Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
баш проект турысында сылтамалар rus kryash tat eng

Жаnалыклар
Анализлау
Кoн yзяге темалары
Кряшенняр турында кюбляб информация биреy чаралары
Кряшеннярнен казерге хале
Тын oлкясендяге yткянняр, культура
Музыка культурасы белян фольклор
Этнография
2002-нге жылда калык санын алыу
Электрон конференцияляр
Библиотека
Фонотека
Галереяляр
Радиотабшырыулар
"Кряшен Сюзе"
Книжная лавка
Сылтамалар



Кряшен жяшляре Союзын ойоштороу жыйылышы... Кряшен калыгынын yсеш перспективалары, проблемалары... Декларация этнос буларак, кряшеннярнен yз билгелянеyе турысында...


13.10.2001

ДЕКЛАРАЦИЯ
этнос буларак, кряшеннярнен yз билгелянеyе турысында

(Татарстанда жяшяyче кряшеннярнен 2001-нче жыл13-нче октябрь кoнoндя Казан каласында узган миллей-культура берляшмяляренен Республика Конференциясе жараулы диб табты)

Калыкларнын, шулай ук кешелярнен кокуклары oлкясеня караган калык ара кокук актларына, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Башкортостан, Удмуртия Коституциялярендя беркетелгян принципларга, тагы бютян федераль законнар чыгарыучы актлар белян Россия Федераль субъектлары законнарына нигезлянеб, миллей-культура берляшмяляреннян сайланыб кряшен Съездына жыйылган кряшен илчеляре тюбяндягелярне белдерергя киряк диб таный:

1. Кряшен калыгы (yз аталышы "керэшен") - yз теле, жазыу yр-няге, yз культурасы, yз историясе булган, кюбчелеге Православiе денен тоткан, Татарстан Республикасы, Башкор-тостан, Удмуртия, Оренбур oлкясе территориялярендя бергя тубланыб жяшей торган yзеня бер тoрлo тoркoй этнос. Россия Фянняр Академиясе (РАН) Этнология институты, тагы Дяyлят комитеты биргян жакынча саннарга караганда, кряшенняр 300-320 меn кеше исябляня.

2. Кряшен калыгы кюб гумерляр тoркoй, фин - угор,славян этнослары белян, тагы тoрлo денняр тотоучы этнослар белян арыу кюршеляр булыб жяшяyдян алган белемнеге сяятлей бoтoн Россия буйынча да, кряшенняр бергя кюбляб жяшей торган тoбяклярдя дя тынычлык - татыулыкны, этноконфес-сиональ тотороклолокны саклауны жаклаб чыга, миллятляр арасында, тoрлo денняр арасында, культуралар арасында булган бяйлянешляр oлкясендя алдагы кoннярдя дя Россия калыклары yз аралый татыулыкта, тынычлыкта, бер берен кормят итеб coйляшеyляр алыб барсын oчoн yзеннян oлoш кертергя бoтoн кoчoн куйыр.

3. Сталиннын миллей политикасы yткярелгян жылларда без кря-шеннярдян кoчляб айырым этнос статусы тартыб алынган булса да, без yзебезнен миллей аnыбызны, денебезне, боронго бабаларыбыз традициялярен саклаб кала алдык. Шунын белян бергя, кряшеннярдян айырым этнос статусы тартыб алыныу кряшен школлары жабылыуга, кряшен калыгынын бик сызланыулы халдя бютян калыклар белян жотолоуына, yз Туган илебездя кряшеннярнен "эчке кыуы-лыуына (депортация" китерде, икенче тoрлo aйткяндя, кряшенняр тел, культура, миллей телдя белем алыу, тагы бютян oлкялярдя бoтoнняй кокуксыз булыб калдылар. Кряшен этносынын социаль жактан, кокук жагыннан тергезелеyен(реабилитация) киряк диб санаб, кряшен миллей-культура берляшмяляре илчеляре, кoчляб жукка чыккандый ителгян кряшен этносынын айырым калык буларак жаnадан торгозолоуын ачык белдеряляр.

4. Aлеге Декларация буйынча калык ара кокук актлары нигезен-дя ("Кеше кокуклары турысында тулайым декларация" 1948-нче жыл, "Экономик, социаль, культура кокуклары турысында калык ара пакт" белян "Гражданнык, политик кокуклар туры-сында калык ара пакт" 1966-нчы жыл, "Миллей жя этник, ден жагыннан, тел жагыннан aз булган кешелярнен кокуклары декларациясе" 1992-нче жыл, тагы бютянняр), Россия закон- нары нигезендя кряшен калыгы - айырым этнос, ул yз билгелянеyгя кокуклы, yзенен экономик, социаль, культура жагыннан yсеyе турысында, мисалга, миллей - культура автономия халендя, жя калык ара, Россия (федераль), региональ кокукларда каралган бютян пурмыда ирекле кайгыртырга каклы.

5. Кряшен калыгынын yз билгелянеyен ачык белдереб, Съезд Республика башлыкларына, Федераль башлыкларга кряшен этносына карата историядяге гаделлекне торгозоуда жярдям итеyлярен сораб ауаз сала.

(Декларация 2002-нче жылнын февраль-март айларында узасы Бoтoнроссия кряшен Съездында расланырга тейешле)


1
 

ЮГАРЫГА


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: