Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Атнаның җиде көне

В.МАКСИМОВА.

Без бүген атнаның көн исемнәрен татарча, дөресрәге, фарсыча. атыйбыз. Хәзерге көн исемнәре татарларга XVIII һәм XIX йөзләрдә Урта Азия аша Ираннан кергәннәр, аларны ул заманнарда Бохарага барып дини уку йортларында укучы шәкертләр алып кайткан.

Фарсыча 'шәмбә' - көн дигән сүз. Шушы 'шәмбә' - көн сүзенә, татарча 'бер' дигән сүзне аңлаткан фарсыча 'як' сүзе кушылып, 'якшәмбә' (якшәмбе - беренче көн) исеме ясалган. Аның артыннан килгән көн исеменә, татарча 'ике' сүзен аңлаткан 'ду' сүзе кушылып, 'дүшәмбә' (дүшәмбе - икенче көн) исеме бирелгән. Аннан соң килгән көн исемнәренә татарча 'өч' дигән сүзне аңлаткан 'сиһ' һәм 'дүрт' сүзен аңлаткан 'чәһар' һәм 'биш' сүзен аңлаткан 'пәнҗ' сүзләре кушылып бүгенге сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе исемнәре барлыкка килгән. Мөселманнарның дини бәйрәм көннәре булган алтынчы көннең исеме генә фарсыча аталмыйча, дин теле белән гарәпчә 'җомга' дип аталган. Гарәпчәдән татарчага тәрҗемә иткәч, ул 'җыелу көне' яки 'җыелып намаз уку көне' дигән сүз була. Керәшеннәр сөйләшенә бу исемнәр революциядән соң гына, балаларны Совет мәктәпләрендә татарча укыта башлагач кына керә. Аңынчы керәшеннәр борынгыдан ук килгән җирле атамалар кулланганнар. Ә халыкчан телгә тәрҗемә ителгән чиркәү кенәгәләрендә һәм приход шкулларында атнаның көн исемнәре русча аталып, бары тик 'воскресенье' көне генә керәшенчә 'атна көн' дип йөртелгән. Инде бүген 80 яшькә җиткән әби-бабайларыбызның да совет мәктәбендә белем алганнарын исәпкә алсак, керәшенчә көн исемнәренең сөйләштән, кулланылыштан төшеп калганнарына гаҗәпләнәсе дә юк. Шуңа да карамастан, әле керәшеннәр яшәгән кайбер төбәкләрдә җирле атамаларны хәтерлиләр. Билгеле булганча, керәшеннәр кулланган көн исемнәре башлыча бер төрлерәк. Керәшеннәрне өйрәнгән белгечләрнең язмаларын чагыштырып карарга да мөмкин. Мәсәлән: Чистай керәшеннәрендә элгәре дүшәмбе - баш көн, сишәмбе - буш көн, чәршәмбе - кан көн, пәнҗешәмбе кичатна, җомга - татар атнасы, шимбә - атна кич, якшәмбе - атна көн булып йөртелгән. Бу урында туры мәгънәсе аңлашылып җитмәгән баш, буш һәм кан көн исемнәрен ачыклап үтик. 'Баш көн' атнадан соң килгән беренче көн - атнаның башы, ә 'буш көн' борынгы ышануларга бәйле. Мәҗүсиләр бу көнне яңа эшләр башларга, юлга чыгарга, килешүләр төзергә җайсыз, уңайсыз, бәхетсез көн дип ышанганнар. Шуңа күрә көн 'буш' исеме алган. 'Кан көн' мәҗүсиләрдә корбан чалу көне булган. Әле бүген дә Хуҗалар тавындагы Биләр чишмәсе янында иң күп корбан чалулар чәршәмбе көнгә туры килә.

Ә Мәлки керәшеннәрендә борынгы көн исемнәре бераз үзгәрәк булган: дүшәмбе - тунди көн, сишәмбе - утлари көн, чәршәмбе - кан көн, пәнҗешәмбе - кечатна, җомга - олы атна, атна көн; шимбә - атна көн, якшәмбе - урыс атнасы.

Казан арты һәм Түбән Кама керәшеннәрендә әле бүген дә дүшәмбе, шишәмбе, шәршәмбе, атна кич, татар атнасы, атна арты, атна көн атамалары кулланышта йөри. Казанда яшәүче Харитонов Александр Васильевич миңа үз авылларында (Балык Бистәсе районы, Керәшен Казысы) кулланышта булган көн исемнәрен язып биргән иде. Аларда дүшәмбе - атна арты, сишәмбе - базар алды, чәршәмбе - базар көн, пәнҗешәмбе - кичатна, җомга - татар атнасы, шимбә - мунча киче, якшәмбе - атна көн дип йөртелә икән.

Инде шушы берничә төбәктә кулланышта йөргән көн исемнәрен борынгы болгарлар кулланган туран календарендагылар белән дә чагыштырып карыйк. Дүшәмбе - әрнә башы, туган көн. Сишәмбе - ат көн (күк җайдагы көне), чәршәмбе - кан көн (ыру-нәсәп көне), пәнҗешәмбе - кече әрнә яки урта көн, җомга - әрнә көн (атна көн), шимбә - ара көн, якшәмбе - зур яки урыс атна көн.

Күргәнебезчә, охшашлыклар да, аермалыклар да бар. Бүгенге көндә безне - 'Туганайлар'ны - көн исемнәрен керәшенчә язмыйсыз дип гаепләүчеләр шушы язмадан җавап табарлар, дип уйлыйм. Бүгенге көндә язуда керәшен хәрефләренә күчү мөмкин булмаган кебек, көн исемнәренә күчү дә күп бәхәсләр тудырачак. Чөнки газетабыз, әлеге дә баягы, әби-бабайларны гына күздә тотмыйча, төрле яшьтәгеләр, төрле телле һәм төрле белем дәрәҗәсендәгеләр өчен дә басыла. Бүгенге буын татар балаларының һәм рус мәктәпләрендә укыганын да исәпкә алсак, алга таба керәшен сөйләмендә бары тик 'атна көн'нең генә исән калуы ихтимал. Шуңа да карамастан, без үткәнебезне барларга тиешбез. Бәлки, әле укучыларыбыз да үз төбәкләрендәге атамалар турында язып җибәрерләр.

P.S. Гомумән алганда, керәшеннәрнең җирле календаре аз өйрәнелгән, ә бит бик кызыклы тема. Югары уку йортларында укучы бүгенге керәшен яшьләренә диссертация өчен менә дигән материал. Үзебезне үзебез өйрәнеп кенә тулысынча ачылырбыз.

12.02.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: