Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Этнокультуралы мәктәптә

Р.МИХАЙЛОВА.

2006 елның 22 декабре көнне Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында 'Этнокультуралы мәктәп шартларында туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү' исемле форум узган иде. Форумда сүз республикадагы милли хәлнең торышы, халыклар арасындагы дуслык, бу өлкәдә мәгарифнең тоткан урыны турында барды. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән керәшен укытучыларының уртаклашасы проблемалары, фикерләре, уртага салып сөйләшәсе мәсьәләләре күп булды ул көнне. Укытуда һәм тәрбияви чараларда керәшен компонентларын кулланучы этнокультуралы Олы Шүрнәк мәктәбе бүген ничек яши соң?

Бу коллектив, инициативаларына тугры калып, чын керәшен мәктәбе булып эшләвен дәвам итә. Дөрес, ил күләмендә баручы оптимизация җиле аларга да бераз кагылган: мәктәп бинасының өч бүлмәсен бушатып, балалар бакчасына биргәннәр. Анда 18 бала тәрбияләнә.

Быел мәктәптә 71 бала укый. Узган уку елын 11 укучы тәмамлаган, беренче сыйныфка 6 бала килгән. Күрше Дөм-дөм авылыннан килеп укучылар автобус белән йөри.

- Олы Шүрнәкнең төп халкы - керәшеннәр. Мәктәптә балаларга борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны тирәнтенрәк өйрәнү кирәклеге идеясе белән ата-аналар чыкты, - ди мәктәпнең укыту эшләре мөдире Наталья Ивановна Кузнецова. - Без бу тәкъдимне өйрәнеп, педсоветка куйдык һәм, укытучылар ризалыгы белән, этнокультуралы мәктәп өчен программалар эшләдек. Ул 'Мәктәптә керәшен татарларының этнонезын һәм этнографиясен өйрәнү Программасы' буларак Республиканың Мәгариф министрлыгында расланды.

Программа төзегәндә, шүрнәклеләр нигез итеп филология фәннәре кандидаты Н.В.Максимовның 'Без бер тамырдан' исемле китабын алганнар. Бүген 2-10 нчы сыйныфларның һәрберсендә атнага бер тапкыр 'Керәшен халкының культурасы, тарихы, мәдәнияте' дәресләре үтә. 2-5 нче сыйныфлар керәшен фольклоры һәм аның жанрларын өйрәнсә, 6-9 нчы сыйныфларда дин, гореф-гадәт, йолалары укытыла. Ә 10 нчы сыйныфта керәшен халкының фәнни-мәдәни мирасы өйрәнелә. Шунысы әһәмиятле: керәшен темасы атнага бер сәгать өйрәнүгә генә кайтып калмый. Һәр предмет укытучысы тематик планнар төзегәндә, үз фәннәре буенча дәресләрдә милли компонентларны ни дәрәҗәдә куллануларын да күрсәтә. Һәм, әлбәттә инде, планлаштырылган эшләр уку елы барышында тормышка да ашырыла.

Берничә ел эшләү нәтиҗәсендә туган тәҗрибәләренә таянып, мәктәп коллективы 'Этнокультуралы мәктәп шартларында туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү', 'Керәшен җырулары' исемле җыентыклар да бастырып чыгарган.

- Без һәр баланың үз милләте белән горурлануын телибез, шул исәптән, керәшеннәрнең дә, - ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Васильевна Каишева.

Күптән түгел Алабугада атнакөн мәктәбе ачылды. Безнең мәктәптән дә 10 укучы катнашып, чыгыш ясады. Укучыларыбызның керәшен җырларын, эчтәлеген, гореф-гадәтләрен тирәнтен аңлаулары, моның белән горурланулары сизелә. Керәшеннәрдә булган күп нәрсәне, татарларда ничек, дип чагыштырып та өйрәнәбез. Бу бик кирәк. Охшаш якларыбыз булган кебек, аерымлыкларыбыз да бик күп. Керәшеннәргә генә хас элементлар, гадәтләрне балалар үзләре табып, аңлап калырга тиеш.

Мәктәптә керәшен компоненты төрле чаралар уздырганда да еш кулланыла. Әле күптән түгел 'Шундый тирән безнең тамырлар' дигән кичә уздырып, авылның яртысыннан артыгы бер-берсенә туган-тумача икәнлеген ачыклаганнар. Мәктәптә эшләп килүче 'Керәшен фольклорын өйрәнү' түгәрәгенә йөрүче балалар Светлана Алексеевна Антонова җитәкчелегендә җырлар, биюләр өйрәнәләр, төрле бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп чыгышлар ясыйлар. Татар теле укытучысы Римма Дмитриевна Яхина үзенең дәресләренә, төрле очрашуларга еш кына авылның өлкәннәрен чакыра. Менә берничә ел рәттән инде аның җитәкчелегендә 'Былбыл' исемле мәктәп газетасы да чыгып килә.

Ләкин, кызганычка каршы, республикада бердәнбер булган Олы Шүрнәк этнокультуралы керәшен мәктәбенең тәҗрибәсе, ирешкән уңышлары белән башка керәшен авылларындагы мәктәпләр кызыксынмыйлар икән. Менделеевск районы Бигәш урта мәктәбе директоры Ю.И.Камашев кына сорашып, программалар алып китте, ни дәрәҗәдә кулланалардыр, белмибез, диделәр шүрнәклеләр.

Ә бит балаларда милли аң үстерү, гореф-гадәтләрне яңарту, шулар нигезендә керәшен милләтен саклап калу буенча керәшен авылындагы мәктәпләр күп нәрсә эшли алырлар иде. Моның өчен үз эчеңә бикләнмичә, башка мәктәпләрнең эшләренә дә күз салырга, файдалы яңалыкны күрә белеп, курыкмыйча үзеңдә дә кулланырга гына кирәк, минемчә. Ә Олы Шүрнәк мәктәбенең үрнәк алырлык эшләре бар.

17.02.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: