Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


'ТУЫМ ҖОНДОЗЫ' КАБАТ ҖАКТЫРТТЫ

16 январь көнне Казанда 'Ак Барс' яшьләр үзәгенең концертлар залында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның 'Туым җондозы' фестиваль-конкурсы булып узды. Моннан өч ел элек, әле беренче фестиваль үткәндә, чиксез дулкынланып, керәшен җыры өчен горурланып, бу матур башлангычның күңелле дәвамы була күрсен иде, дип, чын күңелдән теләкләр теләгән идек. Теләкләребез кабул булгандыр. Өч саны инде ул даимилеккә, традициягә әйләнеп баруга ишарә дигән сүз. Саны белән генә түгел, яңара, үсә, камилләшә баруы белән дә аерылып тора быелгы 'Туым җондозы'. Беренчесендә 'Бәрмәнчек' дәүләт керәшен фольклор ансамбле, Казаннан яшь башкаручылар катнашса, узган ел Казан тирәсе районнарындагы җырчылар кушылып китте, ә быелгы фестивальгә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, күрше Башкортстан республикасыннан да карендәшләребез килде. Бу исә, үз чиратында, керәшен җырларының күплегенә сокланып, аларның искиткеч яңгырашын тагын бер тапкыр тыңлап кинәнергә җай тудырды.

Иртәнге якта әллә ничә сәгатькә сузылган фестиваль-конкурс булса, кичен 3-4 сәгатьлек гала-концерт күрсәтелде. Тамашачы арасында татар, рус, чуаш һәм башка милләт халыкларының да күп булуын һәм концертның азагына кадәр кул чабуларның тынып тормавын исәпкә алсаң, керәшен халык җырларының, фольклорының зур тарту көченә ия икәненә тагын бер тапкыр ышанасың. Беренче коймак төерле була, дигәндәй, беренче фестивальдә кытыршылыклар булып, аларга күз йомсак, бусында инде жюри членнары катнашучыларга югары таләпләр куйды, шунлыктан шактый солистлар, фольклор төркемнәре гала-концертта катнашудан мәхрүм булдылар.

'Туым җондозы' турында әле сәнгать белгечләренең сүзләрен, бәяләрен ишетербез, мин бу язмамда, журналист күзлегеннән чыгып, кайбер күзәтүләрем белән уртаклашырга телим. 9-14 яшьлек балалар арасында Зәйдән 'Мирас', Мамадыш районыннан 'Көмеш тәңкә' (Албай), 'Талир тәңкә' (Владимир), Менделеевск районыннан 'Бигәшкәй' (Гришкин) төркемнәре катнашты. 'Мирас' ансамбле керәшен җыруының эстрада вариантын үзенчәлекле итеп бирә алуы белән аерылса, 'бигәшкәй'леләргә этник вокалда тиңнәр булмады. Узган гасырның 50 нче елларыннан оешып, бүгенгәчә эшләп килгән 'Бигәш' зурлар ансамбле җырчылары яшь буынга үз төбәге җырларының башкару үзенчәлеген җиткерә, тапшыра алганнар. Җитәкчеләре - Валентина Мамакованың, бу балаларны үзешчән сәнгать коллективы итеп кенә калдырмыйча, профессиональ югарылыкка менгерү буенча нәтиҗәле эшләгәнлеге күренеп тора. Мамадыш районыннан килгән төркемнәр сюжетлы, театральләштерелгән сәхнә күренешләре әзерләгәннәр, шунлыктан җырларның этник яңгырашы, үзенчәлеге, ничектер, югалыбрак калды. Һәрхәлдә, миңа шулай күренде. Быелгы фестивальгә дә мамадышлылар үзенчәлекле 'самородоклар' табып алып килгәннәр. Владимир авылыннан Ольга Бачкова белән Дүсмәт авылыннан Алина Васильева - нәкъ әнә шундый байлыклардан. 'Бәрмәнчек' ансамблендәге иң көчле артистларның берсе - Диана Мишкинаның Мамадыштан икәнен искәртсәк, бу төбәкнең 'талантлар кузницасы' икәненә шигең калмый. Зәйдән Алена Муханованың да керәшен моңын бирү осталыгына сокланасың.

15-18 яшьлекләр арасында Казаннан 'Заречье', 'Яшьләр', Алабугадан 'Айбагыр' төркемнәре лауреат булды. Аерым солистлардан Бакалы кызы Александра Каштанованың җыры сокландырды. 19-30 яшьлекләр төркеменнән Бакалы кызлары Елена Васильева белән Ольга Рыцева башкаруында яңгыраган 'Сөнәкәй буе' залда утыручыларның тәннәренә каз тәпие чыгарып, күңелләрне әллә кайларга алып китте. Казан шәһәреннән 'Заречье', Чистай районы Бахта авылының 'Карендәш', Түбән Кама шәһәренең 'Сүрәкә' ансамбльләре дә төбәкләрендәге көйләрне үзенчәлекле итеп башкардылар.

Гран-прига лаек булган Эльвира Камалова исә Түбән Кама районы Келәтле авылында яшәүче Мария түти Савельевадан язып алган 'Ай-гай ла' көен җырлап, чын осталар башкаруында керәшен җыры менә шушылай яңгырый ул, дигән үрнәкне күрсәтте. Эльвира җырлаган көйнең исеме дә җырчының осталыгына бәя биргән кебек яңгырады: 'ай-гай ла!' Күз генә тимәсен үзенә!

Фестивальдә төрле әзерлектәге яшьләр катнашты, бер тапкыр да профессиональ музыкант-белгеч белән шөгыльләнмәгән балалар берничә ел музыка училищесында яки консерваториядә укыган студентлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Моның белән килешмәүчеләр дә булды, билгеле. Ләкин бит хикмәт беренче урын, икенче урын, диюдә генә түгел. Фестивальнең әһәмияте: моңарчы билгеле булмаган талантлы балаларны күреп, аларны шушы сәхнәдән тамашачыга ишеттерүдә. Талантлы бала әллә нинди эшкәртүләрсез дә үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтә ала. Ә менә үзеннән остаракларны, профессиональ яктан югары әзерлеклеләрне күреп, аның да шушы үргә менәсе киләчәк, алга таба үсәргә этәргеч алачак. Миңа калса, үпкәләп китүче булмагандыр, нәкъ менә шулай, үз алларына үсәргә максат куеп таралганнардыр беренче урыннарны алмаучылар. Киләсе елларда да 'Туым җондозы' фестивале узар, әлегә кадәр билгесез булган яңа йолдызлар ачуга, булганнарын тагын да биеккәрәк менгереп, олы сәнгать күгеннән балкытуга хезмәт итәр, дип ышанасы килә.

Фестиваль турында жюри членнарының фикерләрен дә белешеп китик.

Геннадий Макаров - этномузыка белгече, Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү фәнни үзәге җитәкчесе.

- Һәр җирлекнең, һәр авылның көй-моң өлкәсендә үз 'изюминкасы' бар. Фестивальне үткәрүнең максаты да - шул 'изюминканы' барлау, саклау, башкаларга җиткерү. Бүген без керәшен җырларын гына түгел, аларның үз диалектларында яңгырашын да ишеттек. Бу - фестивальнең зур казанышы булды, дип саныйм. Һәр төбәкнең үз төсе күренде, бакалыларны ишетеп, күңел бигрәк тә сөенде. Халык җыры сәхнәдән, төп җырлаучысы аны ничек башкарса, шулай яңгырарга, шулай җиткерелергә, яңа җырлаучының да килеш-килбәте, киенүе, җырлау характеры шуңа туры килергә тиеш. Мамадыш ягыннан талантлы балалар күп чыга. Әдәби нормага салынган керәшен теле дә Мамадыш ягы сөйләменә нигезләнгән, чөнки беренче әлифбаны төзүче Бәчели әтей Тимофеев та Мамадыш районы Чиябашы авылыннан. Бүген чыгыш ясаучыларның барысы да ошады. Кайберләре чыккач та, каушап, югалыбрак кала, бу - табигый, кайберәүләре үзләрен чып-чын профессионаллар кебек тота. Беренчеләре өчен дә, икенчеләре өчен дә күңел сөенә. Бар да ал да гөл булды, димим. Керәшен көйләреннән 'Тәфтиләү' ясап азапланучылар да, әллә нинди бормалар өстәүчеләр дә бар. Алда әйткәнемчә, һәр җырчы үз ягының төсен, музыкаль бизәген җиткерсен иде. Фестивальнең географик киңлеге зурайды, бу бик сөенечле хәл, тик шулай да, Тукай, Кайбыч якларыннан, Башкортстанның Илеш районыннан, Нагайбаклардан катнашучылар булмады.

Валентина Максимова - керәшен киемнәре буенча белгеч:

- Җырларны бәяләргә алынмыйм, аның өчен белгечләр бар. Бүгенге башкаручыларның өс киемнәренә карата фикеремне әйтеп китәм. Бәләкәй кызлардан бәләкәй әбиләр ясаганнары өчен эч бик янса да, быел костюмнар мәсьәләсенә күз йомдык. Сәхнәгә үзеңнең җырыңны, төсеңне күрсәтергә чыккансың икән, киемең дә шул төбәкнеке булырга тиеш. Чабата заманында да керәшеннәрдә ботинка булган, аны - бәйрәмгә, чабатаны эшкә кигәннәр. Аягыңа чабата киеп, сәхнәгә чыккансың икән, өстеңдә эш күлмәге, алъяпкычы булырга тиеш. Бөтенесе бер бөтен булганда гына, җыр сине әсир итә, йөрәгеңә үтеп керә.

Эльмира Кашапова - 'Бәрмәнчек' дәүләт керәшен фольклор ансамбленең художество җитәкчесе:

- Гомумән алганда, уңай эмоцияләр калды. Нәрсә җитеп бетмәде - шуларга тукталам. Этник яңгыраш, халыкчанлык, әбиләр ничек башкара, шулай бирә алу осталыгы җитеп бетмәде. Инде күптәннән тапталган көйләрнең - 'Суда балык', 'Нарасый бала', 'Париж' һәм башка - эстрада варианты күп кабатланды. Фестивальнең максаты - яңа талантлар белән бергә моңарчы ишетелмәгән яңа көйләрне дөньяга чыгару да бит. Конкурсның положениесендә шул каралсын иде: эстрада җыры белән этник жыр бер казанга салынып болганырга тиеш түгел. Киләчәктә керәшен биюләрен конкурска кертү турында да уйларга вакыт. Быел фестивальнең чикләре киңәйде, шулай да Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск һәм башка өлкәләрдән дә яшь башкаручыларны күрәсе иде.

Луиза Янсуар - шагыйрә:

- Без гадәти аралашуда, урамда бер-беребезне белмәс, танымас та идек, ә бүген менә бу балаларга кырыйдан карагач, үз-үзеңне таныгандай буласың. 'Бу бит мин', дип куясың, күңелгә шундый рәхәт булып китә. Соңгы вакытта керәшеннәргә карата теләктәшлек, кызыксыну артты, аларга яратып карый башладылар. Бүген чыгыш ясаучы авыл балалары белән шәһәрдә профессиональ хәзерлек үтүче балалар арасында җир белән күк аермасы бар. Ул шулай булырга тиеш тә. Монда килгәннәре, башкаларны күреп, урыннардагы дистәләгән талантлы балаларны уятырга очкын алып кайтып китә. Шул яктан да, фестивальнең әһәмияте зур, минемчә. Киләчәктә конкурсның структурасын камилләштерергә, аны этаплап үткәрергә кирәк, дип саныйм. Миңа әбием бик күп җырлар өйрәтте, бүген мин ул җырларның төрле төбәкләрдә төрлечә яңгырашын, үзенчәлекләрен ишетеп, халкыбызның рухи байлыгына гаҗәпләнеп, исем китеп утырдым.

Лидия Әхмәтова - җырчы:

- Фестивальне төрле төбәкләрдән килгән җырчылар этник буяуларга баетты. Бу - бик күңелле хәл. Менделеев, Зәй, Бакалы төбәкләреннән килүчеләрнең әзерлеге югары дәрәҗәдә булды. Монда ансамбль җитәкчеләренең тырышлыгын ассызыклап, башкаларга да алардан үрнәк алып эшләргә киңәш итәсе килә. Эшнең башлангычы бар, дәвамы да булыр, Алла боерса. Керәшен җыруларын башкаручыларның йолдыз булып кабынасылары алда әле. Табарга, үстерергә, олы юлга чыгарга ярдәм итәргә генә кирәк. 'Туым җондозы' шушы олы максатны тормышка ашыруда сәнгать күпере ролен үти.

Язмамның азагында тагын бер нәрсәгә тукталасым килә: шушындый масштаблы фестиваль-конкурсны үткәрү Республика керәшен иҗтимагый оешмасы өстендә генә булмыйча, дәүләт тарафыннан да финанс ярдәме күрсәтелсен иде. Безнең талантларыбыз моңа лаек, минемчә.

М.МАРТЫНОВА.

27.01.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: