Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Яңа Балыклы 'Туганайлар'ы

Башкортстанның Үмер авылында Микайлу көнендә узган көзге бәйрәмгә кунак булып килгән фольклор ансамбльләре арасында киемнәре белән башкалардан шактый аерылып торган адашыбыз - 'Туганайлар' ансамбле күпләрдә зур кызыксыну уятты.

Уфаның Үзәк телевидение журналистлары да күбрәк алар тирәсендә бөтерелде. Инде олыгаеп барсалар да, әле яшьләрчә дәртле бу түтиләр, ялтыр күлмәкләребез юк, дип тормаганнар, әниләреннән, әбиләреннән калган алача күлмәкләр, алъяпкычлар киеп, керәшенчә итеп, чуклы яулыкларын ябып, түшлек-тамаксаларын тагып, тирә-юньгә нур чәчеп, магнит кебек үзләренә тартып йөрделәр.

Сәхнәдә ду китереп биеп-җырлаганда, кайчандыр күңел җылысы салып кулдан сугылган күлмәк-алъяпкычлар да энергия биреп торадыр кебек. Ә бит ул, чыннан да, шулай!

60 нчы еллар азагында Н.В.Ульмясев оештырган бу ансамбльне бүгенге көндә Аркадий Миронович Асанбаев җитәкли. Унбиш кешедән торган коллективның тагын бер үзенчәлеге шунда: монда туган-тумача укмашкан. Аркадий Мироновичның үзенең хатыны һәм дүрт оныгы да шушы ансамбльдә. Анда йөрүчеләр рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, төрле халык уен коралларында да уйныйлар. Аларның кашык кагып, калтырчада, сырлы бәләктә көй чыгарып, күтәртмәле чабаталар киеп җырлап-биегән чакларында күпләрнең сәхнәгә менеп, шулар рәтенә басасылары килеп утырды.

12.02.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: