Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Александр Васильев: 'Кризистан ил белән генә чыгып була'

Сөйләште М.МАРТЫНОВА.

Кама Пресс-рам заводы 'КамАЗ'ның иң әһәмиятле звеноларының берсе. Монда эш гади металл листны кисүдән башланып, әзер рамнар, буялган кабиналар җитештерү белән төгәлләнә. Пресс-рам заводының 17 төп һәм утыздан артык ярдәмче цехында сигез меңгә якын эшче һәм инженер-техник персонал эшли. Моннан 30 ел элек 3-4 төрдәге кабина һәм рам эшләсәләр, хәзер 180 модификациядәге рам, 200 төрле кабина каркасы ясала. Вакыт үткән саен буыннар алмашына, таләпләр үсә. Заводның нигезен салучыларга, беренче продукциясен чыгаручыларга бик кыен булса, хәзергеләргә тагын да кыенрак. Конкуренция зур, сатып алучы көйләтә. Коры энтузиазм белән генә ерак китеп булмый, яңа технологияләр кертергә кирәк. Инде менә бу эшләр әйбәт кенә җайга салынып киткәндә, берәүне дә әйләнеп узмаучы кризис дигән галәмәт килеп чыкты. Кешечә хезмәт хакы алып, күңел биреп эшләргә, заманча ял итәргә өйрәнеп килүче завод эшчесенә дә кагылды ул. Ничек кенә кагылды әле... Профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үткән завод эшчеләренең бу көннәрдә хәле нинди? Заказлары бармы? Бәйрәмне нинди кәеф белән каршылыйлар? Әңгәмәгә ПРЗ профкомы рәисе Александр Васильевны чакырдык. Бүген ул - редакциябез кунагы.

Васильев Александр Анатольевич - 1991 елдан Пресс-рам заводы профсоюз оешмасы җитәкчесе.

2000-2006 еллардагы ике чакырылышта Яр Чаллы Шәһәр Советы депутаты.

Бүләкләре:

2003 ел - РФ Промышленность, фән һәм технологияләр министрлыгының Почет грамотасы.

2005 ел - 'Профсоюзларның 100 еллыгы' юбилей медале.

2006 ел - 'Казанның 1000 еллыгы' медале.

2007 ел - Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясенең 'Татарстан Республикасындагы профсоюз хәрәкәте казанышлары өчен' күкрәк билгесе.

- Соңгы вакытта КамАЗ, аның киләчәге турында күңелсез хәбәрләр еш ишетелә. Банкротлыкка чыгаралар икән, дип тә сөйлиләр. КамАЗның хәлләре шулкадәр үк начармыни?

- Андый хәбәрләрне кем таратадыр, ә без, КамАЗда эшләүчеләр, алга карап, өмет белән яшибез. КамАЗның төп заводларыннан берсе буларак, ПРЗда 2004-2008 елларда продукция җитештерү күләме 97,4 процентка, производствода эшләүчеләрнең саны 17,5 процентка үсте. Хезмәткә түләү фонды 2,5 тапкырга артты. Тарифларга һәм окладларга ел саен индексация үткәрелде. Заводка Италиядән 'Ficep' оборудованиесе, плазма ярдәмендә кисә торган 'Агат-1' һәм 'Агат-2' машиналары сатып алынды. Алар ярдәмендә үтә төгәллек таләп итә торган катлаулы детальләрне эшләп була. Уңышларыбыз турында күп сөйләргә мөмкин. 2008 елның сентябренә кадәр соңгы 3-4 ел - КамАЗның чәчәк ату еллары булды. Кызганычка каршы, узган елның сентябреннән заказлар кимеде. 2009 ел аякта кала алу-алмауны тикшерү, зур сынаулар елы булды. Август аенда эшне бөтенләй туктатырга туры килде. Заводка бүгенге көндә акча түгел, заказ кирәк. Тулы көчебезгә эшләү өчен аена 3000 машина җитештереп сатарга тиешбез. Кризис алдыннан төп конвейердан дүрт мең машина чыга, заказларны үтәп бетерә алмый идек. Августта эшчеләргә ставкаларының өчтән ике өлеше түләнде. Сентябрьдә 2800 машинага заказ алдык, октябрьгә дә шул күләмдә булырга тора. Яңа елга кадәр аякта кала алсак, 2010 елдан заказчыларның сатып алу мөмкинлеге үсәр, тулы куәттә эшли башларбыз, дип торабыз. Төп сатып алучыларыбыз Украина, Казахстан кебек элекке союздаш республикалар иде. Аларның бүгенге хәлләре шәптән түгел. Төркмәнстан товарны әйбәт ала. Хәрби көчләрдән, эчке органнардан заказлар килү дәвам итә. Кризистан аерым бер завод кына котыла алмый, аны ил белән җиңәргә кирәк.

- Авыр хәлдән чыгарга өмет бар, алайса. Эшчеләр дә иртәгәге көнгә ышаныч белән карыйлармы? Профсоюзның бурычы, беренче чиратта, хезмәт ияләренең социаль-экономик хәлен кайгырту. Ризасызлар Сезгә килә торгандыр...

- Кризисны бик начар процесс дисәк тә, төптән уйлап карасаң, аның бит уңай ягы да бар. Ул тормышыбызга, яшәү рәвешенә бераз башкачарак карарга өйрәтте. Без бит 'бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй' принцибы белән, ягъни иртәгәге көнне кайгыртмыйча яшәргә өйрәндек. Безнең турыда кемдер уйлар, китереп бирер, дип көтеп ятабыз. Кризис производстводагы йомшак структураларны да күрсәтте. Таралулар, юкка чыгулар да булачак. Акчаларыбызны юкка-барга чәчмичә, уйлап, максатчан тотарга өйрәнергә вакыт җитте. Тирә-ягыбызга әйләнеп карыйк, никадәр әйберне әрәм-шәрәм итеп ташлыйбыз бит... Әйе, профкомга ярдәм сорап килүчеләр күп. Квартплатаны түләп булмый, кредит алган идек, каплый алмыйбыз, диләр. Булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Ләкин күпләр әнә шулай соранып йөрүдән узмыйлар, ситуацияне үзгәртү өчен үзләре берни эшләмиләр. Хәзерге вакытта хөкүмәт мәшгульлек үзәкләренә акча бүлеп бирде, буш көнеңдә, буш сәгатеңдә җәмәгать эшен башкарып, эшләмәсәң дә бирелә торган өчтән ике күләмендәге хезмәт хакыңа әйбәт кенә өстәмә ясарга була. Моның өчен заводта 3000 эш урыны булдырылды. Безнең менталитет шундый бит: ничек инде, специалист башың белән участок себереп йөрисең, ди. Синең турыда ни уйларлар? Квартплаталарын шундый юл белән капларга эш тәкъдим иткән контораларга да барырга атлыгып тормыйлар. Шушы якларын уйласаң, аңласаң, кризис әле ул тоташтан кара полоса түгел, өйрәтү чарасы да икән. Ә эшчеләрне кайгыртуга килгәндә, Коллектив договор нигезендә эшлибез. Бүгенге көндә торакка чират торучылар - 410 кеше. 2005 елда бу сан - 890 иде. 401 кешегә яшәү шартларын яхшырту максатында 26 миллион сум күләмендә материаль ярдәм - субсидия бирелде. 85 кеше социаль ипотека буенча, 24 кеше яшьләр төзелеше буенча квартиралы булды.

- Сез 1991 елдан бирле профсоюз вожагы. КамАЗның авыр елларын да, күтәрелеш елларын да күргәнсез. Кеше бит үзенә рәхәт чакта сезгә килми, нәрсәдер кирәк булганда, авыр чакта гына килә. Арымадыгызмы? Производствога кайтасыгыз килмиме?

- Минем хезмәт юлым шушы заводта башланды. Армиядән шушында кайттым. 28 ел эшләү дәверендә завод - туган йортыма, андагы эшчеләр - якын туганнарыма әйләнде, дип әйтсәм дә, арттыру булмас. Профсоюз эшеннән китәргә омтылган чакларым да булмады түгел, булды. Әйбәт тәкъдимнәр дә килде. Икеле-микеле торган чакларда әтинең сүзләре искә төшә иде. Ул: 'Завод өчен укыдыгыз, юк-бар урынга кызыкмагыз, завод завод инде ул - бөтен кеше белән бергә: шатлыгын да, хәсрәтен дә ил белән күтәрәсең', - ди торган иде. Үземә, авыл малае булсам да, бәләкәй чактан ук металл эше ошый иде. Кабан-Бастрык мәктәбендә сигезенче классны тәмамлаганнан соң, Чаллыдагы Автомеханика техникумына укырга кердем. Соңыннан Мәскәү академиясендә экономик факультетны бетердем. Генераль директор ярдәмчесе Юрий Михайлович Борисов миңа: 'Нигә син профсоюз юнәлешендә киттең, производствода карьера баскычларыннан югарырак күтәрелер идең', ди. Бәлки, чыннан да, производствода мин күбрәк файда китергән булыр идем. Ләкин профсоюз эшен яратып, бөтен күңелемне биреп башкарам. Миңа кеше белән эшләү ошый. Мин монда үземә-үзем хуҗа. Администрация белән уртак тел табып эшләргә тырыштым, шул ук вакытта үземнең төп бурычым - эшчеләрне кайгырту, алар интересын яклау икәнен дә онытмадым. Коллективыма рәхмәтлемен: унсигез ел буена миңа булган ышанычларын сакладылар, һәр конференциядә яңадан сайлап куйдылар. Производствога яңадан кайтырга туры килсә - курыкмыйм. Яңа шартларда эшләү өчен белемем дә, энергиям дә җитәрлек дип саныйм. Моннан дистә еллар элек перспективалы, булдырырдай яшь кадрларны күреп алалар, үстерәләр иде. Беренче тапкыр профком җитәкчесе итеп сайланганда, мин үзем дә бик яшь идем, этеп чыгаручым да булмады. Хәзер картина башкачарак. Җитәкче кадрлар команда белән килә, команда белән алышына. Җаваплы эшне тартырдай, булдырырдай кешеләр күз уңыннан төшеп кала.

- Заман авырлыгына, акча юклыкка сылтап, ветераннарыгыз турында онытмадыгызмы? Алар завод өчен яшьлекләрен, сәламәтлекләрен биргән кешеләр бит.

- Бүгенге көндә заводта эшләүче 7100 кеше профсоюз члены булса, шулар өстенә 1630 эшләми торган пенсионер да профсоюз члены. Эшчеләр нинди мөмкинлекләрдән файдаланса, пенсионерлар да нәкъ шулардан файдалана. Һәр елны өлкәннәр көнендә материаль ярдәм күрсәтелә, ел ахырындагы премиядән өлеш чыгарыла. Профессиональ бәйрәмебездә дә алар игътибардан читтә калмый. Ял базасына, культура үзәкләренә барганда да, ветераннар безнең белән. Эшен дәвам итәргә теләгән пенсионерларны да куып чыгармыйбыз, кайберләренең эшләвен үзебез үк сорыйбыз.

- Александр Анатольевич, шушындый зур коллективны җитәкләгәч, башка нәрсәләргә вакытыгыз калмыйдыр. Шулай да керәшен мәсьәләсе буенча сорау бирмичә булдыра алмыйм. Керәшен рухы бармы Сездә? Керәшен темасы белән кызыксынасызмы? Туган төбәгегез белән элемтә тотасызмы?

- Мин - керәшен малае, шулай икән, билгеле, керәшен рухы да яши. Тарихыбыз, бүгенгебез белән дә кызыксынам, киләчәгебез турында да кайгыртам. Туган авылым Дүрт Мунчада әти нигезен дә саклыйм, үзем дә өй салып кердем. Без - Дүрт Мунчаның Керәшен очы кешеләре, кабан-бастрыклылар белән бергә үзебезнең бәйрәмнәрне үткәреп, йолаларны үтәп, онытылганнарны кире тергезергә омтылып яшибез. Производствода эшләгәч, безнең күңелдә җырга-моңга, шагыйрьлеккә урын калмагандыр, дип санасагыз - ялгышасыз. Авылыма багышлап язган шигыремә Виталий Агапов хәтта җыр иҗат итте. Әтием оста гармунчы иде, үзе эшкә киткәнче, энем Николай белән миңа гармунда көй өйрәтә, ә эштән кайткач, безне тикшереп карый. Уйнавыбыздан канәгать булмаса, почмакка бастыра. Халкыбыз көйләрен без белергә генә түгел, гармунда уйнап, җырлап та күрсәтергә тиеш идек. Гармунда әтинең үзе сыман оста уйнарга өйрәнә алмасак та, бормалы моңлы җырларыбызны күңелебезгә сеңдердек.

Әти ягыннан да, әни ягыннан да нәселебездән укымышлылар күп чыккан. Бай дип әйтерлек нәрсәләре булмаса да, кулаклар дип, авылдан куганнар. Шунысы кызыклы: өйсез, бер тиенсез калган туганнар чит җирләрдә өр-яңадан тормыш корып, укып кеше булганнар, зур-зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Нина әбиемнең туталары баба Настя Үзбәкстанда, баба Аня Грузиядә яшәп, берсе үзбәктә, икенчесе осетинда кияүдә булсалар да, балаларына керәшен исемнәре биреп, керәшен итеп үстергәннәр.

- Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Коллективыгызны, үзегезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз. Производство өчен дә, яшәү өчен дә авыр булган бу чорны уңышлы үтеп, яңадан-яңа казанышларга ирешүегезне телибез.

25.09.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: