Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


МӘКТӘП - ҮЗЕ БЕР ДӨНЬЯ

Керәшеннәрдә элек-электән укытучылар күп булган. Укытучы династияләре буыннан-буынга сузылып дәвам иткән. Тик менә соңгы 20-30 елда педагогик буыннарның тотрыксыз булуын, әледән-әле өзелүен күзәтәбез. Саный китсәң, моның сәбәпләре күп, анысы, бүген максатыбыз ул түгел. Быелгы 'Укытучылар елы' көннәре инде санаулы гына калып барганда, өй эчләре белән укытучы булып эшләүче Кудряшовлар белән очрашып, бу һөнәр ияләре турында тагын бер тапкыр сөйләшеп алу урынлы булыр, дидек. Өлкән Кудряшов - Петр Александрович - Яр Чаллы шәһәренең Двигательләр заводы җирлегендә урнашкан Техник колледжны җитәкли, җәмәгате - Нина Григорьевна - шул ук колледжда татар теле фәнен укыта, бер үк вакытта керәшен атнакөн мәктәбе директоры да, уллары - Александр - мәгариф идарәсендә эшләве өстенә, мәктәптә тарих дәресләре алып бара, кызлары - Алена инде биш ел буе өстәмә белем бирү мәктәбе укытучысы.

- Семья эче белән укытучы һөнәренә мәхәббәт каян килә? Заманалар үзгәргән саен, укытучы булу модасы бетә бара кебек...

Петр Александрович:

- Мода итеп карасаң, бәлки, бетәдер дә. Чын укытучы буларак туган кеше бернинди модага карамый. Ул югарыдан - Ходайдан бирелә торган сәләт дип уйлыйм. Мин үзем менә берара хәрби булырга, берара авыл хуҗалыгы юнәлешендә китәргә уйладым, тик язмышым барыбер укытучылык юлына чыгарды.

Нина Григорьевна:

- Мин башта китапханәче булырга укыган идем. Мәктәптә пионервожатый булып эшли башладым да, җансыз әйбер белән эшләүгә караганда, күпкә авыр булса да, балалар белән эшләү күңеллерәк, кызыграк икәнен аңладым.

Александр:

- Ә мин башта укытучылык һөнәрен сайлаудан ерак идем. 'Калкан' милиция мәктәбенә кердем. Күңелем шунда ук 'минеке түгел' икәнен аңлады. Әти-әниемнең педагоглар булуы миңа геннар белән күчкәндер - педуниверситетта укый башлавымны үзем дә сизми калдым.

Алена:

- Безнекеләр - бөтен фәннәрне сайлап бетергәннәр: әти - географ, әни - филолог, Саша - тарих укытучысы, миңа я математика, я чит тел генә калды - соңгысында тукталырга булып, инглиз телле мәктәпкә киттем. 11 нче классны бетергәндә инде мин инглиз телендә иркен сөйләшә идем, тик җалан бер нәрсәне туку туйдыра икән - алга таба бу юнәлештә китү кызыксыз булып тоелды. Әтием юридик белем алырга киңәш бирде - университетка кердем. Шулай да балалар белән эшлисе килү теләге тынычлык бирмәде, өстәмә белем бирү мәктәбенә урнаштым. Төп белгечлегем буенча хезмәткә керешкәнче, балаларны ташламыйм әле.

- Мәктәп - үзе бер дөнья инде ул. Кызыгы да, кызганычы да җитәрлек. Аеруча истә калган моментларыгыз белән уртаклашыгыз әле.

Петр Александрович:

- Мин артык юаш идем. Минзәлә педучилищесында укыганда, группада 25 кызга без биш малай идек. Иркәләп кенә йөрттеләр. Училищены бетергәч, үзебезнең Сарман районы Имәнле авылына укытырга кайттым. Математика, геометрия фәннәрен бирделәр (педучилище - башлангыч класслар өчен укытучылар әзерли!) Элек шулай иде бит: 1-2 атна уку белән, басуга чөгендер җыярга җибәрделәр. Мин 8 нче классларга билгеләндем. Миңа - 19, аларга - 15-16 яшь. Балалар алдан кайта, мин арттанрак. Бер кызым, башкалардан әкрен-әкрен генә калып, мине көтеп алды да: 'Абый, нишләп Сез клубка чыкмыйсыз? Курыксагыз, үзем озатып куярмын, чыгыгыз, яме', - ди. Ярый әле бу авылда бер ел эшләгәч, армиягә алдылар. Белмәссең, нәрсәләр булыр иде...

Нина Григорьевна:

- Миңа унны бетергәч тә эшли башларга туры килде, заочно укыдым. 'СССР тарихы' дигән предмет бар иде бит. Без авылда аны татарча укыдык, имтиханны русча бирергә кирәк. Өч көн буена билетларга әзерләгән җавапларымны татарчадан русчага әйләндереп, күңелдән ятлап утырдым. Билет алдым - мин белә торган сораулар. Сөйли башладым - колбиләүчелек дигән сүзнең русчасын оныттым гына бит. Каршымда чеп-чи урыс утыра - ә мин аңа 'колбиләүчелек' дип сөйлим. 'Что-что?' дип кабатлап сорый бу. 'Их, мин әйтәм, по татарски знаю, ә по русски не могу объяснить', - дим. Шуның өчен '4'ле куйды. Үзем өчен шундый гарьләндем - мәктәптә ул чакта рус телен укыта идем бит...

Александр:

- III курста укыганда, 50 нче мәктәптә эшли башладым. Сәламәтләндерү дәресләрен бирделәр - укучыларны урамга алып чыгып, төрле уеннар уйнатырга, хәрәкәтләндерергә кирәк иде. 6 нчы класслар белән спорт мәйданына чыктык. Болар минем белән бик кызыксыналар инде: каян килгәнмен, кем булачакмын. Минем дә бит 'сәламәтләндерү' укытучысы гына булып күренәсем килми, тарихчы икәнемне әйтәсем килә. Сүз ара сүз чыгып, бөтенләй, борынгы тарихка ук кереп киткәнбез. Хәрәкәтләнү онытылган - сөйлим дә сөйлим - бер урынга өелешеп торабыз икән. Ә директорның тәрәзәсе нәкъ безнең якка карый. 'Тарих' белән 'сәламәтлек'не бутамаска кирәк икәнен бик әйбәтләп аңлатты...

Алена:

- Узган ел туган тел атналыгында балалар белән спектакль әзерләдек. Керәшен фольклорын да керттек. ГЦДТдан тикшерүчеләр дә килергә тиеш иде. Тамашачы җыелгач, спектакльне башладык. Үзем дә сәхнәдә уйнап йөрим. Гәүдәм кечкенә бит инде - балалардан әллә ни аерылмыйм. Методистлар мине югалтканнар - янәсе, үзе чара үткәрә, ә үзе килмәгән... 'Минем мин булуым'ны спектакль беткәндә генә 'таныдылар'.

Укытучының бер көне икенчесенә охшамый, ул тоташ маҗарадан тора - төрлесеннән: еларлыкларыннан да, көләрлекләреннән дә.

- Быелгы ел башка еллардан үзгә булдымы? Бөтен ил белән 'Укытучылар елы' дип шауладык бит.

Петр Александрович:

- Безнең өчен Укытучылар елы ныграк 'дәүләт гаепләүчеләре елы' буларак истә калырдыр. Быел Алена, университетны тәмамлап, прокуратурага эшкә урнашу буенча яңадан экзаменнар бирде. Без өй эчебез белән дәүләт законнарын өйрәндек, меңнән артык сорау кертелгән психологик тестлар эшләдек. Республика прокуроры алдында Алена - 'очно', ә без, калганнар, 'заочно' имтихан тоттык. Үзебезнең эшкә килгәндә, 'Укытучылар елы' безгә 'Россиянең 100 алдынгы урта һөнәри уку йорты' номинациясендә лауреат исеме алып килде. Бу җиңүне яулауда лицей коллективы да, безнең семья членнары да зур тырышлык куйдылар.

Александр:

- Бер мәктәп эчендә генә кайнасаң, быел мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләрне тулаем күреп тә булмас иде. Миңа шәһәр, район, республика масштабларында күп проектларда катнашырга, нәтиҗәләр чыгарырга туры килә. Фактларга таянып әйтәм - быел укытучы өчен аерым мәктәп эчендә дә, ил буенча да бик күп уңай шартлар тудырылды, куандырырлык үзгәрешләр кертелде. Иренмичә, анализ ясарга гына кирәк.

Алена:

- Әтием әйткәнчә, быелгы җәйдә мин 'дәүләт гаепләүчесе' дигән белгечлек буенча 5 ел буе өйрәнелгән предметларымның барысыннан да яңадан имтихан тоттым. Бәләкәй чакта миннән: 'Судта син кем булырга телисең: яклаучымы, гаепләүчеме?' - дип сораганда, мин һәрвакыт гаепләүче булам, дип әйтә идем.

Менә шушы хыялыма якынлаштым. Ни өчен нәкъ менә гаепләүче - мин моңа төгәл генә җавап та бирә алмыйм. 'Адвокат - профессия дьявола' диләр бит, ягъни син җинаять эшләгән кешене яклыйсың. Дәүләт гаепләүчесе - прокурор да яклый, тик җинаятьчене түгел, җинаятьчеләрдән зыян күрүчеләрне. Кылган начарлыгы өчен кеше җавап бирергә, җәзасын алырга тиеш. Билгеле, роботларча, салкын канлылык белән гаепләп утыруны күздә тотмыйм, материалларны җентекләп өйрәнеп, тиешле нәтиҗәләр ясап чыгарылган хөкем турында әйтәм.

Нина Григорьевна:

- Быелгы ел сюрпризларга бай булды, әйбәтләренә дә, начарларына да... Әйтик, быелгы җәйне искә төшерик. Мондый корылыкны, шуның белән бергә эсселекне күргәнебез юк иде бит. Җәйге ялларны авылда шушы корылык белән көрәшеп үткәрдек. Су сипкәндә шланг сөйрәп йөреп, хәлләр калмый иде. Аның каравы, уңышы шәп булды, унар килолы кабаклар, эре-эре бәрәңгеләр, төрледән-төрле чәчәкләр үстердек. Сарман районы Ләке авылындагы өебезне төзеп бетердек. 'Укытучылар елы' шул ягы белән дә гаиләбез тарихында кала.

- Инде түребезне сорап, яңа 2011 ел - Куян елы ишек кага. Бер-берегезгә, газета укучыларыбызга яңа ел теләкләрен җиткерә аласыз...

Петр Александрович:

- Еллар тыныч булсын. Соңгы вакытта Мәскәү үзәгендә булган канлы бәрелешләр халыклар дуслыгын ныгыту буенча әле бик нык эшләргә кирәклеген күрсәтә. Һәр халык үзенең этник кыйммәтләрен сакларга, кешелек нормаларын үтәргә тиеш. Бүген - балалар, иртәгә - халык, дибез бит, без, педагоглар, әти-әниләр менә моны истән чыгармаска тиешбез. Яңа ел яңа уңышлар китерсен.

Нина Григорьевна:

- Бөтен кешегә дә ныклы сәламәтлек, исәнлек телим. Исәнлек булса, барына да ирешәсең. Балаларым, үз кавемебездән ярлар табып, яраткан кешеләре белән кавышсыннар иде, дип телим. Яңа ел барчабызга ак бәхетләр өләшсен.

Александр:

- Милләтара сугышлар гына килеп чыкмасын. Илдә тынычлык булсын. 'Укытучылар елы'нда күрсәтелгән игътибар алга таба да дәвам итсен. Укытучы хезмәте хөрмәтләнсен. Яңа ел яңа җиңүләр китерсен.

Алена:

- Иң матур бәйрәмнәр - Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән барчагызны да!

Керәшеннең бөтен асыллыгы -

Җырларында, йола-гадәтендә.

Бәхет-шатлык килсен, туганыйлар,

Яңа елның һәрбер сәгатендә.

Яңа елда керәшеннәр бер-берләре белән ныграк аралашсыннар, күбрәк йөрешсеннәр, балаларын җитәкләп атнакөн мәктәпләренә килсеннәр. Яңа ел һәр өйгә байлык, иминлек алып килсен!

М.МАРТЫНОВА.
24.12.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: