Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Алабугада атнакөн мәктәбе

Г.ЕГОРОВА.

Узган елның сентябрь аенда Алабуга шәһәренең 3нче гомумбелем бирү мәктәбе базасында Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасы булган иде. Алабугалылар эшне озын-озакка сузмый, биредә керәшен атнакөн (якшәмбе) мәктәбе ачып җибәрделәр. Бүгенге көндә ни хәлләрдә яшәп яталар, тернәкләнеп китә алган булсалар, нинди юнәлешләрдә эш башкаралар? Әлеге сорауларга җавап табу өчен Алабугага юл тоттык.

Атнакөн мәктәбен җитәкләүче Надежда Николаевна Мельникова шәһәрнең 8нче гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул ук вакытта мәктәптәге Чулман буенда яшәүче халыклар музеен да җитәкли. Инде15 нче елын әлеге өстәмә эшне дә алып баруы өстенә, керәшеннәрнең үткәнен өйрәнергә, үзе белгәннәрне балалар күңеленә салып, аларда туган җиргә, туган телгә карата җылы караш тәрбияләргә омтыла. Коры сөйләү генә бер нәрсә. Ә менә гади генә эш коралы, я булмаса милли костюм турында сүз барганда, шул әйберләрнең үзләрен күрсәтеп, аңлатып барсаң, баланың күңеленә уелып калачак, дип фикерли ул. Нәкъ менә музей педагогикасы аша балаларда керәшеннең культурасына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уятуны күз алдында тотып, Надежда Николаевна төп музейдан аерып, мәктәптә керәшен музее ача.

- Директорыбыз Анотолий Иванович Остроумов үзе дә Яңа Гришкино авылында туып- үскән керәшен егете. Әгәрдә ул теләктәшлек белдереп, ярдәм кулы сузмаса, үзем генә бу эшне башкарып чыга алмас идем: музей өчен аеры бүлмә, аны ремонтлап рәткә салыр өчен кирәкле материаллар, булышырдай кешеләр тапты, - ди ул.

Музей искитмәле. Әллә ни зур булмаган әлеге бүлмәдә ниләр генә юк. Бары керәшеннәрдә генә кулланыла торган көнкүреш кирәк-яраклары, милли киемнәр, җон җебе эрләүче агач чыгыр, туку станогы, борынгы прәннек табалары, тагы әллә нәрсәләр... Чуены белән ап-ак итеп агартылган миченә кадәр ясап куйганнар.

- Музейга экспонатлар җыюда туганнарым, ирем, улым бик булыштылар. Укучы балалар алып килгәннәре дә бар. Әйберләрнең күбесен Елово, Черкас, Шурнәк һәм башка авыллардагы ташландык өйләргә кереп, актарынып йөреп үзем таптым, - ди Надежда Николаевна.

- Менә бу көзге, тагарак һәм самавырлар, - ди ул күрсәтеп, барысы да тарихны чагылдыра бит. Җиләк-җимеш вазасын сугыш ветераны Мәтей әби биргән иде. Үзе үлде, истәлеге калды. Ә менә бу бистәр,- ди ул саклык белән генә кулына алып, - минем өчен бик тә кадерле. Аның үз тарихы: 1896 елгы әбием Фекла 1915 елда, кияүгә чыкканда үз куллары белән чиккән аны. Урта Азия якларына китеп, анда да күпмедер яшәгән. Язмыш кая гына йөртсә дә, бистәрне үзеннән калдырмый, саклаган. Без үскәндә дә гел түргә элеп куя торган иде. Әле дә хәтеремдә: кечкенә чагымда әби мине Мамадыш чиркәвенә чумылдырырга алып барды. 'Мин хәзер синең әни-түтиең булдым, (Безнең Шүрнәк авылында 'крестная' шулай дип атала) бу бистәрне ал, мин үлгәч тә истәлек итеп тотарсың, сөртенмәссең' дип, кулыма тоттырды. Истәлек-әманәтне үзем кияүгә чыкканнан соң, туй күлмәгем белән бергә әниләрдәге сандык төбенә салып куйдым. 1996 елны шулай бер кайтуымда, туй күлмәге шушы бистәрне алып киттем. 1 атнадан авылдагы өебез янды, бер нәрсәне дә саклап кала алмадылар. Ничек күңел сизгән, диген?! Ходайның ярдәме белән әманәтем исән калды.

Шулай һәр әйбер турында яратып, җылы итеп сөйли ул. Кулына килеп эләккән һәр предметка кадерле экспонат итеп карап, икенче сулыш өрүче, дисәң дә бер дә ялгыш булмас. Милли эшләр буенча директор урынбасары Лилия Шакирова да:

- Куллары алтын аның. Сәйләннәрдән тезеп нинди генә бизәкләр чикми. Балалар өчен дә керәшен киемнәрен үзе тегә. Шуларны киеп, ул ясаган чулпыларны тагып чыгыш ясыйлар. Ул безнең өчен үзе бер хәзинә, -ди аның турында.

Сүзебезне атнакөн мәктәбеннән башлаган идек. Аның үзәге, 'кайнап торучы казаны' нәкъ менә шушы 8нче мәктәптә, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Чөнки атнакөн мәктәбендә йөрүче балалар башлыча шушы мәктәпнекеләр. Алар белән шөгыльләнүче педагогларның да күбесе биредә укыта. Дәресләр, репетицияләр дә монда уза.

Атнакөн мәктәбенә 15әр баладан 2 төркем язылган. Алар белән өч юнәлештә эш алып барыла. Тел, тарих буенча Надежда Мельникова үзе, рәсем сәнгате, керәшеннәргә генә хас бизәкләр төшерү буенча Илья Максимов, фольклор группасы белән Н. Самигуллина һәм В. Никитинар эшли. 'Көмеш тәңкә' балалар керәшен фольклор ансамблен дә алар җитәкли. Биредә Николай Максимовның 'Мәктәптә керәшен татарларының этносын һәм этнографиясен өйрәнү' программасына нигезләнеп, үзләре өчен керәшен балаларын укыту программасы төзеп, шуның буенча эш алып барыла. Шунысы игътибарга лаек, балалар бирегә чынлап та теләп, күңел биреп йөриләр. Дәресләрдән соң, кайтып китмичә, җыйнаулашып музей бүлмәсенә кереп тулып, берсен-берсе бүлдерә, бүлдерә ниләр өйрәнүләре, үзләренең уйлары, киләчәккә планнары белән уртаклашуларын тыңлап торганнан соң, шулай да яшь буын үткәннәребезгә битараф түгел икән ич, дип сөенеп куйдык. 8 сыйныф укучысы Вадим Христофоров ' Үзем шәһәр малае булсам да, каникул, ялларымны авылда уздырырга яратам. Атнакөн мәктәбенә язылуымны белгәч әти-әнием, бигрәк тә әби белән бабаем сөенде. 'Молодец улым, йөр, өйрән, диделәр. Мин бит керәшен малае, шуңа да керәшен җырларын бик теләп өйрәнәм', - ди. Чыннан да, атнага ике тапкыр, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә балаларның дәресләрдән соң вакытларын гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекләрне өйрәнүгә багышлаулары матур күренеш. Күргәнебезчә, атнакөн мәктәбе эшне яхшы гына башлап җибәргән. Керәшен темасын өйрәтү, пропогандалау кебек күңел кушуы буенча башкарыла торган эшкә алынган педагогларга рәхмәттән башка сүзебез юк. Атнакөн мәктәбенә гомерле булып, матур эшләре, ирешкән уңышлары белән Алабуга җәмәгатъчелеген сөендереп торсыннар, дип телисе генә кала..

17.02.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: