Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


АШ БИРҮ

21 ноябрьне безнең керәшеннәр Микайлу дип йөртәләр. Чиркәү бу көнне пәрештәләр башлыгы Архангел Михаилны искә ала. Ә менә Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбаклар 'аш бирү' көне дип тә йөртәләр.

Архангел Михаилга гына түгел, чиркәү җоласына да бәйле булмаган 'аш бирү' җоласын Чибәркүл районының Папау түтиләре Уряшева Евдокия (1929 елгы), Уряшева Полина (1938), Бигашева Мария (1929) Нагайбак районының Фершампенуаз авылыннан Маметьева Анналар (1928) бик җентекләп сөйләделәр. Чибәркүл белән Нагайбак арасы 300 чакрым тирәсе булып, элгәре бик еш аралашмасалар да, аш бирү ике якта да бертөрле дияргә була, шуңа күрә түтиләр сөйләгәнне үзем аңлаганча, үз сүзләрем белән укучыларыбызга да җиткерәсем килә.

Нагайбакларда да тугызын, кырыгын, елын уздырып, бу дөньядан күчкән мәндәне искә алалар - тейәберсен уздыралар. Ә инде өч елдан соң аш бирү була. Күпләр аны мәндәнең соңгы туе дип атый, чөнки, сөйләүләре буенча, аш биргәннән соң алга таба зурлап искә алу үткәрелми. Хәленнән килгән һәркем үзенең бу дөньядан күчкән әти-әнисенә, якын туганнарына атап аш бирергә тиеш.

Аш бирү җоласы туган-тумача арасында алдан сөйләшенеп башлана. Иң элек атап чалынасы сыерны, тананы яисә сарыкны тәрбияләп симертәләр. Чалынасы мал төзек санлы булырга тиеш, гарипләнгән, тамгаланган, арык мал ярамый. Ни өчендер, үгезне дә яратмыйлар. Сөйләүләре буенча, соңгы елларда тана һәм сыер чалалар икән.

Чалучы кеше, ит тураучы, ишек алдында зур казаннарда ит пешерүче - барысы да алдан билгеләнә, алар, гадәттә, ир-атлар була. Аш бирү бары тик Микайлу көнне генә уза һәм аш бирәсе йортның капкасын иртүк ачып куялар. Чалынасы сыерның башын юып, ак бистәр белән мөгезләреннән бәйләп алдан билгеләнгән урынга алып киләләр, иманнар әйтеп, башын кояш чыгышына каратып, малны чалалар. Бистәр чалучыга бүләк ителә. Туналган итне балтасыз, бары пычаклар белән генә турап, сул ягын, ягъни сул як жанбашын кисәге белән зур казанга салалар. Аның янына суелган сыерның һәр саныннан да берәр кисәк ит, үпкә-бавыр салына. Атап чалынган сыер ите янына якын туган-тумача кош-корт та суеп китерә икән. Күзикмәк, пироглар алдан пешерелә, ә аш биргән көнне иртүк таба исе чыгаралар - коймак пешерәләр.

Керәшеннәрдә эре мал суйгач, канын алып тәбә пешерү бар, әмма бу очракта корманнык малының канын алырга ярамый икән. Ырымы шул. Ит ишек алдында зур казаннарда пешә. Хатын-кызлар өй эчендә өстәлләр көйли. Төштән соң, булышучылардан тыш, барлык чакырылган ыру-карендәш җыела. Чакырылучылар барысы да 'табак' белән киләләр. Элгәре коймак, ит, пироглар, конфетлар китерсәләр, инде хәзер күбрәк җимешләр алып киләләр икән.

Казаннарда ит пешкәч, өйдә, көйләнгән өстәлләр артында үлгән мәндәне искә алып ашап-эчәләр. Хуҗалар истәлеккә бистәрләр, яулыклар һәм башка төрле әйберләр өләшәләр. Һәркем бүләкне 'урынына барып җитсен' дип кабул итә.

Төнге 12 гә чаклы жанбаш сөяген 'саклыйлар'. Урлаткан очракта, сатып алырга тиеш булалар. Алдан билгеләнгән кешеләр җанбаш сөяген чиста итеп итләрдән аералар, һәркем бу иттән өлеш алырга тиеш. Икенче көнне иртән сөякне үлгән мәндә яшәгән йортның чормасына элеп куялар яисә чиста суга агызалар. Калган сөякләрне дә кеше йөрми торган чиста җирләргә күмәләр. Аңлатылмый торган ырымы шулай.

'Табак' белән килүчеләрнең савытларына ит һәм күчтәнәчләр салына, буш җибәрмиләр. Моннан тыш, аерым өч 'табак' җыела һәм ярдәмчесез калганнарга, ятимнәргә өләшенә. Тейәберсен икенче көнне дә дәвам итә.

Аш бирү хуҗаларның җаена карап өч елдан да, биш, җиде, тугыз елдан да бирелә ала икән.

Түтиләрне тыңлаганда, күп җирдә 'ни өчен алай?' дигән сорауны бирәм, әмма җавап бер генә - ата-бабадан калган җола, ырымы шул! Фершампенуаздагы Анна түти белән сөйләшкәндә генә: '...Гел болай булмагандыр инде. Ачлык елларда, сугыш вакытларында зурлап аш бирүләр булмады. Бик акыллы Татук карчык бар иде, ул һәрчак әйтә торганые - Балалар, валчык ипиегез булмаганда да үлеләрне искә алыгыз, коры табаны канат белән майлап, исен чыгару да җитә тейәберсенгә. Менә шулай! Хәзер бит барлыкта яшибез', - дип өстәде.

Безнең як керәшеннәрдә мондый тейәберсен юк. Бездә дә үленең кырыгына, елына кан чыгаручылар бар. Әмма бу җола авылларда гына сакланып килә. Чиркәүле җирләрдә, шәһәрдә яшәүчеләр кан чыгару җоласын үтәмиләр инде. Кукмара районы Село-Чура авылына баргач, Анна түти Алексеева да, Чиябаштагы чиркәүгә йөрүче түтиләр дә - инде хәзер табак белән йөрүләр бетеп бара, шәмнәр алып барабыз, күбрәк укыйбыз, чиркәү җоласын үтәргә тырышабыз, дип сөйләгәннәр иде. Үземнең күзәтүләр буенча шуны әйтә алам, чиркәүсез авыллардагы поминкалар - бер-берсен уздырырга тырышкан шаккаткыч үле туйлары! Гомер бакый чиркәү мондый 'тризна'ларга каршы булган, мәҗүсилек белән көрәшкән, шуңа да карамастан, халыкта бүгенге тормышка яраклаштырылган шактый мәҗүси җолалар сакланып килә, чөнки борынгы бабаларыбыз табигатькә бәйләнеп, буйсынып, үз урынын, дәрәҗәсен белеп, аны хөрмәтләп яшәгән. Мәндәнең табигать белән бәйләнеше каннарында сакланып, бүгенгәчә килеп җиткән. Ә бәлки, җан тартмаса, кан тарта, дигән борынгылар сүзе бу очракта да күп сорауларга җавап булып торадыр!

Ничек кенә булса да керәшеннәрдәге бүгенге көнгә кадәр сакланган корман чалулар (аш биргәндә, Питрау, Көҗмә-Демьян бәйрәмнәрендә кан чыгарулар) борынгы бабаларыбызның ел дәвамында табигатьтән риза-бәхиллек сорап, тау итеп, китерелгән корман чалу йолаларының заманына, вакытына яраклаштырылган варианты гына, минемчә.

P.S. Бүгенге язмам ич кенә дә мәҗүсилекне кабат кайтару түгел, ә уртак тарихыбызны өйрәнгәндә, шушындый борынгыдан килгән авыл, төбәк җолаларын, гореф-гадәтләрен барлау зур файда биргәнен әйтәсем килү генә.

В.МАКСИМОВА.

25.11.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: