Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ГАЗЕТА 'ТУГАНАЙЛАР'


Моңнарыбыз сакланса, җаннарыбыз саф калыр

М. МАРТЫНОВА.

Менә тагын бер Питрауны үткәреп җибәрдек. Борынгы мәҗүси бабаларыбыз аны табигатькә табыну, Җир-Ананы олылау йолаларының берсе буларак бәйрәм итсәләр, тора-бара, заманалар үзгәргәч, ул печәнгә, арыш урагына төшәр алдыннан бергәләп җыелып алу вакыты итеп үткәрелә башлый.

Тукай районы Мәләкәс авылы җирлеге башлыгы Михаил Васильевич Мифодеев, быелгы авыл бәйрәмен ачып җибәргәндә, әле үзе яшьрәк чакта үтә торган Питрау истәлекләре белән уртаклашып алды.

- Без кечкенә чакта Питрауга инде болын печәнен җыеп бетереп кайта иделәр. 11 июль көнне печән түш...


Аны Кашка тау да сагына...

М. НАСЫЙБУЛЛИНА.

Зәй Питрауы ел да халыкны җыеп, күңелле тамашалары белән ял иттерә. Быел Кашка тау итәгендә унынчы тапкыр Питрау үткәрелде һәм ул сценарий буенча моңарчы булганнарына охшамаган иде.

Умартачы Җәкәү дәдәй белән хатыны Кәтернә түти Питрау бәйрәменә әзерләнәләр. Җәкәү дәдәй иртүк торып себерке җыеп төшкән, кунакларга мунча әзерли. Кәтернә түти коймагын пешереп, чәен, үтә якыннарына хәтта әче балын да әзерләп, үткән-барганны кунак итә. Менә печәнчеләр кайта, ул да түгел, җиләкчеләр күренә. Кәтернә түти аларны...


Баш редактор сүзе

Л.БЕЛОУСОВА.

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Гомер агышлары бик тиз уза, менә инде 2009 елның да икенче яртысына аяк басканбыз. Бу - иген кырларында гына түгел, газет-журналлар редакцияләрендә дә кызу эш чоры. Басуларда икмәк өчен көрәш барса, бездә шул икмәкне үстерүчеләрне рухи азыклы итү өчен көрәш барды. Күңелләрдә, йөрәкләрдә дә кризис булса, экономик кризисны җиңүләре, миңа калса, ай-һай, авыр.

Халыкта 'Икмәк булса, җыр да була', дигән әйтем яши. Һичшиксез шулай. Ә җыр, күңел күтәренкелеге, рухи азык булмаса, икмәк үстереп буламы соң? Безнең керәшен халкы чәчүен дә җырлап ч ...


Вакытыннан элек язылыйк!

Бу елның 13 июленнән Татарстанда газета-журналларга вакытыннан элек иске бәя белән 2010 елның I яртыеллыгына язылу башланды. "Туганайлар"га язылып куйсагыз, Яңа ел бәйрәменнән соң ук газета өйләрегезгә килә башлар.

Безнең индексыбыз - 54153

Бер елга язылу бәясе - 351 сум 60 тиен

Ярты елга - 175 сум 80 тиен

Бер айга - 29 сум 30 тиен

...

Бәхет өчен күп кирәкми

Р.МИХАЙЛОВА.

Июнь аенда Татарстан авылларында Сабантуйлар гөрләгәндә, Зәй районының Урта Пәнәче авылы менә ничә еллардан бирле инде, Тройсыннан соң бер атна үткәч, Җыен уздыра.

Җыен

Җыен Урта Пәнәченең авыл бәйрәме булып, элек-электән уздырылып килгән. Авылның бүгенге өлкәннәре яшь чакларында аның ничек узуы турында әле дә сагынып искә алалар:

- Әй ул бәйрәмнең җәмлелекләре, - ди Нина түти Павлова. - Җомга кичендә авылга кунаклар килә башлый иде. Келтер-келтер иткән арба тавышлары урамнарны бер ямьләсә, тәмле ризык исләре таралып, бу бәйрәмнең бик тә кадерле, көте...


Чуктай җөрдек чүкләрдә...

М.МАРТЫНОВА.

Бездә бәйрәмнәр бик күп. Нардуганы, Кач мануы, Тройсыны, Питрауы, Покрауы һәм башкалар. Керәшеннәр бер дә эшләмәгәннәр, бәйрәм итеп кенә яшәгәннәр, дигән уйлар да килә башка. Ләкин төптән уйлап карасаң, бу бәйрәмнәрнең барысы да хезмәткә бәйле: эш башлар алдыннан Табигать-анага рәхим-шәфкать сорап, ә соңыннан шул рәхим-шәфкать өчен рәхмәт әйтү белән бәйләнешле йолалар икән бит. Хезмәттәшем Валентина Максимова әйткәнчә, "бабаларыбыз ничек итсәләр иткәннәр, ипләп-көйләп, борынгы йолаларны чиркәү бәйрәмнә...


Тройсын - Питрау арасы,

Сайрый былбыл баласы...

В.МАКСИМОВА.

Күпмилләтле Менделеев районы ел саен зурлап, республикакүләм удмурт, мари, рус, татар халыкларының милли бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә итеп уздырып килә. Традицияне дәвам итеп, Изге Троица бәйрәме көнне Иске Гришкин авылында республикакүләм Җапрак бәйрәме узды. Бәйрәм "Изге Троица балкышы" дип исемләнгән керәшен халык иҗаты фестивале рәвешендә үтте. Фестивальне уздыру өчен менделеевлылар 200 мең сум күләмендә грант оттылар.

7 июнь көнне барлык православныйлар да Изге Троица бәйрәмен зурлап бәйрәм иттеләр. Зур соборлардан алып, авыллардагы кечкенә генә иман өйләрендә дә б|...


Җирдә эзсез җугалмыйык

В.МАКСИМОВА.

Мамадыш районы Колышчы авылында матур традиция яшәп килә. Һәр елны, Тройсынга бер атна кала, авылдашлар Мулимун бәйрәменә җыйналалар. Быел ул майның соңгы көненә туры килде. Олысы-кечесе, исәннәрне барлау, үлеләрне искә алу өчен, авыл зиратына агылды.

Чиркәү каноннары буенча зиратка бару, үлеләрне искә алу елга җиде тапкыр туры килә (родительские), ә ни өчен керәшен авылларында пуминка елга бер генә икән? Авылларда чиркәүләр эшләп торган заманнарда керәшеннәр дә үлеләрне чиркәүчә искә алганнардыр бит инде. Бу соравыма отец Димитрий ачыклык кертте.

- Чиркәүле чакта керәшеннәр дә үлеләр...


Беребез өчен беребез кирәк

Г. ЕГОРОВА.

Гомер - әйтерсең зур бер елга. Ходай тарафыннан бирелгән гомер озынлыгына карап, кем өчендер аның ярлары якын, ә кемгәдер әле кичәсе дә кичәсе. Әлеге елганың агымына иярү кайберәүләргә авырлыкларсыз, җиңел бирелсә, икенчеләрне, киресенчә, язмыш дигәнең бер ярдан икенчесенә кагып йөртә. Тормыш давыллары тудырган дулкыннар бөтереп алганда да нык булып кала алыр өчен, адәм баласына гаилә дип аталучы ныклы кораб булдырырга кирәк. Чөнки табигать кодрәте буенча, һәркем үз парын табып, кешелек дөньясының дәвамчысы булырга хаклы. Бер-береңә терәк, таяныч булып яшәүчеләргә язмыш сынауларын җиңеп чыгуы күп...


Бер гасырлык гомер

Оныкчыгы Елена ДАНИЛОВА, Теләче районы, Субаш авылы.

1909 елның 18 июнендә, нәкъ бер гасыр элек, Балык Бистәсе районы Туплат (хәзерге Иванай) авылында минем Карт әбием - Баширова Мария Романовна дөньяга аваз салган. Язмыш җиле аның тормышына сынауларын да, шатлыкларын да хәйран өләшкән.

Карт әбиемнең әти-әнисе гади крестьяннар булганнар. Әтисе - Волков Роман Яковлевич, әнисе - Волкова Евдокия Григорьевна. Алар биш кыз, өч малай табалар. Мария әби өченче бала булып туа. Энесе һәм бер сеңлесе бала вакытта ук дөнья белән хушлаша. Ә дәдәсе Михаил сугыш елларында үлә. Тутасы - Федора, сеңелләре - Анна, Татьяна исән калалар. Ул вакыттагы тормыш авырлыкларын Карт әбием күз яше аша искә ала: 'Ашлык ч...


Әлкә җизни

Фольклорчы галим Г.М.Макаровның Мамадыш районы Колышчы думбырачылары турында язмасын укып чыккач, шушы ук авылның тагын бер остасы - 1927 елда туган Леонтьев Алексей Николаевич турында да язарга булдым.

Бервакыт авылга кайткач, Малук түти белән Әлкә җизниләрнең дә хәл-әхвәлләрен белеп чыгыйк дип, аларга да кердек. Авылның "Кулибин"ы булган җизни бу юлы безне яңа ясап бетергән думбырасы белән шаккаттырды. Җегәрле чагы шушы заманга туры килсә, ул ич бер авырлыксыз җиңел машина да җыйган булыр иде, шуңа күрә думбыра ясаганлыгы гаҗәп тә түгел. Гаҗәбе шул: әлеге думбыра калайдан эшләнгән. Гадәттә кыллы уен коралларының аерым төр агач материаллардан гына эшләнгәнен җизни б...


Хәтер бит ул - мәңгелек

М.МАРТЫНОВА.

Һәр авылның үз төсе, үз йөзе, үз йолалары һәм менә шушы төсне, йөзне саклап яшәүче үз картлары була. Аларны авыл картлары, диләр. Тикшереп карасаң, аларның күбесе әле картлар яшенә җитмәгән дә, ләкин 'акыллылыкларын', урысча әйтсәк, 'мудрыйлыкларын' хөрмәтләп, аларны картлар рәтенә куялар. Бүгенге язмамның герое Николай дәдәй дә әле 'җитмешен' дә тутырмаган, әмма аны да олылап, 'авыл карты' дип йөртәләр. Чөнки Тукай районы Мәләкәс авылында оештырылган бик күп изге эшләрнең башында ул тора.

Быел пуминкада зиратка төшкән һәр кеше, зират өен карарга кереп...


Биш геройлы авыл

М.МАРТЫНОВА.

Мамадыш муниципаль районы Албай авылы җирлегеннән биш герой чыккан: Домолазов Степан Васильевич - Гражданнар сугышы герое, өч тапкыр Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Максимов Иван Тихонович, Москвин Михаил Кирилловичлар - Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнгәннәр. Смирнов Георгий Семенович - Россия Герое, бу исемгә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен лаек булган. Алтын Йолдызны Россия Президенты В.В.Путин аның балаларына 2008 елның маенда тапшырган.

Иванов Иван Захарович - Социалистик Хезмәт Герое. Бу исем аңа тыныч тормышта ирешкән уңышлары өчен бирелгән. Биш герой. Кайсы гына төбәк бер авылдан чыккан биш ге...


Николай Демьянович Григорьев

Л.БЕЛОУСОВА.

8 май көнне керәшен җәмәгатьчелеге Халык мәгарифе отличнигы, педагогика фәннәре кандитаты, Алабуга дәүләт педагогия университеты доценты Николай Григорьевны соңгы юлга озатты.

Николай Демьянович Григорьев 1929 елның декабрендә Зәй районы Урта Баграж авылында туган. Алабуга педагогия институтын кызыл дипломга бетереп, Зәй районының Сарсаз-Баграж, Сармашбаш мәктәпләрендә, Актанышта балалар укыта. 1962 елдан алып аның тормышы Алабуга педагогия институты белән турыдан-туры бәйле. Ярты гасырга якын вакыт эчендә аның тарафыннан меңләгән белгечләр, галимнәр, педагоглар тәрбияләнгән. Шуңа күрә, Николай Демьянович белән хушлашу митингы да, үзенең васыяте буенча, педагогия...


Кибәч - Казан - Калифорния

А.КУРОПАТКИНА, Казан.

Казан дәүләт университетының филология факультетында IV курста укучы Алина Куропаткина - Питрәч районы Кибәч авылы кызы. Укуында алдынгы, хисле шигырьләр, фәлсәфи хикәяләр яза. Үткән җәй Мамадыш районы Җөри авылы Питрауында 'Питрау чибәре' конкурсында катнашып та, үзен күрсәтә белде.

Үткән ел университетта уздырылган татарча текстларны инглиз теленә тәрҗемә итү буенча бәйгедә катнашып, Алина грант отты һәм Халыкара яшьләр белән алмашу программасы кысаларында Американың Калифорния штатында стажировка үтте. Аның океан артында күргәннәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Америкада булып кайттым әле. Мин булган штатның...


Балчыклы - капкаларың ачыкмы?

В.МАКСИМОВА.

Ачык. Ныклы, яңа капкалар биредә. Ябылырга җыенмыйлар да. Бу яктан Түбән Кама районы Балчыклы авылы бәхетле. Түбән Кама шәһәренең якын булуы авыл урынына алабута үстермәячәк! Юллар шәп, шәһәр белән авыл арасында көнгә 5-6 рейс маршрут автобусы йөри. Эш яшендәгеләр Түбән Камада эшли. Чөнки авылда эш бөтенләй юк.

Бүгенге көндә авылда яшәүче 108 кешенең берсе - яңа туган, 4-5 бала - мәктәп яшендә. Шуңа күрә авылда халык яшьләр исәбенә түгел, ә кайчандыр Балчыклыда туып-үскән, 30-40 ел читтә бәхет эзләп, кабат туган җирләренә әйләнеп кайткан пенсионерлар х...


Мин җырларга яратучы

Сөйләште М.МАРТЫНОВА.

22 апрель көнне Чаллыда Ләйсән Сафинаның сольный концерты була, дигәч бик үк ышанып җитмәгән идек. Ничек? Әле гомер буе җырлап йөргән артистлар да андый концертны бик авырлык белән оештыралар. Ә Ләйсән ничек мондый олы эшкә алына? Хәер, һәрчакта ярдәм күрсәтеп, авырлыктан курыкмаска өйрәтеп торучы остазы - Виталий Агапов барында, нәрсәдән куркып торырга? Нигә тәвәккәлләмәскә?

Соңгы вакытта редакциябез ишеге ябылып тормый: әле бер җирдән, әле икенче җирдән кунаклар килеп кенә тора. Кунаклар дигәч тә, туры мәгънәсендә кунаклар түгел, эш-йомыш белән керәләр, фикерләре бел&...


Казлы авыл - кызлы авыл?..

Г. ЕГОРОВА.

Казлар безнең халыкның үз кошы, үз мактанычы ул. Күпләп каз асрау үзе үк хатын-кызның уңганлыгын күрсәтә. Туйлар вакытында күпертеп каз мамыгыннан ясалган түшәк-мендәрләр дә тикмәгә генә киленнең иң зур бирнәсе, ә каз түшкәләре кода-кодагыйларның төп күчтәнәче булып саналмыйдыр. Соңгы елларда мал асрау гадәте бетә барса да, кош-кортны барыбер яратып үрчетә, теләп тәрбияли авыл кешесе.

Безнең якларда күптән инде каз, үрдәк бәбкәләрен, тавык чебешләрен каяндыр китереп биргәнне, кем әйтмешли, 'әзерне' сатып алып үстерәләр. Кайберәүләр кыйммәтрәк булс...


Кан тарканны җан тарта

Г. ЕГОРОВА.

Сугыш башлануга яу кырына китеп барган өч улы артыннан, Кәтри түти алты баласы арасында иң кечесе булган Василийны да 1943 елда сугышка озата. Сораган теләкләре Ходай тарафына барып ирешкәнме, әллә инде уллары үзләре 'күлмәкчән көе туган'мы -һәммәсенең исән әйләнеп кайтуларын күрергә насыйп була анага. Беренчеләре, кызганычка каршы, тыныч көндә озаклап яши алмый, сугышта алган яралардан бер-бер артлы үлеп китәләр. Ә менә төпчеге әле дә булса исән-сау, туган җире - Мамадыш районы Ташлыяр авылында гомер кичерә.

17 яше дә тулмыйча сугышка киткән Василий Егоров немец фашистларыннан азат ителгән территорияләрдә урман-тауларга качып, тыныч халыкка, бигрә...


Үзебезнең Марина

Башкортстан Республикасының Октябрьск шәһәре кызы Марина Карпова - Мәскәү шәһәренең Пятницкий исемендәге дәүләт рус халык хоры артисткасы. Шундый зур дәрәҗәле сәнгать коллективында эшләүче кызыбыз Санкт-Петербург дәүләт культура-сәнгать университеты студенткасы да. Бирегә укырга кергәндә, зур конкурсны җиңеп чыгарга, керәшен җырлары ярдәм иткән аңа. Шул ук вакытта Марина Ипполлитов-Иванов исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтының 'Халыкчан җырлау' факультетында өстәмә белем дә ала.

...

Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: