Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

Язларда борын төрткән тал бөреләре кешеләргә уяну, яшәү дәрте, күңел көрлеге алып килгән кебек, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле дә чыгышлары белән әкрен генә тамашачылар күңеленә керә бара. Әле күптән түгел генә Чаллыда узган Нардуган бәйрәмендә тамашачыларны сокландырырлык чыгыш ясап киттеләр. 17 апрель - Бәрмәнчек бәйрәме көнне Чаллыга алар зур концерт программасы белән кабат барачаклар.

Аларның соңгы вакытлардагы эшләре, яңалыклары турында ишетеп торабыз, шулай да, җай чыккач, үзләре белән дә күрешеп сөйләшергә булдык. 11 февраль көнне җитәкчелек кече киңәшмәгә җыелган иде. Туры килүен күр, өч ел элек, тач шушы көнне ансамбльне төзү турындагы Карарга кул куелган булган. Фольклорчы галим Геннадий Макаров, узган көннәрне искә алып:

- Ансамбль төзү уе күптән бар иде. Һәм, ниһаять, 2002 елда Президент Минтимер Шәймиев белән керәшен оешмасы лидерларының очрашуы булды. Ул да бәрмәнчек атнасына туры килде. Юкка гына ансамбльнең исеме "Бәрмәнчек" түгел. Ул халыкка керәшеннәрнең культурасын кайтару, яңарту, тарату өстендә эшләргә тиешле ансамбль, - диде.

"Бәрмәнчек"ләр соңгы көннәрдә бик куанычлы мәшәкатьләр белән йөриләр икән. Бер атна элек кенә эшләү өчен уңайлыклары яхшырак булган бинага күченгәннәр. Биючеләргә дә, оркестрга да, вокал группасы, җитәкчеләр, костюмнар өчен дә аерым бүлмәләре булган бинадан бер этажны тулысы белән аларга биргәннәр. Үзләре сораганча, тиешле ремонтлар ясалган. Хәзер бөтен көчне яңа программалар төзеп, тырышып эшләргә генә бирәсе калды, диләр алар. Гастрольләргә чыгарга районнар белән килешүләр төзелеп ята, бүгенге көндә Чистай, Аксубай якларына җыеналар. Мамадыш районы авылларында узган чыгышларыннан дәртләнеп, яңа идеяләр белән кайтканнар. Җыелышып сөйләшүләренең сәбәбе дә шул иде.

Бүгенге көндә ансамбльнең проблемаларының берсе булып, автобусларының кечкенә булуы тора. Гастрольләргә җыенганда, транспорт табу мәсьәләсе килеп туа икән. Биючеләр төркемендә егетләрнең аз булуы да борчый, костюмнарны да яңартасы, сәхнәне бизәү дә заманча булсын иде, диләр алар. Фольклор ансамбле булгач, яхшы сакланган борынгы күлмәкләр, аяк киемнәре дә кирәк. Туганнар, сандык сырларында сакланган җыруларыгызны, сандык төпләренә салынган суккан күлмәк-алъяпкычларны, бистәр-тастымалларны, түгәрәк яулыкларны "Бәрмәнчек"ләр белән бүлешсәгез, нинди игелекле, саваплы эш кылыр идегез! Аларның сандыктан чыгып, кабат халыкка хезмәт итүе күпкә файдалырак бит! Бәлки әле арабызда чәрек башмак ясаучылар, үзебезчә чабата үрә белүчеләр дә бардыр! Керәшенлегебезне башкаларга "Бәрмәнчек"ләр аша күрсәтик! Моның өчен алардан концертлар гына көтеп утырмыйча, һәрберебез бәләкәй генә булса да өлешебезне дә кертсәк, күп нәрсәләрне саклап калырбыз. Ә "Бәрмәнчек"ләр энәне дә, дөяне дә, идеяне дә, күңел байлыгыбызны кабат халыкка кайтару исәбе белән, бик теләп кабул итәләр.

Ә бүген репетицияләр, репетицияләр һәм репетицияләр!

01.03.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: