Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Ил төкерсә, күл була

Р.МИХАЙЛОВА.

7 февраль көнне Казанда Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина, Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Зөлфирә Салихова, Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан Республикасы Президентының этник политика бүлеге җитәкчесе Вячеслав Никифоров һәм республиканың төрле шәһәр, районнарыннан керәшен хәрәкәте активистлары да катнашты. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә Республика керәшен оешмасы идарәсенең 2008 елда башкарган эшләре турында информациясе һәм 2009 елда алга куелган бурычлар.

Узган елда эшләнгән эшләргә йомгак ясауга багышланган чыгышын оешма җитәкчесе Иван Михайлович Егоров Республикада яңа оешып килүче 'Бәрмәнчек' фольклор ансамбле турындагы сүздән башлады. Күптәннән инде керәшен оешмалары һәм активистлары тарафыннан, үз ансамблебез булсын иде, дигән теләк белән эш йөртүләре, эзләнүләренең нәтиҗәсе булып, ниһаять, узган елның февраль аенда Министрлар Кабинетының 'Бәрмәнчек' керәшен дәүләт фольклор ансамблен төзү турындагы карары чыккан иде. Быел январь аенда бу яңа коллектив 'Туым җондозы' фестивалендә чыгыш ясап, тамашачыны шаккаттырырга да өлгерде.

- Бу беренче адымнарын ясый торган яшь коллектив әле үзенең йөзен, стилен эзләүне дәвам итә. 'Ак барс' Холдинг компаниясе коллективка 175 кв.м. мәйдандагы 7 бүлмәдән торган помещение бирде. Бинада тиешле ремонт ясалды, җиһазлар булдырылды. Узган ел эшне башлау өчен дәүләт тарафыннан бер миллион сумлык сертификат бирелде. Быел коллектив дәүләт бюджетына кертелде. Ләкин аларга һәртөрле ярдәм кирәк. Бары тик бергәләп эшләсәк кенә бу коллективыбыз зур уңышларга ирешәчәк, шуны онытмыйк, - диде Иван Михайлович.

Икенче зур вакыйга итеп җитәкче Казан шәһәрендә керәшеннәргә Казанның Худяков урамындагы 11 нче йортның 59 елга бирелүенә тукталды. Мондый озак срокка бина бирү - республика тарихында беренче тапкыр кулланыла. 1918 елда төзелгән бу бина бүген ярым җимерек хәлдә.

- Йортны торгызу, чын-чынлап керәшеннәрнең культура үзәгенә әйләндерү өчен 20 млн. чамасы акча кирәк, - диде Иван Михайлович. - Бүген, бөтен дөньяда экономик кризис барган заманда, бу аерата катлаулы мәсьәлә. Бу эшне башкарып чыгу өчен финанс мөмкинлекләре булган кешеләребезнең бергә тупланып, авыр йөкне бергә күтәрүләре кирәк. Ремонт эшләре буенча прораб вазыйфаларын Илья Васильевич Михайловка йөкләдек. Ярдәм итәргә теләге, тәкъдимнәре, сораулары булган кешеләр аңа мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Фәннәр Академиясенең идарә утырышында Мәрҗани исемендәге тарих институты базасында керәшеннәрнең һәм нагайбакларның тарихын һәм культурасын өйрәнү Үзәген ачу турында карар кабул ителүгә, ел дәвамында республикада керәшеннәр белән кызыксынучы чит ил галимнәре - Америкадан Аньес Кефели, Төркиядән Дурмуш Арык, Япониядән Акира Сакурама, Франциядән Ирина Тяньшанская һ.б. эшләвенә дә, республиканың Кайбыч, Мамадыш, Алексеевск районнарында яшәүче керәшеннәрнең генетикасы тикшерелүгә дә тукталды Иван Михайлович.

Әйе, республика керәшен оешмасының эшләгән реаль эшләре шактый. Әле яңа гына профессор Татьяна Дунаеваның керәшеннәр темасына багышланган фәнни-публицистик, әдәби һәм башка язмаларның библиографик күрсәткече - 'Кряшеноведение' справочнигы дөнья күрде. 'Туганайлар' редакциясе коллективы 2002 елдан бирле эшләмичә торган 'kryashen.ru' Интернет-сайтын эшләтеп җибәрде. Республика оешмасы Татарстан Халыклары Ассамблеясе составына кертелеп, аның эшендә актив катнаша. Болар барысы да оешманың планлы, эзлекле эш алып баруын күрсәтә. Шулай булса да, проблемалар да җитәрлек.

- Дөрес, барысы да ал да гөл түгел, - ди Иван Егоров та. - Оешманың географиясен киңәйтү буенча эш тиешенчә дәвам итмәде. Зәй, Мамадыш, Әлмәт, Тукай, Менделеевск районнарында әлегә бүлекләребез юк. Идарә утырышларын да ешрак уздырып, халыкка эшләребез турында күбрәк сөйләсәк иде. Керәшен хәрәкәтенә дә бердәмлек кирәк. Республикада керәшен хәрәкәтенә карашның төптән үзгәрүенә дә карамастан, кайбер лидерлар үзләренең берни эшләмәгәнлекләрен узган еллар ситуациясенә сылтап, халык алдында акланмакчы булалар, халыкка кире информация бирәләр. Кайбер активистлар, ярдәм итәсе урынга, сәбәпсез гаепләүләр, яла ягулар, ялган сөйләүләр белән шөгыльләнә. Болар барысы да керәшен хәрәкәтенә зур зыян китерә. Алга таба керәшен хәрәкәтенә каршы булган барлык эшләргә без тиешенчә бәя бирәчәкбез.

Чыгыш ясаучылар төрле проблемаларга тукталды. Казан шәһәреннән Илья Михайлов оешмага бирелгән бинаны ремонтлауның торышына тукталып, төп ярдәмне күрсәтүче 'Ак барс' Холдинг компаниясе җитәкчелегенә, бинаның тирә-ягын тәртипкә китерүгә өлеш керткән бизнесмен Валерий Семенович Козловка рәхмәтен белдерде.

- Ил төкерсә, күл була, - диде ул. - Киләчәктә керәшеннәрнең иҗат йорты булсын, дисәк, күмәк эшкә кушылыгыз.

Татарстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Николай Владимиров республика керәшен оешмасының эшләренә карата үз фикерен җиткерде:

- Республикада әлегә ике халыкның гына үз йорты бар иде. Менә хәзер өченчесе - керәшеннәрнеке булды. Үз теләкләрегезгә шулай ирешә алу - зур эш ул. Керәшеннәрнең булган халык икәнлеген яшьләр фестивален уздырып та күрсәттегез. Киләчәк - яшьләр кулында. Аларга дөрес юл сайларга булышырга кирәк. Декабрь аенда керәшен яшьләре форумы уздырырга исәплибез, диде җитәкчегез. Бусы да бик кирәк.

Яңа оешып килүче 'Бәрмәнчек' ансамбле тирәсендә дә шактый гына сүзләр булды. Ансамбльнең директоры Геннадий Максимов күбрәк эш барышындагы кыенлыкларга тукталса, җырчы Георгий Ибушев ансамбль - милләтнең йөзе булырга тиеш, профессиональ артистлар белән киңәшергә, аларның өйрәтүләренә таянырга кирәклеккә басым ясады. Ә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Геннадий Макаров, үз чиратында, , яшь башкаручыларны дөрес итеп керәшенчә өйрәтү өчен, профессиональ җырчыларны ансамбльнең репетицияләренә чакырды һәм 'Бәрмәнчек' ансамбле әле бүген керәшен оешмасының кайгыртуыннан башка яши алмый, безгә оешма белән бергә-бергә эшләргә кирәк, диде. Шушы ук фикерне Мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина да яклап:

- Коллектив җыелып кына, ансамбль булды, дигән сүз түгел әле. Дөрес, күп эш эшләнде, хәзер һич тә туктап калырга ярамый. Проблемалар бар, ләкин аларны бергәләп тырышсак кына җиңә алабыз, - диде.

Менә шундый төрле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, киңәшләшү булды ул көнне. Бу очрашу кемнәрнедер уйландырды, кемнәр өчендер бәлки ошамаган фикерләр дә яңгырагандыр. Мин шулай иттем, мин болай иттем, дип кенә эш бармаганын, ә зур эшләр башкарган кешеләрнең бер дә мактанмыйча, сабыр гына утырулары да ачык күренде биредә. Ни генә булмасын, проблемаларны менә шулай уртага салып сөйләшү, үзеңне борчыган мәсьәләләр турында качып-посып түгел, ә ачыктан-ачык әйтеп бирү киләчәктә керәшен хәрәкәтенең эшчәнлегенә ярдәм генә итәр, минемчә.

12.02.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: