Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Субаш - Баландыш арасы

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2010 елның 7 июлендә чыккан 273 номерлы карары нигезендә, Субаш авылындагы урта мәктәп башлангыч мәктәп дәрәҗәсендә калдырылып, авылның 19 баласы күрше Баландыш авылына йөри башлавы турында язып чыккан идек. ('Туганайлар', ?16, 2010 ел).

Татарстан керәшен оешмасы мәктәпне саклап калуда ярдәм сорап, Президентның үзенә хат белән дә мөрәҗәгать итте. Хат урында өйрәнү өчен Теләче районы башлыгына җибәрелеп, октябрь азакларында аннан Керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменә җавап килде.

Кызганычка каршы, Субаш урта белем бирү мәктәбенең оптимизациягә эләгеп ябылуы, дөрестән дә, финанслауга кайтып калган. ТР Финанс министрлыгы 2010 финанс елында 30 балалы мәктәпне финанслау өчен 2 829 900 сум бүлеп бирә. Ә мәктәпне тоту өчен 3 312 700 сум акча кирәк. Нәкъ менә 482 800 сум акча җитмәү мәктәп чаклы мәктәпнең язмышын хәл итте дә инде.

Бүген Субашта зур мәктәп бинасының бер почмагында башлангыч класслар укый. Калган өлеше буш тора. Мәктәпне ябарга килгәч, район җитәкчелеге биредә культура йортын эшләтеп җибәрергә булышырбыз, дип вәгъдәләр бирсәләр дә, әлегә бер үзгәреш тә юк. Үткән гасырның 94 нче елында клуб буларак төзелә башлап, бүген стенасы белән түбәсе генә булган бина инде җимерелү ягында. Әгәр мәктәп бинасы буш торса, ул да җимерелә башлаячак. Менә шулай җырлап-биеп күңел ачарга, ял итәргә, театр-концертлар карарга клубы, балаларын буй җиткереп ныгыганчы укытырлык мәктәбе булмаган авылга әйләнде бүген Субаш.

Авылның 19 баласы күрше Баландыш мәктәбенә унбер урынлы яңа 'Фиат' автобусында йөри. Автобуска нормадан артык баланы ничек сыйдыралардыр, билгесез.

Автобус Субаш янына иртәнге җидедә килеп туктый. Балаларның килеп җиткән берсе утыра бара. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки авыл янында автобус тукталышы да, павильоны да, җил-яңгырдан ышыклану өчен будка кебек нәрсә дә куелмаган. Авыл эчендә җыелып, ышыкланып торырлар иде, авылга автобус керерлек күпер юк. Бусы да түзәрлек, зур проблема Субаш белән Айдар авыллары арасындагы биш километрлы вак таш сибелгән күтәрткән юлда. Быелгы җәйге эссе кояш астында ялтырап торган юлны кабул итү комиссиясе вәкилләре асфальт юлга тиңләп, җавап хатында: '...Комиссией установлено, что дороги соответствуют нормам, действующим в сфере обеспечения безопасности дорожного движения', дип язып та җибәргәннәр. Җәй артыннан карлы-яңгырлы көзләр килә шул. Бүген бу юл бик куркыныч хәлдә. Юл билгеләре тиешле дәрәҗәдә урнаштырылмаган. 'Субаш авылы' дигән күрсәтмә такта юк, күтәрткән юлда чокырлар барлыкка килгән. Менә шундый юлдан һәр көнне 11 урынлы автобус 19 баланы утыртып иртән Баландышка китә. Дөрес, Баландыш мәктәбе директоры Петр Чернов әйтүенчә, дәресләр беткәч, автобус икешәр рейс та ясый икән. Ләкин болай итеп кенә бу проблеманы хәл итеп булмый.

- Мин инде юл мәсьәләсендә дә, Субаш авылындагы мәктәп бинасын тиешле ихтыяҗда куллану буенча да район җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттем. Әлегә бер үзгәреш тә юк. Бозлавыклар да башланса, бу юлда балаларны йөртү тагын да куркыныч булачак, - ди Петр Александрович.

Ә балаларның үзләренә килгәндә, алар инде яңа урынга ияләшеп, укып йөриләр. Атнага ике көн мәктәптә эшләүче түгәрәкләргә дә йөрүчеләре бар. Моның өчен автобуслары Субашта ике сәгать көтеп торып, кичке дүрткә балаларны янә дә Баландышка алып китә, кичке алтыда кире кайтара.

Менә шулай, авыртмас башка тимер тарак, дигәндәй, акча экономияләүче олы җитәкчеләр тырышлыгы нәтиҗәсендә туган бу уңайсызлыклардан әлегә балалар 'файдалана'. Һәр көнне утызар, кайбер көннәрдә алтмышар чакрым юл үткән балаларының кичләрен аш өстәле артында ук оеп китүләрен күргән әниләр генә бик яхшы аңлыйдыр бу 'файда'ның ни дәрәҗәдә файдалы икәнен.

P.S. Беләсе иде, ел әйләнәсенә 'Фиат' автобусын тоту, шоферына хезмәт хакы түләү, бензин белән тәэмин итү район өчен ничә сумга төшә икән?

Р.МИХАЙЛОВА.

12.11.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: