткә каршы, дим, бу - яшьләр кыенлыктан курыкмый, дигән сүз, әгәр мондый һөнәр ияләренә кытлык китсә, нәрсә эшләр идең? Тәртипне ничек саклар идең? Яшьләрнең күңелендә батырлык, матурлык төшенчәләренең сакланып калуын да күрсәтә торган факт бит бу. Кызганычка каршы, дим, чөнки очраклы рәвештә, башка эш булмаганнан гына килүчеләр дә күп. Әңгәмә барышында аңлагансыздыр, бездә очраклы кешеләр эшли алмый.

- Милиция хезмәткәрләрен 45 яшьтән пенсиягә җибәрәләр. Моңа карашыгыз нинди?

- Дөресен әйтергә кирәк, моның белән килешмим. Үземә инде 50 булганга түгел, ә озак еллар буе милициядә эшләгән кешенең үз тәҗрибәсенә таянып чыгарган нәтиҗәсе бу. 19-20 яшьлек егетләрне участковый итеп куюга да каршы мин. Армиягә бармаган, тәҗрибәсе булмаган япь-яшь егет, тормышның төрле ягын күргән авыл агаена нинди киңәш бирсен, ничек аны аңлый алсын? Минемчә, 35 яше тулган кешене генә участковый итеп билгеләргә кирәк. Ә пенсия мәсьәләсенә килгәндә, 45 яшьтәге кеше мондый авыр, җаваплы эш өчен өлгереп кенә җитә, ә бүген андыйларга эштән китәргә кушалар.

- Милиция эшенә кагылышы булмаса да, тагын бер сорауны бирми кала алмыйм. Сезне Балтач районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе буларак та ишетеп беләбез. Бу өлкәдә ниләр эшлисез?

- Керәшеннәр җитәкчесе дигәч тә, кеше җыеп, әллә нинди таләпләр куеп, өстәл сугып йөрүче түгел мин. Безнең як халкы һәрьяктан тырыш, тормышын да көтә, бәйрәмен дә итә, традицияләрен дә саклый. Бөтен керәшен авыллары да минем участокка карый. Минем бурыч - республика керәшен оешмасындагы яңалыкларны җиткерү, чакырылган җиргә ансамбль җырчыларын алып баруны оештыру. Районыбыздагы кызыклы шәхесләр белән күрештерүне сорап килүчеләр бар, аларны очраштыру да минем өстә. Безнең як керәшеннәре гомер буе оста итеп гөсләдә уйнаганнар, үз көйләрен башкарганнар. Бу һөнәрләр әлегә чаклы сакланып калган.

- Ике эшегез дә зур җаваплылык сорый, шәхси вакытны күп ала торган эшләр. Хатыныгыздан үпкә-канәгатьсезлек сүзләре еш ишетәсездер?

- Хатыным мине аңламаса, бу вазыйфаларны башкарып булмас иде. Галинам - ситуацияне аңлаучы, кирәк чакта үзе дә ярдәм итәргә әзер торучы акыллы хатын. Беркайчан тавыш чыгарганы, кайда йөрдең, дип төпченгәне булмады. Бу яктан да мин бик бәхетле кеше.

- Профессиональ бәйрәмегез уңаеннан, коллегаларыгызга, гомерләрен шушы эшкә багышлаучыларга әйтер сүзләрегез бардыр.

- Бөтен милиция хезмәткәрләрен, участковыйларны бәйрәм белән котлыйм. Һәрберсенең өендә, эшләгән урыннарында тынычлык булсын. Хатыннарына түземлек телим. Иң мөһиме - халык ышанычын югалтмыйк. Барыбыз да сәламәт булып, исән-сау яшик.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Бәйрәм белән.

Сөйләште М.МАРТЫНОВА.

12.11.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: