Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


УРТАГА САЛЫП СӨЙЛӘШҮ

2 декабрь көнне Казанда Республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда керәшен җыруларын яшь башкаручыларның 'Туым җондозы' фестивален үткәрү, 'Туганайлар' керәшен гәҗитенә подписка оештыру мәсьәләләре каралды.

'Туым җондозы' фестивален үткәрү буенча төп чыгышны галим-этнограф Геннадий Макаров ясады. Ул фестиваль-конкурсның елдан-ел масштаблырак төс алуын билгеләп китте. Беренче елда конкурста казанлылар гына катнашса, икенче елында Казанга якын районнардан да килүчеләр булды, ә быелгы фестивальне республикакүләм итеп үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим ясады. Киләчәктә мондый фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә, тагын да мәртәбәлерәк итеп оештыру нияте барлыгын әйтте.

Зәй керәшен җәмгыяте җитәкчесе Петр Минеев чыгыш ясарга теләк белдергән артистларны иң элек районнарда тыңларга, моның өчен кустларда сайлап алу турын үткәрергә, дигән тәкъдим кертте, фестиваль турындагы положениене район башлыкларына җибәрү кирәклегенә басым ясады.

Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, җиңүчеләрне номинацияләр буенча билгеләгәндә, спонсорларның бүләкләреннән тыш, керәшеннәрдән чыккан сәнгать-иҗат кешеләренең махсус призлары да бирелсә, яшь башкаручыларның күңелләре үсәр, алга таба эшләргә бер стимул булып торыр иде, дигән теләген җиткерде.

Утырышта оештыру комитеты, жюри составы, фестиваль-конкурсны үткәрү турындагы положение расланды.

Икенче көн тәртибе буенча журналист Валентина Максимова чыгышы тыңланды. Ул подписка оештыру эшенә һәр идарә члены өлеш кертсен иде, дигән теләген белдерде. 'Гәҗитсез оешма - киләчәге булмаган оешма ул, әгәр без урыннардагы керәшен җәмгыятьләренең җитәкчеләре икәнбез, халыкка шуны аңлата алырга тиешбез. Башкарган эшләребез, тарихыбыз, йолаларыбыз турында бүтән бер генә гәҗит тә бу кадәр күп итеп яза алмый. Үзебезгә бирелгән мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк', - диде һәм утырыштагыларны гәҗит язмышына битараф булмаска чакырды.

Көн тәртибенең 'Төрлеләр' өлешендә керәшен оешмасы каршында төзелгән футбол командасы тренеры Андрей Михайлов информациясе булды. Ул безнең футболчыларның, Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырган 'Милләтләр лигасы' спорт проектында катнашып, футбол буенча чемпионатта икенче урын алуларын, алга таба 'мини-футбол' ярышларында да катнашачакларын хәбәр итте.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров идарә утырышындагыларны 'Бәрмәнчек' дәүләт керәшен фольклор ансамбленең яңа директоры - Артур Поляков белән таныштырды.

Артур Владимирович Поляков 1981 елның 28 мартында Татарстанның Кайбыч районы Кыр Буасы авылында туган. Казан дәүләт мәдәният университетының театр факультетын тәмамлап, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында өлкән администратор булып эшләгән. Өйләнгән, бер баласы бар.

М.МАРТЫНОВА.

10.12.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: