Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ҖЕГЕТ БУЛЫП ЯШИ БЕЛ

Нигә яшьләр армиягә барырга теләми? Нәрсә куркыта аларны? Бу сораулар бүген дә актуаль булып кала бирә. Әгәр армиядәге тәртипсезлек - алар сүзе белән әйтсәк, 'беспредел' бетерелсә, 'Ватанны саклау' төшенчәсенә ниндидер конкретлык кертелсә, (Кайсы Ватанны кемнәрдән саклау?) егетләрдә патриотлык хисе яңадан барлыкка килер иде кебек. Тик әлеге 'әгәр'ләрнең генә очы-кырые күренми. Ничек кенә булмасын, Ватанны сакларга кирәк. Бер генә минутка бөтен чикләребез ачык, дип күз алдына китерик... Нәрсә генә булып бетмәс иде... Булса булсын, тик миңа кагылмасыннар, дип яшәсәк, илсез дә, байлыксыз да, идеалларсыз да калачакбыз. Ярый әле, ир-атның дөньяга яклаучы, саклаучы буларак килүен онытмаучылар бар. Андыйлар алдында армиягә барыргамы-юкмы дигән сорау бөтенләй тормый. Бәхеткә каршы, миңа менә шундыйлар күбрәк очрый. Берсе белән таныштырыйм әле. Ул - Зәй егете Антон Миронов, запастагы сержант. Аның тамырлары Зәй районы Зичәбаш авылына барып тоташа.

Үскәндә, башка балалардан әллә ни аерылмый ул. Кеше белән уртак тел таба белүе, ярдәмчеллеге өчен аны яраталар. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: юлдан яза башлаган иптәшләре дә, аның сүзен тыңлап, дөрес юлга басалар. Яшүсмерләрдә була торган артык энергияне куллану урыны да табыла: иптәшләре белән бергә Зәй шәһәрендә хәрби-патриотик клубка йөри башлый. Катлаулы күнегүләр организмны физик яктан чыныктырса, сугыш ветераннары, интернациональ бурычларын үтәп кайтучылар белән очрашулар 'ә мин моны булдыра алыр идемме', дигән кызыксынуын көчәйтә. Шунда булучыларның сөйләүләреннән чыгып, безнең армиядә бары да ал да гөл түгел икәненә бик яхшы төшенә, тик болары - деталь генә, ничек икән ул Ватанны саклау, куркыныч белән күзгә-күз очрашу - шул ягы ныграк тарта аны. Соңгы вакытта яшьләр арасында таралган вузга керү 'бумы'на да исе китми - военкоматтан повестка килүне көтә. Люба белән Александр Мироновлар - Антонның әти-әниләре - төпчекләрен күрәләтә ут эченә кертмәс өчен, әллә ниләр эшләргә әзер, тик уллары бу турыда ишетергә дә теләми. Унсигезе тулуга, солдат котомкасы кия. Казанда махсус хәзерлек үткәннән соң, үзен Чечняга җибәрәләр. Дөресен әйтим, очрашуга барганда, бөтенесе турында да сөйләтәм, чыннан да, нәрсә икән ул 'кайнар нокта' дип, зур серләр ишетергә теләп барган идем, тик Антонның җавабы кыска булды: 'Сугыш сугыш инде ул, аның ниен сөйлисең'... Үзең теләп барганыңа үкенмәдеңме соң, шуны булса да әйт инде, дигәч, түбәндәгеләрне сөйләде ул:

- Һәр егет аның аша үтәргә тиеш, тик армиягә үзеңне әзерләп барырга кирәк. Солдатка алынган егетләрнең кайберләре турникта күтәрелеп, җәяү йөреп, ГТО нормасын тапшырып карамаган, шулай булгач, 'кыерсыталар', дип жәлләтеп, якыннарына хатлар язарга тотыналар, ничек тә килеп алуларын сорыйлар. Андыйлар белән разведкага бару да куркыныч, теләсә кайда ташлап китәргә мөмкиннәр. Безнең 'спецназчылар' арасында андыйлар юк иде: үлсәң үләсең - иптәшеңне ташламыйсың. Бер ел 'срочный'да, ике ел контракт буенча хезмәт иттем. Өч ел гомерем әрәмгә китте, дип санамыйм. Армиягә барудан качып йөрүчеләрне очратам да, чын күңелдән жәллим, нишләтәсең инде: бирелмәгән һәм тәрбияләнмәгән аларда җегетлек, барсалар да, җылап ятачаклар... Армиядән кайтуга, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдым. Бүгенге көндә югары белемең булмаса, җаның теләгән эшкә кереп булмый. Без мәктәпне бетергәндә, БДИ юк иде әле, аннан, өч ел эчендә шактый нәрсә онытылган... Җиңел, димим, тик җиңәргә була. Туполев исемендәге Казан технология университетының экономика факультетында укыйм. 'Кайнар спецназ' тормышыннан соң, күңелдә ниндидер бушлык, ризасызлык булып алган иде, ТНВ өчен махсус проект эшләргә алындык, аның нигезендә хәрби-патриотик тема ятачак, әлегә моделен эшләү белән мәш киләбез. Өч ел буена мылтык тотып, ут сызыгында йөрү мин моңарчы бик үк әһәмият бирмәгән нәрсәләрне күрергә, бәяләргә өйрәтте. Әти белән әниемнең, туганнарымның, якыннарымның никадәр якын, газиз булуларын аңладым. Сессия вакыты булса да, Яңа елны Зәйгә кайтып, яраткан кызым, әти-әнием белән бергә каршыладым. Мондый рәхәтлекне күптәннән кичергәнем булмаган икән. Элегрәк телефоннан хәлләрен белү түгел, үземнең кайда икәнемне әйтү өчен шалтыратырга да оныта идем. Шул вакытлар өчен хәзер оят. Армия моңа да өйрәтте. Кемнедер кыерсытканны, өлкәннәрне рәнҗеткәнне күрсәм, үтеп китә алмыйм. Группадашларым кайчак тиргәп тә алалар: 'Син белгән тормыш түгел инде бу, берүзең дөньяны үзгәртә алмассың', - диләр... Алар хаклы да бугай: чыннан да, өч ел эчендә дөнья бик нык үзгәргән. Ваемсызлыкны, битарафлыкны җенем сөйми - бу да армия тәрбияләгән сыйфат. Сөйләшүем мактану кебек килеп чыкты, моны теләмәгән идем. Әйтәсе килгәнем шул - үзен җегет дип санаган кеше армиягә барудан курыкмасын, тик аңарчы тиешле дәрәҗәдә физик яктан да, психологик яктан да моңа әзерләнсен. Нинди булса да, ул безнең Ватан, ничек кенә булса да, без аны сакларга тиеш - теләсә ничек итеп түгел, ышанычлы итеп, яратып!

Антон сөйләгәннәрдән әллә нинди яңалык та алмадым кебек. Җегетләр хезмәт итеп кайтырга тиеш инде ул. Әнә, без яшь чакта армиягә китә алмыйча калган егетләрне ничек жәлли идек. Башкаларны озатканда, үзенең бара алмавыннан гарьләнеп, күз яшьләре белән елаган дустым бүгенгедәй күз алдымда, юатырга сүз тапмыйча торган идем... Бүген хәл бүтәнчә, баласына җил-яңгыр тидермәс өчен, әти-әниләр әллә нинди адымнарга баралар. Әле күптән түгел генә шундый хәл булды. Танышларым, улларын, армиягә җибәрмәс өчен, зур суммалар түләп, педагогия институтына керттеләр. Кичә генә үзенә 'укытучы буласың', дисәләр, кычкырып көлә торган малай (укытучылык профессиясен кимсетеп язуым түгел, аның ул дөньядан шундый ерак булуын ассызыклыйм) студент булды. Беренче сессиягә кадәр институтта әзрәк күренгәләгән дә, бөтенләй йөрми башлаган. Әти-әнисе, 'улыбыз укый', дип тынычланып яшәгәндә, ул компания белән кеше талап, кыйнап йөргән... Алты елга утырттылар үзен. Мондый хәсрәтне күтәрергә Ходай сабырлыклар бирсен. Ә бит улларының шулхәтле армиягә барасы килгән иде... Язмышларны кайвакыт үзебез язабыз.

01.03.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: