Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Милли культуралар фестивале

4 ноябрьдә бөтен ил Халыклар бердәмлеген бәйрәм иткән көнне безнең күпмилләтле һәм күп төрле культуралы җәмгыятьтә яшәвебезне тагын бер кат искә төшерергә яхшы бер сәбәп булды. Бу көнне Казанның Татарстан халыклары дуслыгы йортында халык күп җыелган иде - биредә милли культуралар Фестивале узды. Бу чарада республиканың милли-мәдәни оешмаларыннан 50 үзешчән коллектив катнашты.

Бәйрәм 'Бер гаиләдә, бер омтылышта' дигән концерт программасы белән башланып китте. Тамашачылар төрле-төрле культуралар чагылышын - керәшен, татар, рус, грузин, мордва һәм башка халыкларның биюләрен һәм җырларын күрделәр.

Бәйрәмне ачу тантанасында ТР Президенты Аппараты эчке политика мәсьәләләре идарәсенең этник политика бүлеге җитәкчесе Вячеслав Никифоров: 'Татарстан халыклары дуслыгы йорты - барлык халыкларның да бердәмлеген тоя торган урын ул. Дуслык йортының кечкенә залында бүген бик кысан, әмма республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең барысының да монда үз урыны бар', - диде. Ул барлык кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны бәйрәм белән котлап, бүген кичергән бердәмлек хисләре беркемне дә ташламасын, дип теләде.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров та: 'Милли оешмалар үзләренең милли традицияләрен сакларга һәм үстерергә тырышалар. Без барыбыз да - бер зур, тату семья', - дип ассызыклады.

Фестиваль уздыру мәдәни генә түгел, ә социаль әһәмияткә дә ия, чөнки ул милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүгә һәм өлкән буын, балалар, яшьләр арасында толерантлык тәрбияләүгә дә юнәлдерелгән.

Төрле милләт вәкилләре бер-бер артлы тамашачы каршына чыгып, берничә минутка гына булса да аларны үз халкы атмосферасына кертеп, аларга үз рухын һәм характерын күрсәтергә тырышты. Һәр катнашучы хореографик фольклор, инструменталь яки вокал коллектив булып дисеңме, үзләренең милли номерларын презентацияләде. Башкорт һәм чуаш кызларының уникаль тавышлары гына да ни тора! Ә кыргыз җырчысы залны ничек дәртләндереп җибәрде! Кавказ биюләре тыннарны кысты, ә рус биюләре - сикереп төшеп биергә чакырды.

'Сәлам' яшьләр ансамбле тамашачыларны керәшен җырлары белән сөендерде. Афганлылар җыр башкардылар һәм келәмдә утырып, милли уен коралларында уйнадылар. Кыргызлар комузда, таҗиклар ситарада милли көйләр яңгыратты. Концертта рус, украин һәм белорус ансамбльләре, чечен, дагестан, грузин коллективлары чыгыш ясады.

Фестиваль кысаларында корамалардан тегү буенча мастер-класслар, Индия һәм Кавказ биюләре буенча иҗади лабораторияләр, этнохудожник Валентина Максимованың милли керәшен киемнәре кигән курчаклары, чиккән милли-декоратив бистәрләре күргәзмәсе, керәшен костюмы презентациясе, әрмән культурасы, афганнарның келәм эшләнмәләре күргәзмәсе узды, халык иҗаты эшләнмәләрен сату оештырылды. Кореялылар, вьетнамнар, азәрбайҗаннар, кыргызлар, таҗиклар үзенчәлекле чәй традицияләрен кулланып, бәйрәм кунаклары өчен чәй табыны әзерләде.

Шушы көнне үк катнашучыларны бүләкләүләр булды. Күп кенә иҗади коллективлар һәм артистлар Дипломнарга лаек булды. 'Сәлам' яшьләр ансамбле 'Вокал ансамбль' номинациясендә диплом алды. 'Милли костюм' номинациясендә Валентина Максимовага диплом тапшырылды.

Фестиваль зур вакыйга булып, милләтләрне бердәмлеккә өндәде, бәйрәм кунакларына безнең күпмилләтле культурабызның чын колоритын ачты. Чөнки үзенчәлекле, борынгы культурабыз, рухи потенциалыбыз - башкаларга кызыклы булган иң зур байлыгыбыз ул. Бу бәйрәмдә укучыларны, студентларны, кече бизнес вәкилләрен, һәм, әлбәттә инде, пенсионерларны - гомумән, бу ял көнне милләтара проблемалар, төрле конфессияләр арасындагы дуслыкка битараф булмаганнарны күрү аеруча куанычлы булды. Шул рәвешле, фестиваль дуслык һәм бердәмлек тантанасына әйләнде. Балалар, ата-аналар, педагоглар, артистлар, шәһәрнең милли-культура оешмалары һәм бирегә килгән барлык кунаклар да уртак җиребездә бер язмыш белән бәйләнгән күпмилләтле халык икәнлегебезне күрсәттеләр.

И. ЯКОВЛЕВА.

12.11.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: