Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Яңа мәктәп программасына бер караш

2010 ел 'Укытучылар елы' итеп билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә мәгариф системасында байтак үзгәрешләр көтелә. Аларның иң зурысы - 'Яңа мәктәп' программасы.

'Яңа мәктәп' программасыннан нәрсә көтәргә?

Яңа проект эшли башласа, барлык мәктәпләрдә дә компьютер сыйныфлары һәм интерактив такталар булдырылачак. Бу сөенечле хәл кечкенә авыл мәктәпләренә кагылмый, чөнки укучылар саны аз булган мәктәпләрне ябып куячаклар. Руслар әйтмешли, 'Нет человека - нет проблемы'.

Яңа программа берничә бүлектән тора: талантлы укытучыларны барлау; укытучыларның, мәгариф учреждениеләренең матди хәлен яхшырту; укучыларның сәламәтлеген кайгырту һәм башкалар.

Ләкин бу яңалык ничек тормышка ашырылыр? Талантлы укытучыларны билгеләгәндә нинди критерийларга таянырлар? Россия Президенты Дмитрий Медведев әйтүенчә, 'Мәгариф' илкүләм проекты кысаларында җиңүчеләр быел узган елдагыча 100 мең түгел, ә 200 мең сум күләмендә премия алачаклар. Моңа кадәрге положениегә генә таянылса, кем документларын дөрес итеп тизрәк тутыра, үз-үзен мактаган ходатайстволарны мөмкин кадәр күбрәк урыннардан раслата, әти-әниләрдән шәп-шәп отзывлар яздырып, папкасына сала - шулар 200 меңгә иң-иң лаеклылар дип табылачак. Ә җаны-тәне белән бирелеп, һәр бала аңларлык итеп укытып ятучы чын укытучылар, беркемгә дә күренмичә, кырыйда калачак. 'Үтә акыллылар', олимпиадада катнашучылар белән генә эшләсәң, бертуктамый шәһәр программаларында, конкурсларда йөрсәң, 'теге папка' кирәкле дипломнар белән бик тиз тулыр иде дә, андый очракта калган балаларның күзенә ничек карарга кирәк? Үлчәүгә салсаң, кем бу 200 меңгә лаеклырак булып чыга икән?

Класс җитәкчесенә кайсы предмет укытучысының ничек укытканы уч төбендәге күк күренә. Аны - балалар сөйләве буенча да, мәктәпне тәмамлап чыгып киткән укучыларның мөнәсәбәтенә карап та, әти-әниләр бәясе белән дә билгеләп була. Минем класста математика фәнен укыткан бер коллегама узган ел: '100 меңлек грантка синнән дә лаеклы кеше юк, әйдә, гариза яз, документлар тутыр', - дип бәйләндек. 30 еллык педагогик тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: андый укытучылар мәктәпләрдә бик сирәк очрый - '2'легә укучы бала да 'математиканы яратам' дип, китабына чат ябышып ята. Бу укытучы үзен дә, вакытын да жәлләми - тәҗрибә уртаклашырга чит өлкәләрдән дә киләләр. Менә шул математикны, көчкә ризалатып, гариза яздырдык. Андагы тыйнаклыкны әйтеп аңлата торган түгел. Һаман да элеккечә уйлый: имеш, ул үз эшен башкарырга тиеш, бүтәннәр, күреп алып, лаеклы дип табалар икән - бик әйбәт, күрмиләр икән - димәк, аннан яхшырак эшләүчеләр бар... Система үзгәргәнен, кемнең кәгазе күбрәк - замана шуларныкы икәнен әле ул төшенеп бетми... 'Минем турыда язып бирегез әле', - дип, берәр укучысына яки әти-әнигә мәңге мөрәҗәгать итми. Кызганычка каршы, минем математигымның папкасы юкарак булып чыкты, 'иң лаеклылар' исемлегеннән ул төшеп калды. (Кайбер имеш-мимешләргә караганда, 'фәлән' сумны түләп, андый папкаларны 'калынайтып' йөрүчеләр дә булган!)

'Яңа проект'тагы укытучыларның, мәгариф учреждениеләренең матди хәлен яхшырту, дигән өлеше күңелне сөендереп, җылытып тора-торуын, әмма монда да бик шәп иттереп кәгазь тутыручылар грантка ия булып та, тырышып эшләүчеләр өлешсез калмаса...

Проектның бер бүлеге укучыларның сәламәтлеген кайгырту турында. Элек мәктәптә спорт инвентарьлары, чаңгылар, конькилар һәр балага җитәрлек була иде. Мондый чыгымнарга акчаны ул заманнарда ничек тапканнар да, ник хәзер тапмыйлар - аңламассың. Ә бер авылдан икенче авылга барып җитү өчен, иртәнге биштән торырга тиеш булган баланың сәламәтлеге ныгып китәренә, никтер ышанасы килми. Күпме вакыты салкын автобуста юлда үтә, түгәрәккә-мазарга калса, көне буе ач йөреп, ашказанын бозып бетерә...

Һаман да шул бер сүз: булганны җимерү ансат, яңаны төзү генә авыр. Менә дигән итеп эшләп яткан тәрбия системасын җимердек, колхоз-совхозларны тараттык, җирләребезне әрәм-шәрәм итеп бетердек - бер генә өлкәдә дә элеккесеннән әйбәтрәген оештыра алганыбыз юк әле. 'Яңа мәктәп' программасы да шулай булмасын иде.

Икесе дә керәшен авылы мәктәбе

Бала саны аз, 'перспективасыз' дип саналган мәктәпләргә килгәндә исә, аларның барысы да калырга тиеш, дип санамыйм. Журналист буларак, төрле районнарга, төрле авылларга барып чыгарга туры килә. Мәктәпләргә дә керәбез. Балалар саны әз булган мәктәпләрнең кайсысында 'бүген-иртәгә барыбер ябасылар - нигә интегергә?' дип, кайсысында 'вакыт кыска, балаларга күбрәк биреп калыйк', дип тырыша-тырыша укыту чит күзләргә бик тиз ташлана. Беренчеләренең бала язмышына салкын караулары шулкадәр борчый, аларны җинаятьче урынына күрә башлыйсың, икенчеләренең ничек эшләгәннәрен күреп, кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышасың.

Узган ел Кукмара районы Үрәсбаш мәктәбе укытучыларының һәм ата-аналарның 'Безне ябарга җыеналар', дип төрле якка чаң кагуларын газета укучыларыбыз хәтерлидер әле. Белем күрсәткечләре яхшы, этнокультураны саклап калу өчен барын да эшлиләр, бала саны артсын өчен, хәтта тәрбиягә бала алу тәҗрибәсен дә кулланалар. 'Бетәбез!' дип берни эшләмичә ятсалар, мәктәпләрен әллә кайчан ябып куйган булырлар иде. Ә менә Әлмәт районы Илтән-Бота авылына барып, иртәгәге көнгә битарафлыкның соң дәрәҗәсен күреп кайттык. Илтән-Бота - бу тирәдә бердәнбер керәшен авылы (янәшәдә - рус авыллары). Мәктәптә бүгенге көндә 30 бала укый. Без барган көнне авылның өлкәннәре Покрау бәйрәме үткәрделәр, ә мәктәптә бу турыда бөтенләй белмиләр. 'Ничек алай?' - дигәч, кичә үтүче китапханә бинасына 5 баланы җибәрделәр, анда да укытучыларыннан - җитәкчеләреннән башка гына!.. Мәктәп белән танышырга теләвебезне белгәч, директор да, башка укытучылар да юкка чыкты. Дежур укытучы гына, солдат кебек, 'ятларны' үткәрмичә, постында торып калды. Татар теле укытучысының, үзе керәшен булса да, 'Туганайлар' гәҗитен күргәне дә юк икән. Керәшен йолаларын үткәрү, этник культураны өйрәнү буенча монда бөтенләй эш алып барылмый. Татар теле һәм әдәбияты фәнен инде 9 ел буе физика укытучысы укыта. Бөтен предметлар рус телендә, татар теле генә ана телендә (әгәр аны ана теле дип атап булса?) укытыла.

- Можно ответить по-русски? - дип сорыйлар балалар. Елыйсыларым килә, - ди педагог үзе. Чеп-чи керәшен авылында бит бу, шәһәрдә булса бер хәл иде... Битарафлык безне менә шундый хәлгә китереп җиткерә... Ә без 'Яңа мәктәп' программасы, дибез. Ул программа тормышка ашканнан соң, ничә керәшен мәктәбе калыр икән соң? Һәм, гомумән, керәшен мәктәбе дигәне булырмы аның?

12.02.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: