Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Колышчы мәктәбенә 140 ел

В.МАКСИМОВА.

Зур тәрәзәле, нараттан җиткерелгән бу матур бина Мамадыш районының Колышчы авылында баштан ук мәктәп итеп төзелгән һәм әле дә, авылның архитектура һәйкәле булып, башка корылмалардан аерылып тора.

Архив материалларыннан күренгәнчә, беренче мәктәп 1869 елда көз көне Изге Гурий туганлыгы тарафыннан ачыла. 1870 елда мәктәптә 42 ир бала укый, укытучылары Семен Алексеев булган. Һәм шунысы да кызыклы: башка керәшен мәктәпләренә караганда, биредә иң күп укучы исәпләнгән.

Ә бүгенге көндә Колышчы мәктәбендә барысы 9 бала белем ала. Алар турында дөрләп торган белем учагының соңгы күмерләре, дисәк тә ялгышмабыздыр. Беренче класска килүче бөтенләй юк. Колышчыда гомер бакый мәктәп башлангыч кына булып, алга таба балалар күрше татар авылы Катмышта, 'Берсут' җәнлек совхозында, инде соңгы вакытларда Түбән Сон авылында укуларын дәвам итәләр. Соңгы ике елда укучыларны сары автобус йөртә. Кайчандыр һәр класста утызар бала укыган Колышчы мәктәбе, үзенең 140 еллыгы җиткәндә, ябылу алдында тора. Чөнки авыл картая, хуҗалыклары да 50-60 кына. Ә бит авылда укырга теләүчеләр дә, укыту сыйфаты да бик югары булган. Иван Матвеевич Усачев, Василий Кириллович Шадрин, Анастасия Тимофеевна Шалафаева әле дә укучылары сагынып искә ала торган данлыклы укытучылар булганнар. Колышчыдан күп кенә укытучылар, фән эшлеклеләре, хәрбиләр, врачлар, судья, прокурорлар чыккан, бик күпләре дәрәҗәле урыннарда эшләгәннәр. Кызганычка каршы, мәктәп кечерәйгән саен, югары уку йортларына керүчеләр саны да кими.

Инде бүген үз түбәсе астына авылның клубын, медпунктын да сыйдырган бу мәктәп бинасының төгәл генә кайчан төзелгәнен дә хәтерләүче кеше юк. Аз дигәндә дә 100 ел бар, дип искә алалар сиксәннең өстенә чыккан Колышчы кешеләре. Чын тарихны бүген мәктәп янындагы яшьтәш каеннары гына белеп, әкрен генә җилләргә сөйлиләр...

14.12.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: