Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ГАЗЕТА 'ТУГАНАЙЛАР'


Җазыксыз сабый теләге

В.МАКСИМОВА.

Юкәче - бик матур авыл. Сырлап эшләнгән, төрле төсләргә буялган капка-коймалы, челтәрле тәрәзәле йортлар күп биредә. Ике катлы матур йорт яныннан без дә кермичә узып китә алмадык. Бүгенге икешәр-өчәр катлы замана байлары төзегән йорт түгел ул. Ә 1949 елны ук җиткерелгән, әле бүген дә челтәрләп бизәлгән тәрәзәләре, кыеклары, койма-капкалары белән курчак өенә охшаган бу йорт башка йортлардан үзгә булып, үзенә тартып тора.

Аны Юкәченең алтын куллы Пысый Питере (Петр Смирнов) бөтен осталыгын, күңел җылысын биреп, үз куллары белән сырлап-бизәп җиткергән.

...Питер д...


Укытучыларның да укытучысы

Г.ЕГОРОВА.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары саны көннән-көн кими бара. Шул вакыйганың тере шаһитларын югалта бару аяныч булса да, ни хәл итәсең. Тормыш шулай корылган, өлкән буынның үкчәсенә басып диярлек, яшьләр килә. Түбән Кама районы Благодатный авылы җирлегендә кайчандыр 153 сугыш ветераны исәпләнгән булса, бүген аларның саны бары 4кә калган. Шуларның берсе, озак еллар белем илен җитәкләп, бүгенге көндә Троицкий авылында тыныч картлык кичерүче - Николай Андреевич Кузьмин.

Инде 84 яше белән барса да, төс-кыяфәтенә караганда, күз тимәсен, нык күренә. Сөйләшкәндә дә ил картларына хас акыллы итеп, ...


Безнең авыл пурмысы

В.МАКСИМОВА язып алды.

Һәр авылның үз көе, җыруы бар дигәндәй, бер үк бәйрәмнәрне дә һәр төбәк үзенчә бәйрәм итә. Үлеләрне искә алып зиратка йөрүнең дә һәр авылда үз көне бар. Монысы авылның престол бәйрәменә бәйле уза. Бер очрашкач, җиңги белән шул темага сөйләшеп утырдык. Җиңги (Чебышева Полина Петровна) үзе Мамадыш районының Юкәче авылы кызы. Ул авылларында һәм үз гаиләсендә Бәрмәнчек һәм Олы көнне ничек бәйрәм итүләрен кызык итеп сөйләгән иде.

...Безнең авылда өйне Бәрмәнчеккә хәтле юып киендер...


ҮЗЕБЕЗ ҺӘМ ЙӨЗЕБЕЗ...

Г.ЕГОРОВА.

'...Хатын-кызлар гаяр ирләр дә булдыра алмас эшләрне башкарырга, кирәк икән, тау-ташларны да күчерергә сәләтлеләр', дигән бер акыл иясе. Тау-ташлар ук күчерергә туры килмәсә дә, гаиләсеннән, хезмәтеннән тыш, башка җәмәгать эшләренә дә алынып, халкы, милләте өчен җан атып яшәүче хатын-кызларыбыз, чыннан да, бар безнең. Шуларның берсе - 1999 елдан бирле Чаллы шәһәре керәшен атнакөн мәктәбен җитәкләүче Нина Григорьевна Кудряшова.

32 ел эш стажы булган югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы ул. Менә өченче елын инде урта һөнәри дәүләт белем б...


ЧИСТА КҮҢЕЛЛЕ АВЫЛЫМ

Г. ЕГОРОВА.

Авыллар арасында элгәре еллардан ук ныклап аякка басып, бүгенге көндә дә хәлле генә тормыш алып баручылары бар. Нәсел тамырлары башы, нигез-йортларының ташы салынган туган җирләрен ташлап, яшьләренең чыгып китүләре белән чарасыз калып, һаман да нәрсәгәдер өметләнеп, бетмәскә, югалмаска җир тырмашып ятучы авыллар да юк түгел.

Түбән Кама районы Благодатный авылы урыс саналса да, татарлар да, керәшеннәр дә шактый күп биредә. Бу авыл җирлегенә керүче Тәтемәле, Троицкий авылларында керәшеннәр, ә Татвель белән Сосновкада урыслар яши. Соңгысында, кызганычка каршы, берничә йорт кына калып барса да, башкаларының тормышлары әлегә...


АНЫҢ ТОРМЫШ БАСКЫЧЛАРЫ

Р.МИХАЙЛОВА.

Гомер көзләренә кергән өлкәннәрдән ничек яшәдең, ниләр күрдең, дип сорасаң, барысы да диярлек, эшләдек тә эшләдек, балалар үскәнен дә, гомернең үткәнен дә сизмәдек, дип җавап бирер иде. Бер караганда, бу шулай да. Тормышта хатын-кыз үз миссиясен, ирләр үзләренекен башкара. Бертуктаусыз кайнап торган тормыш казанында бер-береңне табып, гаилә дигән оешма төзеп, аңлашып, санлашып яшәүчеләр бәхетлеләр рәтенә керә. Ләкин ничек кенә яшәсәң дә, һәркемнең тормыш баскычлары үзләренә генә хас үзенчәлекләргә ия. Кемнеңдер баскычы сынаулардан гына тора. Кемнекед...


Игътибар: яшьләр килә!!!

М.МАРТЫНОВА.

Күптән түгел, 17 январьда Казанда керәшен җыруларын яшь башкаручыларның 'Туым җондызы' дип исемләнгән беренче фестивале үтүе турында язган идек. Керәшен яшьләре арасында шулкадәр талантлы башкаручылар булуына шатландык та, гаҗәпләндек тә. Ә менә Интернет челтәрендә 'vkontakte.ru' сайтында керәшен яшьләренең аерым төркем ачып, (ә ул төркемдә бүген 600 гә якын кеше теркәлгән!) керәшен мәсьәләсенә кагылышлы бик күп темаларга фикер алышуларын белеп, икенче тапкыр гаҗәпкә калдык.

Без, олылар, бөтен нәрсәне контрольдә тотып өйрәнгәнбез. Бездән башка дөнья бармый, катнашмасак, эш эшләнми, б...


Март календаре

1 март - Праведная Мариамна.

Кичерешү көне (Пручти).

2 март - Азаплар чигүче Изге Феодор Тирон. Олы ураза башлана.

5 март - Сицилиянең Катан каласында епископ булган Изге Лев.

6 март - Преподобный Тимофей-Пустынник.

9 март - Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы табылган көн.

10 март - Константинополь каласында патриарх булып торган изге Тарасий.

12 март - Преподобный Прокопий Декаполит исповедник.

13 март - Преподобный Василий Исповедник.

14 март - Азаплар чигүче Изге Евдокия.

15 март - Епископ хезмәтендә булган азаплар күрүче изге Феодот.

17 март - Преподобный Герасим.

18 март - Азаплар чигүче Изге Конон Исаврийский.

20 март - Епископ хезмәтендә булган азаплар чигүче Изге Василий.

22 март - Христос дене өчен азап...


Алан-Полян Сандугачы

В.МАКСИМОВА.

Ике тутам, чөлкәбашлар бәйли-бәйли, телевизор карыйлар. Экранда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы. Солистка - Зоя Борисова. Түтиләр бермәл бәйләүләрен ташлап, озын көй тыңлагач, берсе: "Рәхәт тә соң болар тормышы", - дип куйды, икенчесе шаяртып: "Сүләмә, безнең күк чөлкәбаш та бәйләп утырмыйлар", - дип җөпләде. Үзләре чыгарган нәтиҗәдән үзләре рәхәтләнеп көлеп алдылар. Ә минем артистларның "рәхәт" тормышын бик тә беләсем килеп калды ул чакта. Җае да чыкты бит, Зоя Борисова белән Ижау каласында керәшеннәр җыенында очраштык...

Заманасына ияреп, эстрада җы...


"...Яшьлегемне озатып барам торналар җыры белән..."

М.МАРТЫНОВА.

"Бер шом сала якын дусларымның:

- Хәлең ничек? - диеп сораулары.

Бу сорауны фәкать бирәләрдер

Гүя үткәннәргә Питраулары..."

Гомер Питраулары... Әйе, бик мәгънәле метафора. Җәйге Питрау бәйрәме тереклекнең, үлән-чәчкәләрнең иң җитлеккән, иң файдалы чагын белдерсә, гомер Питрауы кеше тормышының акыл туплаган, тәҗрибә җыйган матур бер чоры ул. Үзең салган юлдан әкрен генә, үрмәли-үрмәли, тауга менәсең, үр башына менеп җиткәч, үткән юлга карап, эшләгән эшләреңә, кылган гамәлләреңә б&...


Без ничек икән сезгә

Р.МИХАЙЛОВА.

Республика гәҗитләре керәшеннәр турында торымнан-торымга язгалап тора. 2000 еллар башында басылган очерк, мәкаләләрдә керәшеннең юклыгына басым ясала иде. Соңгы елларда бу күренеш тамырдан үзгәреш кичерә. Беренчедән, республикада чыгучы берничә гәҗитне санамаганда, безне үз исемебез белән атый башладылар. Икенчедән, язмалар керәшеннәрнең булу-булмавы турындагы бәхәсләр белән чуарланмый. Чөнки керәшеннең барлыгын инде күпчелек таный.

Гәҗитләр безнең турында ниләр яза икән, башкалар күзе белән караганда, без ничек яшибез?..

"Туганайлар"ның узган санында гына халыкның яраткан җырчысы Раиса Тимофеева турында язма басылган ид...


Авыл өстендә иман нуры

Г. ЕГОРОВА.

Алексеевск шәһәренә командировкага бару җае чыгуга, берочтан Чистай районының Бахта авылына да кагылырбыз дип, телефоннан үзләре белән элемтәгә кердек. Туктаусыз яуган яңгырлардан соң, җиңел машина белән авыл урамына үтеп керерлек түгел икән. Әмма, моңа карап кына, бахталылар белән күрешү теләге сүрелмәде.

Машинабыз җилдергән асфальт юл, авылга борылып керәсе урынга җиткәч, 'кырт' өзелде. Калган юлны җәяүләп тәпиләдек. Чыннан да, озын кунычлы резин итекләр кимәгәндә, урамның бер ягыннан икенчесенә ансат кына чыгып җитәрлек түгел икән. Шуңа күрә, авылның 'белем үзәге' - мә...


Сөрлекмичә атла, Зур Аты

Г. ЕГОРОВА.

Авылларда йөргәндә, тезелеп киткән коймаларны, матур, төзек ихаталарны күреп, биредә яшәүчеләрнең тормышлары нык, җитеш икән, дип сөенеп куясың. Ә инде кайчандыр тулы канлы тормыш белән яшәп тә, бүгенгесе көндә ятимләнеп, моңсуланып утыручы авылларга барып кергәч, йөрәк нидәндер кысылып куя. Кайчандыр бала-чага, каз-үрдәк авазыннан яңгырап торган ындыр артындагы карт зирекләр дә узган вакытларны сагынып, ниндидер сагышка төренеп утыралардыр сыман. Кул тимәгәнлектән җимерек хәлгә килгән абзар-куралар, юл кырларында үсеп утыручы тигәнәк, алабуталар да авылга ниндидер ямьсезлек, шыксызлык өсти. Чиста урамнары, төзек йортлары, тулы канлы...


Раиса Тимофеева: 'Төзәтүне үзеңнең төзәлүеңнән башларга кирәк'

Сөйләште М.МАРТЫНОВА.

Татар җыр сәнгатенә 40 ел хезмәт иткән, беренче тапкыр керәшен җырларын сәхнәдән яңгыраткан олы җырчыбыз Раиса Тимофеевага бу көннәрдә 80 яшь тулды.

Соңгы елларда сәламәтлеге шактый какшауга карамастан, Раиса Григорьевна җыр-сәнгать дөньясы белән даими кызыксынып яши, хәтер-истәлекләрен газета укучыларына тәкъдим итәргә җыена. Керәшен сәнгатенең киләчәге өчен ул чын-чынлап борчыла. Җыр сәнгатенә битараф булмаган кешеләр, аның белән булган әңгәмәне укып, ул әйткән фикерләргә колак салырлар, тиеш...


Халыкны шәхесләр күтәрә

Сөйләште Л.БЕЛОУСОВА.

Россиядә Фән көне билгеләнеп үтү уңаеннан, керәшеннәрне фәнни яктан өйрәнү буенча перспективаларны билгеләү максатыннан, Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих Институты директоры Рафаиль Сибгатович Хәкимовка берничә сорау бирдек.

- Рафаиль Сибгатович, керәшен җәмәгатьчелеге зур түземсезлек белән Тарих Институты структурасында каралган керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәгенең эш башлавын көтә. Бу мәсьәләгә Сез нинди ачыклык кертә аласыз?

- Бүгенге көндә булачак Үзәкнең концепциясе эшләнгән, х ...


Ил төкерсә, күл була

Р.МИХАЙЛОВА.

7 февраль көнне Казанда Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина, Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Зөлфирә Салихова, Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан Республикасы Президентының этник политика бүлеге җитәкчесе Вячеслав Никифоров һәм республиканың төрле шәһәр, районнарыннан керәшен хәрәкәте активистлары да катнашты. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә Республика керәшен оешмасы идарәсенең 2008 елда башкарган эшләре турында информациясе һәм 20...


Иван Егоров: 'Бер-береңне яхшы белгәндә генә үзара якынаясың...'

Сөйләште Л.БЕЛОУСОВА.

Иван Михайлович Егоров, 'Ак Барс' Холдинг компаниясе' генераль директоры 1961 елда Мамадыш районы Җөри авылында туган.

Белеме: Казан дәүләт педагогия институты, РФ хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясе, Урта Европа экономик тикшеренү институты.

Җәмәгать эшчәнлеге: Афганстан Республикасында хәрби хәрәкәт ветераннары, Төньяк Кавказ регионы территориясендә барган кораллы конфликтларда һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча ТР Координацион советы председателе, ТР автоспорт федерациясе вице-президенты.

Бүләкләре: 'Кызыл Йолдыз' ордены, 'СССР хәрби көчләрен|...


Аркадий Фокин: "Главная награда - уважение людей"

7 декабря одному из активных участников этнокультурного движения кряшен Аркадию Васильевичу Фокину исполнилось 70 лет. По сложившейся традиции нашей газеты мы намеревались опубликовать эссе о юбиляре, но он воспротивился этому. Тогда по взаимному согласию было решено обнародовать беседу ветерана с нашим корреспондентом.

- Аркадий Васильевич. От имени сотрудников редакции и читателей нашей газеты поздравляю Вас с юбилеем. За плечами у Вас большая жизнь, начиная с триумфа социализма и кончая возвратом к капитализму. Какой гражданской позиции придерживались Вы на этих перепадах истории? Была ли у Вас единая, стержневая линия жизни?

- Спасибо за поздравление и интерес к моей судьбе. Вы правы. Наше поколение пережило исторические вехи, которые запечатлены в документах как полная и окончательная победа социализма, развернутое строительство коммунизма, перестройка и развал СССР. Этапы моего жи...


Геннадий Марков: 'Халык теләктәшлек итсә, тау күчереп була'

Сөйләште - М.МАРТЫНОВА.

1998 елның январенда Башкортстанның Бакалы районында Республика керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге төзелде. 10 ел яшәү дәверендә милли үзәк керәшеннәрнең культурасын, йола һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, бәйрәмнәрен үткәрү, фольклор ансамбльләрен оештыру буенча күп эшләр башкарды. Узган елның 14 ноябрендә республика күләмендә милли-мәдәни үзәк оешуга 10 ел тулуга багышланган зур тантана булып узды. Бәйрәмгә Татарстаннан, Удмуртиядән, Чиләбе өлкәсеннән, үзләре белән хезмәттәшлек иткән бик күп төбәк...


Г. М. Макаров: Керәшеннең денен таныганда, аны хөрмәт иткәндә генә, киләчәген саклап калып була

С?йл?ште М.МАРТЫНОВА.

Адәм баласы җир йөзенә тугач та, әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Үскән саен, өйрәнү горизонты киңәя бара. Үзенең теле, культурасы, сәнгате турында уйлана, башкаларныкы белән чагыштыра. Кайсыдыр халык сәнгате югары дәрәҗәдә үскән, музыкасы көн дә радиодан яңгырый, тарихы китапларда яктыртыла. Кайсыныңдыр әз ишетелә, я бөтенләй ишетелми, китапларга да кертелми. Нәрсәдән бу? Нишләп гаделлек юк? Баксаң, гаделлек-гаделсезлектә түгел хикмәт, ә сәнгать тарихы өйрәнелм ...


Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: