Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


АКТУАЛЬНЫЕ ТЕМЫ


Республика керәшен иҗтимагый оешмасының 2008 елдагы эш нәтиҗәләре

7 февраль көнне Казанда узган Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышында оешманың идарә җитәкчесе Иван Михайлович Егоров чыгышы.

Хөрмәтле правление членнары, чакырылган кунаклар, хөрмәтле актив!

Бүген без узган ел йомгаклары, алдыбызда торган бурычлар һәм кайбер проблемалар турында сөйләшергә дип җыелдык.

Узган елга килгәндә, республика керәшеннәре өчен ел бик тә уңышлы булды, дияр идем. Ел куанычлы вакыйга белән башланды. Февраль аенда Министрлар Кабинеты 'Бәрмәнчек' керәшен дәүләт фольклор ансамблен төзү буенча карар чыгарды.

Бу моңа кадәр дә...


Раиса Тимофеева: 'Төзәтүне үзеңнең төзәлүеңнән башларга кирәк'

Сөйләште М.МАРТЫНОВА.

Татар җыр сәнгатенә 40 ел хезмәт иткән, беренче тапкыр керәшен җырларын сәхнәдән яңгыраткан олы җырчыбыз Раиса Тимофеевага бу көннәрдә 80 яшь тулды.

Соңгы елларда сәламәтлеге шактый какшауга карамастан, Раиса Григорьевна җыр-сәнгать дөньясы белән даими кызыксынып яши, хәтер-истәлекләрен газета укучыларына тәкъдим итәргә җыена. Керәшен сәнгатенең киләчәге өчен ул чын-чынлап борчыла. Җыр сәнгатенә битараф булмаган кешеләр, аның белән булган әңгәмәне укып, ул әйткән фикерләргә колак салырлар, тиеш...


Иван Егоров: 'Бер-береңне яхшы белгәндә генә үзара якынаясың...'

Сөйләште Л.БЕЛОУСОВА.

Иван Михайлович Егоров, 'Ак Барс' Холдинг компаниясе' генераль директоры 1961 елда Мамадыш районы Җөри авылында туган.

Белеме: Казан дәүләт педагогия институты, РФ хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясе, Урта Европа экономик тикшеренү институты.

Җәмәгать эшчәнлеге: Афганстан Республикасында хәрби хәрәкәт ветераннары, Төньяк Кавказ регионы территориясендә барган кораллы конфликтларда һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча ТР Координацион советы председателе, ТР автоспорт федерациясе вице-президенты.

Бүләкләре: 'Кызыл Йолдыз' ордены, 'СССР хәрби көчләрен|...


Главная награда- уважение людей

7 декабря одному из активных участников этнокультурного движения кряшен Аркадию Васильевичу Фокину исполнилось 70 лет. По сложившейся традиции нашей газеты мы намеревались опубликовать эссе о юбиляре, но он воспротивился этому. Тогда по взаимному согласию было решено обнародовать беседу ветерана с нашим корреспондентом.

- Аркадий Васильевич. От имени сотрудников редакции и читателей нашей газеты поздравляю Вас с юбилеем. За плечами у Вас большая жизнь, начиная с триумфа социализма и кончая возвратом к капитализму. Какой гражданской позиции придерживались Вы на этих перепадах истории? Была ли у Вас единая, стержневая линия жизни?

- Спасибо за поздравление и интерес к моей судьбе. Вы правы. Наше поколение пережило исторические вехи, которые запечатлены в документах как полная и окончательная победа социализма, развернутое строительство коммунизма, перестройка и развал СССР. Этапы моего жизненного пути были...


Геннадий Марков: 'Халык теләктәшлек итсә, тау күчереп була'

Сөйләште - М.МАРТЫНОВА.

1998 елның январенда Башкортстанның Бакалы районында Республика керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге төзелде. 10 ел яшәү дәверендә милли үзәк керәшеннәрнең культурасын, йола һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, бәйрәмнәрен үткәрү, фольклор ансамбльләрен оештыру буенча күп эшләр башкарды. Узган елның 14 ноябрендә республика күләмендә милли-мәдәни үзәк оешуга 10 ел тулуга багышланган зур тантана булып узды. Бәйрәмгә Татарстаннан, Удмуртиядән, Чиләбе өлкәсеннән, үзләре белән хезмәттәшлек иткән бик күп төбәк...


Г. М. Макаров: Керәшеннең денен таныганда, аны хөрмәт иткәндә генә, киләчәген саклап калып була

С?йл?ште М.МАРТЫНОВА.

Адәм баласы җир йөзенә тугач та, әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Үскән саен, өйрәнү горизонты киңәя бара. Үзенең теле, культурасы, сәнгате турында уйлана, башкаларныкы белән чагыштыра. Кайсыдыр халык сәнгате югары дәрәҗәдә үскән, музыкасы көн дә радиодан яңгырый, тарихы китапларда яктыртыла. Кайсыныңдыр әз ишетелә, я бөтенләй ишетелми, китапларга да кертелми. Нәрсәдән бу? Нишләп гаделлек юк? Баксаң, гаделлек-гаделсезлектә түгел хикмәт, ә сәнгать тарихы өйрәнелмәүдә икән. Дим...


Әлфия + Питрау жыены

С?йл?ште В. МАКСИМОВА.

Җөри Питрауына әзерлек көннәрендә җыенның төп режиссеры Әлфия Кәримова белән аралашырга туры килде. Зур-зур шоулар, Мәскәү сабантуйларын уздырган Әлфия ханым инде берничә ел Җөри Питрауын оештыруда башлап йөри. Аның бәйрәмне, керәшеннәргә генә хас үзенчәлекләрен югалтмыйча, бүгенге буын да рәхәтләнеп бәйрәм итәрлек итеп оештыруына сокланмый мөмкин түгел. Аның һәр мизгелен йөрәгеннән уздырып, халык та рәхәтләнеп бәйрәм итәрлек, үзе дә эшләгән эш нәтиҗәләреннән канәгать калырлык булсынга тырыша ул. Күпләрне Әлфия ханымның н...


Николай Владимиров: 'Татарстан Халыклары Ассамблеясендә зур халыклар да, кечкенә халыклар да бертигез'

Л.БЕЛОУСОВА.

Милли үзбилгеләнү сораулары кичектергесез карар таләп иткән вакытта Казанда 1992 елның 24 маенда беренче халыклар съезды үтте. Аның төп нәтиҗәсе - милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияле итүне, җәмгыятьтәге сәяси тотрыклылыкны саклап калуны максат иткән Татарстан Республикасы Милли-мәдәни оешмалар Ассоциациясе (ММОА) оешу булды. Ассоциация тарафыннан башкарылган эшләр бик киң масштаб алу сәбәпле, аның статусын үстерү мәсьәләсе килеп туды. Татарстан Халыкларының 2007 елның 3 ноябрендә узган II съездында Ассоциацияне Татарстан Халыклары Ассамблеясе итеп үзгәртү турында карар кабул ителде. </...


Татьяна Дунаева: 'Кемлегебезне үзебезгә өйрәнеп, башкаларга да күрсәтергә кирәк'

М.МАРТЫНОВА.

Галим, укытучы, политик, җәмәгать эшлеклесе Татьяна Григорьевна Дунаевага бу көннәрдә 70 яшь тула. Аны бу олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Т.Г.Дунаева 1938 елда Зәй районы Кабан Бастрык авылында туган. 1974 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

Гыйльми дәрәҗәсе - профессор.

Җәмәгать эшчәнлеге: Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы каршындагы бөтенсоюз укыту-методик советы Президиумы члены, күп еллар дәвамында бөтенроссия студентларының фәнни эшләре буенча конкурсларда жюри члены, төрле елларда институт, факультет, ТР Милли ки...


Нәселебезнең асыл заты

Людмила Белоусова.

Без Ананий Малов белән 1990 нчы елда таныштык. Минем Чаллы шәһәр Советы президиумы аппаратында эшләгән чак.Ул елны шәһәр Советы 'Чулман-Идел' дип исемләнгән татар газетасын гамәлгә куйды. Малов шул газетада бүлек мөдире булып эшли башлады. Журналист буларак зур тәҗрибә туплаган, утны-суны кичкән публицист, танылган шагыйрь иде инде ул. Мине, беркетмәләр бүлеге җитәкчесен - әдәби татар телен яхшы белүче белгеч дип, татар газетасының 'шефы' итеп билгеләделәр. Ананий Нестерович минем янга газета өчен мәгълүматлар алу, депутатларның кылган эш-гамәлләре турында хәбәрдар булып тору нияте белән, еш кына керә башлады. Ишек ачылып китеп, башта борын очына гына эленгән ал...


Фәнзилә Җәүһәрова: 'Халыкның зәвыгы искиткеч'

Г. ЕГОРОВА.

Җәүһәрова Фәнзилә Хәкимовна, филология фәннәре кандидаты, 2002 елдан Татар фольклоры дәүләт үзәген җитәкли. 'ХIX - XX гасыр башы тарихи-мәдәни контекстында Әстерхан регионы татар әдәбияты' исемле монография һәм әдәбият методикасы, кыр фольклористикасы, фольклористиканың теоретик аспектларына багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше - Казан арты татарларының йола фольклоры: традиция һәм үзгәрешләр.

- Фәнзилә Хәкимовна, 'фольклор' диюгә, киң халык массаларының сәнгатъ иҗатын күзаллыйбыз. Анда халкыбызн...


Николай Ипеев: Нәсел тамырларын тирәнгә яшереп кенә, үз-үзеңнән качып булмый

С?йл?ште Г.ЕГОРОВА.

Николай Петрович Ипеев - Чаллы шәһәре 'Строймеханизация - МА' ачык акционер җәмгыятендә маркетинг буенча инженер.

Туган җире: Әлмәт районы Кәләй авылы.

Белеме: Әлмәт шәһәре физкультура техникумы, Омск шәһәренең физкультура дәүләт институты.

Җәмәгать эшчәнлеге: 1996 елдан Чаллы шәһәре керәшеннәр җәмгыяте башлыгы, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе, Татарстан Халыклары Ассамблеясенең ревизия комиссиясе члены.

Бүләкләре: 'Профсоюзның 100 еллыгы медале', Татарстан Халыклары Ассамблеясының Мактау грамотасы, Спорт &...


Страницы: 1 2 3 4 5
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: