Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Д?НЬЯ ИКЕ ЯКЛЫ УЛ

Б?ген ул бик матур, мул тормышта яши. Авыл уртасында я?а т?зелг?н йортлары тир?-якта нур ч?чеп тора, бакча тулы умарта оялары. Улы Демьян бел?н килене Люба ?ни дип, оныклары ?би дип ?зелеп торалар. Башка балалары, оныклары да бу йортта к?телг?н кунак. Л?кин аны? й?р?ген к?зг? к?ренм?с бер ук гел кадап, ч?нчеп тора. Вакыт т?з?т?, дил?р. Инде бит улы Иванны? ?фган ?ирл?ренд? ?леп, гробын алып кайтып к?мг?нг? д? к?п вакыт ?тте. Юк ик?н шул. Ана й?р?генд?ге андый яраны т?з?теп булмый ик?н.

Мамадыш районы Владимир авылында яш??че Федора т?ти Данилованы? да й?р?генд? т?з?лм?с ярасы - улы берк?нне ишект?н кайтып керер д?, ис?нме, ?ни, дип кочаклап алыр кебек.

- Мин фермада эшли идем, - дип с?йли Федора т?ти, - олы улым Афанасий ?йд? чак була. Авыл Советыннан кеше килеп, Иванны? ?леме турында ?йт?л?р. Афанасий минем янга килде д?, койма аша гына кул из?п, мине чакыра. Мин, ни кир?к инде, эш вакытында й?рм?с?гез, дип, ачулана-ачулана, янына килдем. ?ле к??елем берни д? сизми. ?ни, си?а ?йг? кайтырга кир?к, ди бу. Эш бетк?ч кайтырмын, й?рм? мине борчып, дим. ?ни, х?зер кайт, бик кир?к, дип, ирексезл?п алып китте. Улым турындагы х?б?рне ишетк?ч, башымда туган беренче уй - ялгышалар, минем улым т?гел, кайтыр вакыты ?итк?нд? ?лмил?р, диг?н уй булды. Бу уй бел?н, ?ле алып кайтып к?мг?ч т?, нич? ел яш?дек. Аннан кайтканнарны? гробын ачмыйлар бит. Г??д?л?рен кулларым бел?н сыйпап к?м? алмадым. Гробны Усалига алып кайттылар. Авылда кабер казып, Усалидан туры зиратка алып кайтып к?м?рг? диг?н приказ булган. Мин, баламны бер кич ?емд? кундырмыйча к?ммисез дип, бик каты торгач кына, ?йг? алып кайттык. К?м?ен зурлап к?мдел?р. Мен? 30 елга якын ист?леген кадерл?п, х?рм?тл?п иск? алалар, мине д? олылыйлар, р?хм?т. Тик болар берсе д? улымны кире кайтармый шул.

Иван бик акыллы, тырыш булып ?сте. ?тисе ?лг?нд?, 4 яшьлек иде, д?д?се, туталарыннан к?реп, эшк? д? ?йр?нде. Р?семне бик матур ясый иде. ?л?рен? бер ай кала хаты килде, авылдагы ?ебезне? р?семен ясап ?иб?рг?н. Б?тен н?рс?не шул чаклы т?г?л итеп ясаган, х?зер д? алып карап шаккатабыз. ? со?гы хатын ?зен к?мг?ч алдык. ?лл? ?л?сен сизенг?н булган инде, хатыны? ахырында ?йд?гел?рг?, ?нине борчырлык эшл?р эшл?м?гез, дип язып куйган.

Берсенн?н-берсе матур хатлар язып, юатып торды. ? инде китк?нен? бер ел булгач, отпускага кайтты.

Ишект?н килеп керг?нд?, ?йд? идем, танымадым. Бик нык ?зг?рг?н, ябыккан иде. Кырык к?н ?йд? торды да, я?адан частена китте. Кит?р алдыннан туган тиешле д?д?сен? с?йл?г?н: частьларында д?рт??л?шеп тиф бел?н авырганнар. Терелеп бетеп ныгысыннар дип, озак отпускага ?иб?рг?нн?р. Тел?с?л?р, хезм?тл?рен илд? ?т?п бетерерг? р?хс?т итк?нн?р. Тик Иван, б?тен ипт?шл?рем анда булып, мин монда тынычта ничек ятыйм инде, дип ?зе китк?н.

Бу хатир?л?рне я?артуны? Федора т?ти ?чен ничаклы авыр ик?нлеге аны? й?зен? ген? т?гел, б?тен торышына чыкты. ?йе, кайчандыр, ил алдындагы бурычын намус бел?н ?т?де, диг?н с?зл?р д?, м?гън?сез сугыш ник кир?к булды кебек сораулар да - берсе д? ?фган ?иренд? м??гелекк? к?зл?рен йомган солдатларны ?нил?рен? кире кайтара алмады. Д?рес, чит илд? башын салганнарны х?к?м?т т?, халкыбыз да онытмады. Алар турында ист?лекл?р б?ген д? кадерл?п саклана. Владимир авылы халкы ?чен д? ?з к?з алларында ?ск?н Иванны югалту ?и?ел булмагандыр. Б?ген д? аны бик ?ылы итеп иск? алалар. ??р елны м?кт?пт? район к?л?менд? узучы ча?гы ярышы да аны? ист?леген? багышлана. Гади ген? кер?шен авылыны? ?з алдына куйган бурычын намус бел?н ?ти алырлык, тел?с?, кире частена китмич?, илд? ген? д? калырга м?мкинлеге булып та, ут уйнаган ?ирг? кит?рлек к?че булган чын егет ?стер?е ?зе бер горурлык та ?ле ул.

Федора т?ти ?зе д? авырлыкларны к?п к?рг?н. ?тисен кулак дип, Норильскига с?р?л?р.

- ?ти уртакка тире ил?де. Ярым х?ерчелект?, авыр тормышта яш?вен? гарьл?непме, еш кына ?тине? елаганын к?р? идем. Шулай ачлы-туклы гомер иттек, - ди Федора т?ти. 1954 елны к?р?се авырлыкларны к?реп, ничек кир?к алай, я?адан авылга кайтып егылып, кечкен? ген? ?й юн?теп, гомер ит?л?р алар.

?лгереп ?итк?ч, авылдашы Михаилга кия?г? чыга ул. Икесе д? колхозда эшл?п, биш бала табып, тормышлары т?г?р?кл?неп кен? килг?нд?, урманга утынга барган Миша д?д?й имг?неп кайта: агач тарттыручы тракторны? тросы ?зелеп, аны? битен ??р?х?тли. Авыру ирен Федора т?ти унбер ел карый, яхшысын да, начарын да к?п ишет? ул. Л?кин сынмый, т?з?, тырышып эшл?п, олы балаларын тормыш юлына чыгара, кечел?рен т?рбиял?п ?стер?.

Ходайга ш?кер, б?ген Федора т?тине? тормышы матур. Балалары ?зе кебек эшл?п гомер ит?. Ун оныгы, бер оныкчыгы ?бил?рене? ?ылы кочагын да, т?мле ашларын да бик яраталар. Шулайдыр, борынгылар юкка гына, д?нья ике яклы: ил?к ягы бар, к?н ягы бар, дим?г?нн?р. Федора т?ти аларны? барысын да к?рг?н, кир?к чакта т?з? белг?н, авыр чакта тешл?рен сындырырлык итеп булса да чыдаган, шатлык килг?нд?, чамасын белеп кен? с?енг?н. Шу?а к?р?дер, Ходай аны якты к?нн?р, матур картлык бел?н куандырган да.

Р.МИХАЙЛОВА

30.09.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: