Изге Гурий Туганлыгы мәктәпләре
Дөньяви һәм дини мәсьәләләрдә үзара ярдәмләшү максатыннан, 1867 елда Казан шәһәрендә Изге Гурий Туганлыгы төзелә. Бу Туганлык , бигрәк тә, төбәктә яшәүче урыс булмаган халыкларга кайгыртучанлык күрсәтә һәм, беренче чиратта, аларның аң-белемен үстерүне күздә тотып, авыл җирләрендә башлангыч мәктәпләр, училищелар ача башлый, бушлай китаплар басып өләшә. Изге Гурий Туганлыгы ачкан мәктәпләр тулысы белән хәлле кешеләрнең ярдәме хисабына эшли. Аеруча күп ярдәм Казанның беренче гильдия купецы П.В.Щетинкиннан кергән.
Иң беренче мәктәпләр 1868 елда Мамадыш, Лаеш өязләренә кергән Никифорово һәм Үри Чаллысы авылларында ачылып, алга таба Түбән Әрнәш, Колышчы, Иске Карабаян, Тук Пулат, Кәвәл, Янсуар һәм башка керәшеннәр яшәгән төбәкләрдә ачыла башлаганнар. Нигездә, бу мәктәпләрдә Закон Божий, керәшенчә уку, рус телендә сөйләм теле, арифметика, язу, җыр, урысча һәм славян телендә уку фәннәре укытылган. Һәм бу Туганлык мәктәпләре 1920 еллардан соң Совет мәктәпләренә әйләндерелә.
Шушы Св.Гурий берлеге ачкан күп мәктәпләр инде авыллары белән бергә беткәннәр. Калганнарының да күбесе бүген, иртәгә ябылам дип торучы мәктәпләр. Шулай да бүгенге көн өчен чагыштырмача ныклы мәктәпләр дә бар.
Димәк, Изге Гурий Туганлыгы мәктәпләре оештырылуга быел 140 ел тула. Аның нигезендә ачылып, бүген дә эшләп килүче мәктәпләргә дә 140 ел дигән сүз.
28.08.2009
|