Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Үткәннәрнең җебе өзелмәсен

Бүгенге көндә Татарстанда Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы музее гына 'керәшен музее' дип йөртелә. Калганнары барысы да диярлек мәктәп күләмендә генә музей дип аталучы - борынгы әйберләр, авыл тарихы турында материаллар тупланган класс бүлмәләре. Шушы кечкенә генә авыл мәктәпләрендә дә үзәк музейларда да булмаган сирәк экспонатлар очратып була. Белгәнебезчә, мәктәп музейларын вакытларын да, акчаларын да жәлләмәүче, 'музей чире' йоккан укытучылар яшәтә. Элегрәк аларга музей түгәрәге дигән исем астында азмы-күпме хезмәт хакы түләнсә, 'оптимизация' шушы түгәрәкләрне дә кыскартып, музейларның бугазына баскан.

Бүгенге кризисны, акча юклыкны сылтау итеп, музейлар проблемасын берничек тә кичектереп торырга ярамый, чөнки вакыт мәрхәмәтсез, иртәгә инде соң булачак. Инде керәшеннәргә генә хас булган агач архитектураны югалттык. Таш, кирпечтән төзелгән архитектура үрнәкләре дә бүген бетү дәрәҗәсендә. Ич югы, калган кадәресен фотоларга төшереп калырга иде.

Ныклап алынсак, әле күп нәрсәләргә өлгерергә була. Компьютерда керәшен музейлары сайты ачарга мөмкин. Бу чит халыклар өчен генә түгел, үзебез өченгә дә кирәк. Чөнки суккан белән чиккән алъяпкычларны да аера алмаучы буын барлыкка килде. Ә инде түгәрәк яулыклар, ука җиләннәр, сүрәкәләр, дәвәтләр турында әйтеп тә торасы юк.

Бүгенге музейларның иң зур проблемасы - бина. Керәшен Сәрдәсе музеена капиталь ремонт кирәк. Мәктәпләрнең кечкенә генә подсобкасында урнашкан музейларны да зуррак бүлмәләргә чыгарасы, тиешле ремонт ясыйсы иде. Тупланган материалларны урнаштыру һәм саклау өчен, махсус витриналар һәм шкафлар кирәк. Шушы проблема булуга да карамастан, музейлар ачыла тора. Мисал өчен, Түбән Кама шәһәре керәшен үзәгендә яңа музей ачылды. Озак һәм нәтиҗәле эшләп килүче Янсуар, Иске Гришкин, Сарсаз-Баграж мәктәп музейлары җыйган экспонатлардан зур музейлар көнләшерлек.

Музейларга кагылышлы проблемаларны чишү өчен бүгенге көндә ниләр эшләп була соң?

Иң элек Казан дәүләт музеенда керәшеннәргә багышланган бүлек ачу мәсьәләсен күтәрергә, андагы фондта, керәшен авылларындагы мәктәп музейларында сакланган экспонатларны барлап, аларның сан буенча исемлеген алырга, фотоларга төшерергә, тарихын язарга. Бу, беренчедән, берничә экземплярда булган экспонатларны үзара алмашу мөмкинлеге бирсә, икенчедән, Казан керәшен үзәгендә җыеласы музей өчен дә экспонатлар туплау булыр иде.

Җирле керәшен оешмалары авыллардагы мәктәп, клуб музейларының хәлләре белән кызыксынып торып, музей җитәкчеләренә кирәк вакытта ярдәм дә итсеннәр иде.

Музейлар склад булып кына калмасыннар иде. Алар эшләргә тиеш. Мөмкинлек табып, барлык музей җитәкчеләрен бергә җыеп, эшлекле очрашулар оештырасы иде. Татьяна Григорьевна Дунаева керәшеннәрне өйрәнүчеләргә бик кирәкле зур бүләк - 'Кряшеноведение' дигән библиографик белешмә чыгарды. Музейларда сакланучы керәшеннәрнең кулланышта булган борынгы әйберләре турында да шундый белешмә-альбом чыкса, алай гына да түгел, керәшеннәрне һәрьяклап күрсәткән этнографик альбом эшләп калдырсак, оныкларыбыз безгә рәхмәтле булыр бит.

Яхшымы, начармы, әле этнография музейларыбыз бар. Ә менә танылган кешеләребез - язучылар, артистлар онытылып баралар. Әллә ни тирән кермичә, Ямаш Игәнәйне искә алу да җитә... Исемебезне барлаганда, җисемебезне дә онытмасак иде. Музейлар буенча карендәшләребез - нагайбаклардан үрнәк алырга була. Париж музеена бер генә кереп чыгу да нагайбакларның кем, нинди булуларына җавап бирә. Үз тарихыбызны үзебез барлыйк, үзебез кадерлик! Гомер бакый, мәктәпләрне, музейларны меценатлар үз канаты астында тоткан. Ә бүген бармы андыйлар?

12.02.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: