Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ГЕЛ БЕРГӘ БУЛСАК

13 февраль көнне Чаллы шәһәре керәшен яшьләренең зур җыены үтте. Аның төп оештыручысы - Чаллы керәшен җәмгыяте, керәшен яшьләре активистлары. Җыенга Казан, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга шәһәрләреннән, Чаллы төбәге авылларыннан тыш, Башкортстаннан, Мәскәү шәһәреннән дә яшьләр килгән иде. Декабрь аенда Казанда булып узган керәшен яшьләренең беренче Форумы яшьләрне чын мәгънәсендә уяткан. Үзләре әйтүенчә, аннан канатланып, зур планнар корып кайтканнар. Әлеге җыенга шул планнарны тормышка ашыру юлларын билгеләргә, лидерлар сайларга, моңарчы интернетта гына аралашкан иптәшләре белән кара-каршы утырып сөйләшергә дип җыелганнар.

Җыенны Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов алып барды. Дилбегәне яшьләр кулына бирмичә, үз кулында тотуының сәбәпләре булгандыр, чөнки очрашу үтә торган 'Чишмә' халыклар дуслыгы йортына күрешү теләге булган һәркем керә ала иде. Араларында кеме булмас... Ачыктан-ачык диалог корып, сөйләшүне тиешле юнәлештә алып бару өчен дә нәкъ Агаповча булу кирәк.

Чаллы җыенын эшлекле, нәтиҗәле үтте дип бәяләргә мөмкин. Яшьләр бөтен керәшеннәрне борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Кунаклар да, чаллылыларны гына тыңлап утырмыйча, фикер алышуларда актив катнаштылар. Алена Кудряшова, Чаллы активисты:

- Монда үзенең халкына, аның киләчәгенә битараф булмаган яшьләр җыелган. Без бүген тарихи вакыйгада катнашабыз. Казанда узган Форумга Чаллыдан 20 делегат катнашты. Барыбыз да, эшлибез, оештырабыз, дигән уйлар белән кайттык. 'vkontakte.ru' сайтында 'Чаллы керәшен яшьләре' дигән төркем ачтык. Эшләргә теләге булган яшьләрдә кызыксыну уянды. Әле төркем турында ишетмәүчеләр, белмәүчеләр дә бардыр. Андыйларга барып җитәсе иде. Төркемебезгә теләге булган һәркем керә ала - юл ачык. Без, керәшен яшьләре, нәрсә эшләргә тиешбез соң? Минем уйлавымча, беренче чиратта, Чаллы керәшен җәмгыяте үткәргән бөтен чараларда катнашырга, яшьләр арасында төрле конкурс-бәйгеләр уздырырга, этнографик музейлар өчен экспонатлар җыярга, авылларыбыздагы әби-бабайлардан халык җырларын, фольклорын тупларга кирәк.

Александр Долгов, Республика керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе:

- Чаллы яшьләренең шулай оешуларын күрү бик сөенечле хәл. Моннан 20 ел элек керәшен хәрәкәте кузгала, аннары ул төрле тирбәлешләр кичерә. Соңгы елларда яңадан күтәрелеш күзәтелә. Бигрәк тә, яшьләр кушылгач. Менә шушы энтузиазм сүнмәсен иде. Башкарасы эшләребез күп. Алда - халык исәбен алу чарасы тора. Безне як-якка тартучылар булачак. Башкортларда инде ул башланган да: Бакалы районындагы керәшен авылларын борынгы башкорт авыллары, дип язалар, ди. Безгә бик акыллы булырга кирәк. Керәшенлегебезне керәшен чиренә әйләндерергә ярамый.

Людмила Белоусова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитет җитәкчесе, 'Туганайлар' газетасының баш редакторы:

- Бүгенге җыен башка төбәкләргә дә этәргеч бирер, яшьләр белән эшләүне киңәйтергә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Сезгә берничә тәкъдимем бар. Үз арагыздан талантлы яшьләрне табарга кирәк. Ул - тарих, әдәбият, журналистика, шигырь, проза өлкәсендә булырга мөмкин. Андыйлар, керәшен яшьләре Форумында кабул ителгән резолюция буенча, язмалары белән 'Туганайлар' гәҗите үткәрә торган конкурста катнаша алалар.

Безнең турыда башкалар бик аз беләләр. Интернетка халкыбызның көнкүреш әйберләрен, костюмнарын, үткәрелә торган чаралар, бәйрәмнәр турында белешмәләрне урнаштырырга кирәк. Интернет челтәре бөтен дөньяны чорнаган бит.

Белгәнебезчә, 2013 елда Казанда Универсиада узачак. Килгән кунакларны керәшен авылларына алып барып, эксклюзив урыннарны күрсәтергә мөмкин. Бу да үзебезне таныту буенча кызыклы чара булыр иде. Арагызда пединститут студентлары бардыр. Мәктәпләргә этнокультураны укытырлык әзерлек белән барсагыз, шуны оештыра алсагыз иде.

Татьяна Савельева, Чаллы активисты:

- Мин - катнаш гаиләдән: яртылаш керәшен, яртылаш белорус. Ана телен бик әйбәт беләм, дип әйтә алмыйм, ләкин өйрәнергә тырышам. Телебезне сакларга кирәк. Әйдәгез, интернетта үзебезнең телдә аралашабыз.

Ольга Рыцева, Башкортстан кунагы:

- Мин быел 'Бакалы керәшеннәренең музыкаль культурасы' дигән темага диплом якладым. Халкыбызның рухи байлыгына исең китәрлек. Аларны түкми-чәчми безнең буынга китереп җиткергән әби-бабаларыбызга рәхмәт. Фольклорда халык акылы, аның зирәклеге чагыла. Бөтенегезне дә халкыбызның культурасын өйрәнергә чакырам.

Лена Маслова, Тукай районы, Борды авылы:

- Без кем? Тарихыбыз нинди? Бу турыда бер төрле генә фикер юк. Керәшенлек ул йөрәгебездә, күңелебездә - без моны тоябыз, әмма аңлата алмыйбыз. Бөтен сорауларыбызга җавап бирерлек бер фәнни хезмәт кирәк безгә. Галимнәр бу турыда ни уйлый икән?

Таня Иванова, Чаллы активисты:

- Мондый җыен - беренчесе, әле соңгысы булмас, дип уйлыйм. Казанда узган Форумнан кайткач, җиң сызганып эшли башладык. Берничә утырыш үтте. 'Керәшен яшьләре' дигән ансамбль оешты. Интернетта аралашучылар саны күбәйде. Барыбызны бергә җыеп сөйләшергә мөмкинлек тудырган җитәкчебез - Виталий Агаповка рәхмәт.

Александр Филимонов, Чаллы керәшен җәмгыяте идарәсе члены:

- 90 нчы елларда мондый аудитория турында хыяллана да алмый идек. Димәк, эшебезне дәвам итәрлек яңа буын тәрбияләнгән. Болай булгач, бетмибез әле. Бүген шушыны күрү безнең өчен бик сөенечле хәл. Керәшен булуыгыздан беркайчан да оялмагыз.

Җыенның оештыру өлеше координацион үзәккә 9 активистны сайлау, резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Монда лидер сайланмады. 9 кеше арасыннан 'иң-иңе' кем икәнен вакыт билгеләр. Шулай хәл иттеләр яшьләр. Безнеңчә дә, бу - дөрес карар. Эшләсеннәр, үз-үзләрен күрсәтсеннәр.

Аннан соң зур концерт һәм этномәдәни дискотека булды. Һәркем рәхәтләнеп күңел ачты.

Катнашучылар белән аралашып, алардан җыен турында фикерләрен сорадык.

Марина Карпова, Мәскәү кунагы, Пятницкий исемендәге хор солисткасы:

- Ошады дип әйтү - берни дип тә әйтмәү булыр иде. Бик-бик-бик ошады. Мондый чарада катнашуым беренче тапкыр. Эмоцияләремне биреп бетерә алмыйм. Тамырларым белән мин Башкортстанның Бакалы районы керәшене. Бүген сәхнәдә бер генә керәшен җыры башкардым, киләсе очрашуларга күбрәк өйрәнермен. Рәхмәтнең иң зурысы - Виталий Васильевичка.

Александр Сергеев, Чаллы активисты:

- Керәшен яшьләрен берләштерүгә зур адым ясалды. Бердәмлектә - көч.

Ольга Рыцева:

- Мин җырлап әйтәм:

Кердем карурман,

Кистем бер усак (2).

Гел бергә булсак.

Җыеннан таралганда, һәркемнең күңелендә шундый теләк иде.

М.МАРТЫНОВА.

20.02.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: