Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ГАЗЕТА 'ТУГАНАЙЛАР'


ҖЫР ТУЛЫ БИТ АНЫҢ ЙӨРӘГЕ

Ләкеләрдә чакта утлар яктым

Казан аслап түгел, учаклап.

Урамнарга чыгар хәлләрем юк -

Керәшеннәр ала кочаклап:

К.Булатова

Шигъриятне сөйгән кеше аның шигырьләрен бер укыса, гомерлеккә яратадыр, минемчә. Аларда күңел белән тоеп, тел белән әйтеп булмый торган нидер бар - моңмы ул, ялкынмы, сагышмы... Әллә инде бик күпләрнең күңелләрендә булып та, кәгазь битләренә төшерә алмаган нечкә хисле дөреслекме? Ни генә булмасын, Клара Булатованың шигырьләре үзенә бәйли дә куя, алардан аерыласы да, аларны онытасы д...


ЕРЫКСА - КОМАЗАН БАШЫ

Мамадыш районы керәшеннәр иң күп яшәгән төбәкләрдән санала. Барлыгы 28 керәшен авылы булып, инде шактые кечерәеп, бетеп бара. Комазан башы авылы да шул рәткә баскан, чөнки инде мәктәп ябылган...

Әз-мәз тарих һәм бүгенгесе

Без барган көн кояшлы булып, көмештәй җемелдәгән ап-ак кар астында калган Комазан башы авылы әкияттәгедәй серле, матур иде. Кызганычка каршы, авылның үткән тарихы, сере дә әлегә 'кар' астында. Казып чыгаручысын көтә. Архив материалларында Мамадыш районы Комазан башы авылы Ерыкса дип тә бирелә. 1866 елгы статистик мәгълүматларга карасак, бу чорда авылда иске керәшеннәр яшәве һәм ир-атларның 269...


Без кемнән ким

Теләче районы Субаш авылы халкы үткән көзләргә авылда мәктәп ябылу проблемасы, күрше авыл мәктәбенә йөрергә тиешле балаларны кызгану хисе белән килеп керсә, кышны кар баскан авыл урамнарын бер булса да чистарттырасы иде, дигән теләк белән яшәде. 'Татарстан-Яңа гасыр' каналы да кар басып киткән Субаш урамнарын бөтен республикага күрсәтте.

Ләкин авыл кешесе бик гади бит ул. Озак итеп күңелендә ачу да сакламый, киреләнеп тә йөрми. Алай йөрсә дә власть башында утыручыларның берыбер үз туксаннарын туксан итеп яшәүләрен яхшы белә. Нишлисең, иле шундый булгач, Россия уртасында утырган Субаш авылында гына башкача яшәмәсләр.

Ә шулай да су...


БЕР БӨТЕННЕҢ ИКЕ ЯРТЫСЫ

Мамадыш районы Комазан башы авылында яшәүче Мария түти белән Василий дәдәй Васильевлар бергә яшәүләренең күркәм бәйрәмен - 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

- Без, шаярышып, бер-беребезгә 'кода', 'кодача' дип тә эндәшәбез. Моның үзенә күрә тарихы бар, - дип, моннан 50 ел элек булган хәлләр турында сөйләп китте Василий дәдәй.

- Мин үзем - Комазан башыннан. Өч ел солдат хезмәте үтәп кайтканнан соң, Җөри авылында туйга эләктем. Каршыма шундый мөлаем кыз бала туры килде - кап та йот инде менә: ул сөрмәле керфекләрен күтәрергә кыймый утырулары, бит очларының алсуланып янып торулары... Йокымны качырып, атна буе к&...


КУШ 'БИШЛЕ'ЛЕ ГОМЕР

Тукай районы Борды авылында гомерләре буена илгә-көнгә хезмәт итеп, бүген авылдашларының хөрмәтен тоеп, 55 ел буена бер-берләренең кадерләрен белүче Анна түти белән Андрей дәдәй Головиннар яши.

- Ярты гасырдан артык бергә гомер иткәч, бер үк төрле уйлый башлыйсың, бер үк күзлектән күрәсең икән ул дөнҗаны да, - ди Анна түти яраткан Андриена карап.

Аларның балачаклары сугыш елларына туры килгән. Әллә шуңамы, тир түгеп тапканнарының кадерен белеп яшәгәннәр, бүгенгедән дә зарланмыйлар.

Андрей дәдәйләр җиде бала үсә. Аларны аякка бастыру өчен ата-анасы көнне төнгә ялгап колхоз эшендә йөрс&...


Юллар, юллар...

Бөтен гомерен сәхнәгә, җыр сәнгатенә багышлаган ветеран җырчы-карендәшебез Раиса Тимофееваның истәлекләрен бирүне дәвам итәбез.

Ансамбль белән СССР территориясен аркылыга-буйга йөреп чыктык. Шунда күренде дә инде кемнең кайда ничек яшәгәне. Ул Үзбәкстан, Казахстан якларындагы муллыкны күреп, телсез кала идек. Итләрнең, колбасаларның, балыкларның нинди төрләре генә юк, җаның ни тели - бары да бар. Ә текстиль товарлары тагын... Кайсын сайларга белмичә, күзең камаша. Шул чакта көн-төн эшләп тә, җамаулы ыштан белән җамаулы чөлкәдән йөргән әниләребез, туганнарыбыз өчен йөрәк әрни, нигә болай соң бу, дип б...


ЧИТ ЧИТЛӘТКӘН 'ЧИТЛӘР':

Безнең каршы күршеләр мукшылар иде. Үземне белә башлаганда, Анна апа ялгызы гына яши иде инде. Ире үлгән, үстергән уллары кайсы кая таралган.

Уллары үз яннарына чакыра башлагач, дуңгыз фермасында эшләп йөргән Анна апа бервакыт хатыннар арасында ватык-җимерек татарчасы белән сөйләп киткән, ди. 'И катыннар, китәрмен шәкәргә, кайтырмын биик үкчяли туфлилар киип, китярмин шикирт-микирт, - калырсыз кийма ярыгыннан карап...' Кызганычка каршы, Анна апаның шәһәрдән 'шикирт-микирт' кайтканын күрүче булмады...

Колхозларда таякка, совхозларда тиенгә эшләгән сала кешесенә кала 'рәхәт бакчасы' булып тоелды. Яшьләр генә түгел, инде гаиләле кешеләр дә шәһ|...


ЗАМАНА ӘБИСЕ

Без бала вакытта, күршеләргә бик чая, җор телле бер әби кунакка килә иде. Илле биш яшьләрдәге ул хатынга нигә әби, дип дәшкәнбез? Ул чакта илледән узучылар әби булып чутлангандыр инде... Күптән түгел генә менә шул Анна әби белән очраштым. Мин аны күрмичә торган 42 ел үтмәгән дә кебек. 97 яшен тутырган әбиебез әле йөгереп йөри, барын белеп-танып тора, җай чыкканда, килене белән улы да, оныклары, оныкчыклары да 'әби, әби-ка' дип, янында бөтерелеп йөриләр.

Закуны шундый

Анна әби - Чаллы районы Җәйләү авылы кызы. 1912 елның 7 сентябрендә туган. Пожарда метрикалары янып, сельсовет биргән язу белән 1913 елгы булып йөргән. Уфадан архив материаллары...


Затлы бүләк

Бу язмам 8 март бәйрәменә бәйле булса да, сүземне ерактан башлыйм әле.

Безнең мәктәптә укыган алтмышынчы елларда авыл кибетләре дә 'байый' башлаган иде инде. Көндәлек кирәк-яраклардан тыш, әдәби китаплар да сатуга кайта, әмма алар бик үтемсез товар иде, чөнки авылның олысы-кечесе кырылып китапханәдән укыды. Кибеттә китаплар сатылмагач, кибетчеләр бервакыт җаен таптылар. Авыл өчен үтемле товарларга китапны 'кушмак' иттеләр. Билгеле инде, тиенен санап яшәгән авыл кешесенә бу хәл ошамады, әмма сатучыга да китап 'планын' үтәргә кирәк бит! Халык сыкрап-сыктап булса да килеште, сөйләмгә 'китаплы товар', 'китаплы бәясе' дигән сүзләр керде. Менә шушы чорларда, сугыштан со...


Май чаптык, кышны озаттык

Соңгы егерме ел эчендә илдә никадәр үзгәрешләр булды. Яңа система - базар мөнәсәбәтләре урнашып, халык бик байларга һәм бик ярлыларга бүленде. Тормыш-көнкүрешнең һәр өлкәсенә яңа технологияләр үтеп керде. Шушылар арасында уңай күренешләр дә, тискәреләре дә җитәрлек иде. Егерме ел эчендә керәшеннең үзаңы үсү, уяна бару да күзәтелде. Инде бөтенләй онытылып беткән бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз үткәрелә, динебез тергезелә башлады.

Шундый бәйрәм-йолаларыбызның берсе - Май чабу бәйрәме. Элек ул май атнасында 7 көн буена барган һәм Олы Уразага керү а...


БАРМАК ОЧЫҢНАН МАТУРЛЫК ТАМСЫН

- Һәр бала дөньяга талантлы булып туа. Аны вакытында ачып, үстереп җибәрергә генә кирәк. Баланы яшьтән үк кул эшенә тартсаң, хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, куанырга өйрәтсәң, ул беркайчан да начарлык эшләмәячәк, төзекне җимереп узмаячак, - дип саный Лидия Ломакина.

Лидия Григорьевна белән сәүдә-промышленность палатасы урнашкан бинаның аңа бирелгән кечкенә генә бүлмәсендә очраштык. Шкафлар кулдан эшләнгән әйберләр, халык промыселларына өйрәтүче китаплар белән шыплап тулы. Алар арасында юкә агачын эшкәртеп ясалган агач курчаклар аеруча күп. Буяу ярдәмендә бу курчакларга төрле халык костюмнары 'киерткәнн...


Күз курка, кул эшли

Ил күләмендә алып барылган программаларга төрле кеше төрлечә игътибар итте. Халыкта һәр төр программаларга шикле караш яши. Үз-үзеңә ышанмау көчлерәктерме, әллә инде кәгазь артыннан йөрү куркытадырмы? Бәлки болар да сәбәптер, чөнки беркемгә дә сер түгел, безнең җәмгыятьтә аласыны алу 'Берлин стенасын' җимерүгә тиң. Шәһәрдәге эшсезлекне әле контрольдә тотмакчы булсалар да, авыл күптән 'свободное плаваниедә'. Шушыны төптән аңлаган авыл кешеләренә бүгенге программалар бик кулай, югыйсә. Ни кызганыч, әле без һаман китереп биргәнне көтәбез!

Мамадыш районының Колышчы авылында Атуковлар самозанятость програ...


Тырышкан табар, ташка кадак кагар

Узган гасырның 90 нчы елларында илдә зур үзгәрешләр һәм реформалар башланды. Әмма алар Россия халык хуҗалыгының икътисади үсешенә уңай йогынты ясый алмадылар. Киресенчә, аны таркатуга китерделәр. Шул катлаулы чорда, 1993 елда Казан төзелеш институтының юллар төзү факультетын тәмамлаган инженер, шәһәрнең Юллар төзү идарәсендә участок начальнигы булып эшләүче Иван Асанов башлангычы белән бер төркем эшчеләр һәм белгечләр 'Төзүче' җәмгыяте оештырырга алындылар.

Төзелеш тармагында шактый тәҗрибә туплаган юл салучылар үзләренең һөнәрләре буенча эшләрен дәвам итәргә булдылар. Беренче булып оешманың матди-...


'ЯШКА-ВЕТЕРИНАР'

дип яратып д?ш?л?р эшенд? Яков Салгинга.

Т?б?н Кама ш???ренд?, иске ген? бер автобусны ?и?азлап, 'автоашхан?' ясаганнар. Кир?кле вакытта, кир?кле ноктага барып, ?з эшчел?рен кайнар ризык бел?н сыйлыйлар. Бу автобусны? шоферы - Яков Александрович Салгин - тумышы бел?н Т?б?н Кама районы ?ирекле (Каенлы) авылы кешесе.

Со?гы вакытта Чаллы бел?н Т?б?н Кама ш???рл?рен чагыштырып с?йл?? к?п к?з?тел?. 'Т?б?н Камада юллар чиста - Чаллыда й?рерлек т?гел, Т?б?н Камада к??еле?? ошаган эшне табып була - Чаллыда юк, Т?б?н Камада инвалидлар ?чен автобус ?иб?рг?нн?р - Чаллыдагы инвалидлар бу турыда ?ле хыяллана гына. Бу язмамда ?леге сорауларга ?авап эзл??не максат итеп куймыйча, Т?б?н Камага баргач к?рг?н тагын бер я?алык турында с?йлисем кил?.

Частниклар кысып, Чаллы автотранспорт предприятиесе таралган чакта, т?б?нкамалылар ничек итс?л?р ит?л?р - ПОПАТны? байлыгын таратмыйча, ?аваплылыгы чикл?нг?н предприятие итеп саклап калала...


ВАСИЛИЙ ТИМОФЕЕВ: 'Моя первая книга - церковный букварь:'

Кряшенскому просветителю, первому учителю, переводчику богослужебных книг, основателю учительской школы для кряшен с первоначальном обучением на родном языке Василию Тимофееву (Б?чели ?ти) 25 февраля исполнилось бы 175 лет. Не случайно этот юбилей совпадает с Международным Днем родных языков. В этом номере мы продолжаем публикацию воспоминаний отца Василия, дошедших до наших дней.

Так дошли мы до училища и вошли в дом, а там уже мальчиков русских было около тридцати. Некоторые из них кричали, увидавши нас: глядите, ребята! Крещонских лопатков привели сюда! Посадили нас всех вместе за один стол. Учил заштатный священник, старик. Сутки мы прожили. Федор, которого отец-шутник провожал нас, бежал, и трое суток прятался на гумне под соломой. Так он и отбился от училища. А мы целую неделю учились до воскресенья. И выучили мы целую строчку до 'иже'. Когда в воскресенье пришли домой, нас стали спрашива...


Себер якларында

Б?тен гомерен с?хн?г?, ?ыр с?нгатен? багышлаган ветеран ?ырчы-каренд?шебез Раиса Тимофееваны? ист?лекл?рен бир?не д?вам ит?без.

Ансамбль бел?н к?п ?ирл?рд? й?рерг? туры кил? аларга. М?ск??г?, Киевка, Алма-Атага, Д?ш?мбег?, Уфага - кая гына барып чыкмасыннар - б?тен ?ирд? концертларын "ура"га ?тк?р?л?р. Ике ай д?вамында Кытайда булган гастрольл?ре турында ветеран ?ырчы с?гатьл?р буена с?йли ала. Боларын язуны башка вакытка калдырып, б?ген Свердловск якларында й?рг?нд?ге ист?лекл?рен? тукталабыз.

- Себер якларына еш чыгарга туры килде. Элект?н яш?г?н татар авыллары ян?ш?сенд? кулак дип с?релг?нн?рд?н оешкан авыллар да к?п иде. Татарча концертларны зарыгып к?теп торалар. Концертка баргач, к?тм?г?нд? ген?, ?з ягы? кешесе д? очрап куя. И-и, р?х?т т? була торган иде инде андый чакта, и? якын туганы? бел?н к?решк?нд?й буласы?, с?йл?шеп с?зе? бетми, - дип с?йли башлады Раиса Григорьевна. ?тк?нн?рне бер?м-бер?м к?з алдына китерг?нд?, ан...


ФӘН ҖИЛЕ КАГЫЛГАН

Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләүче яшь галимә Ольга Бятикованың фән өлкәсендәге адымнарын күзәтеп барам. Моннан берничә ел элек ул Чаллының 54 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча диплом алды практикасын үткән иде. Шул чакта Ольганың тирән белеменә, эрудициясенә, үтә төгәллегенә, балаларны эчкерсез яратуына сокланып, 'менә дигән укытучы булачак', дип калган идем. Ә ул әнә аспирантура тәмамлап, үзенә тагын да авыррак юлны - фән юлын сайлаган. Бүгенге көнд ...


Солдат приказга буйсына

Нәкъ 22 ел элек 15 февраль көнне совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылды. Бөек Ватан сугышы чорыннан алып Советлар Союзы 30лап кораллы конфликтта катнаша. Шуның иң канкойгыч һәм масштаблысы - Әфган конфликты. 10 елга якын дәвам иткән бу сугышчан операциядә 15 меңнән артык Совет солдаты һәм офицерының гомере өзелә. Туган якка әйләнеп кайта алганнарының күбесе гарип. Алар әле дә сугышта алган яралардан интегә. Ә исән-сауларының исә, тәннәре булмаса, җаннары сыкрый...

Зәй районы Туңылҗа авылында туып үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә гомер итүче Иван Гуриевич Ивановка да Ватан каршындагы изге бурычын Әфган җирендә үт&...


Оста кулда һөнәр бар

Гомерен үзе белгән, үзе теләгән, булдыра алган эшне генә эшләп яшәгән кеше сирәктер ул, һәрхәлдә безнең илдә. Җан теләгән эш белән шөгыльләнүне бездә 'хобби' диләр. Һәм аның белән җан асрау өчен кайда да булса акча эшләгәннән соң калган вакытта гына шөгыльләнәләр. Әгәр һәркем гомере буе 'хоббие' белән генә шөгыльләнсә, тормыш күпкә файдалырак, тәртиплерәк булыр иде, чөнки кеше үзе яраткан эшен теләп, җиренә җиткереп башкара. Әмма, ни кызганыч, бүген бар да киресенчә әле... Әнә бит, кечкенәдән кул эшләрен яратып башкарган, тегүче булы...


БАР ЯКТАН ДА МАЛАДИС

- Өйдә булса ярый да - ул бит безнең бикләнеп өендә утыра торган карт түгел. Авылны әйләнеп кайта, күрше-тирәсен барлый, - дип килене Наҗия икеләнсә дә, Яңа Балыклыда бердәнбер сугыш ветераны, инде 87 яшен тутырган Топорков Николай дәдәй әле өйдә иде.

- Әле менә быел өемә пристрой ясаттым. Аллага шөкер, пенсия акчасын күп алам. Үзем йөргән чакта эшләтим дидем, мине матур өйдән озатсыннар, - дип каршы алды ул мине. Чыннан да, Николай дәдәйнең үзе җиткергән алты почмаклы өенә яңа пристрой шәһәр кешеләре дә көнләшерлек булган. Ванна-туалет, газ пиче җыйнак кына бер җирдә булса, кухня белән алгы бүлмәгә д&...


Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: