Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Ангел Христов: 'Татарстанда православ керәшеннәр булган кебек, Болгариядә дә мөселман помацилар бар'

Сөйләште Л.БЕЛОУСОВА.

Болгариядән тарихчы, документаль фильмнар авторы булган Ангел Христовның Татарстан керәшеннәре янына инде икенче тапкыр килүе. 2006 елдагы беренче визитының нәтиҗәсе буларак, Болгариянең Шумен шәһәрендә узган кинофестивальдә күрсәтелгән 'Кряшените' фильмы фестиваль дипломына лаек булды. Әлеге фильм 2008 елның мартында узган 'Глухов укулары' фәнни конференциясендә дә күрсәтелеп, зур кызыксыну уятты. Христовның республикабызга килүе Покрау көненә туры килеп, болгарияле дустыбыз Халыклар Дуслыгы йортында кадерле кунак буларак кабул ителде. 'Керәшендә сүз белән сыйламыйлар' дигән әйтемне читкә куеп, кунагыбызга берничә сорау бирдек.

- Керәшеннәр белән кызыксынуга сезне нәрсә этәрде?

- 2006 елны язмыш мине сезнең республикага китереп чыгарды. Халкым тарихы белән кызыксынуым көчле булганга, Идел Болгары тарихы белән дә танышырга булдым. Берничә көн Мәрҗәни исемендәге тарих институтында, Милли музейда һәм Казан Кремлендә эшләдем. Болгарда, Биләрдә, андагы Изгеләр чишмәсендә, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә булдым.

Татарстанда мөселманнардан тыш, православныйлар да бар дигәч, башта ышанмаган идем. Татарстанда мөселман татарлары һәм христиан динендәге керәшеннәр булган кебек, Болгариядә дә болгар-христианнар һәм ислам динен тотучы болгар-помацилар бар. Бу охшашлык миндә зур кызыксыну уятты. Тарихчы Аркадий Фокин, Керәшен чиркәве настоятеле отец Павел һәм балаларны иманнар җырларга өйрәтүче чиркәү мәктәбе укытучысы белән очрашу мине аптырашта калдырды.

Керәшен Сәрдәсе авылына баргач, мин тагын да гаҗәпкә калдым. Авылдагы яңа агач чиркәүдә булып, яшь настоятель отец Дмитрийны, чиркәүгә күпләп килгән халыкны күргәч, авылның этнографик музеенда булып, бу музейның җитәкчесе Анна Никифорова белән очрашкач, керәшеннәрнең православие белән никадәр нык бәйләнгәнлеген аңладым.

Керәшен активисты Борис Иванов белән аралашуыма да бик шат. Ул миңа буыннар һәм тарихи эпохалар арасындагы җитешмәгән звеноны табарга ярдәм итте.

Бу кешеләр ярдәме белән сезнең халыкка багышланган 'Кряшените' фильмын төшерү мөмкинлеге туды. Фильм 2006 елның 22-24 сентябрендә Шумен шәһәрендә Европа федерациясе 'Опека' киносөючеләр эгидасы һәм Болгария культура министрлыгы ярдәме белән оештырылган тарихи фильмнарның икенче Халыкара фестивалендә күрсәтелде. Фестивальдә Венгрия, Германия, Швейцария, Польша, Латвия, Россия (Санкт-Петербург, Кабардино-Балкария), Молдова, Македония, Израиль һәм башка илләрдән делегатлар катнашты һәм шул илләрдән алып килгән фильмнар күрсәтелде. Керәшеннәр турындагы фильм призга лаек булды.

Болгария культура министры Иван Токаджиев бу фильм белән кызыксынып, аның ничек төшерелүе турында сорашты. Ул да моңа кадәр үзләренең иманнарында Христосны Алла дип атаучы кешеләр булуын белмәгән. Ул эшне дәвам итәргә һәм керәшеннәрне дини яктан гына түгел, ә аларның башка гомуми үзенчәлекләрен дә өйрәнергә кирәклеге турында искәртте. Шумен өлкәсе администрациясе управляющиен һәм культура мәсьәләләре буенча Шумен шәһәре мэры урынбасарын Питрәч районының кайда урнашуы, ничә кеше христиан динен тотуы, христиан һәм мөселман конфессияләре арасындагы мөнәсәбәтләр кызыксындырды. Әлбәттә, мин аларның барлык сорауларына да җавап бирә алмадым, әмма Татарстанга бәйле бар нәрсәгә дә зур кызыксыну барлыгын аңладым, ничек кенә булмасын, безнең халыклар арасында кан кардәшлек бар бит.

- Болгар, керәшен, татар тарихын өйрәнгәндә, Сез нинди чыганаклардан файдаланасыз?

- Мин болгарларның борынгы тарихы белән кызыксынам, һәм венгр монахы Юлиан кебек, үземнең борынгы тамырларымны эзлим. Идел-Урал болгарларының тарихын өйрәнгәндә, борынгы чыганаклардан һәм Периегет, Мавзес Хоренаци, Теофан Исповедник, патриарх Никифор һәм башкаларның хезмәтләреннән файдаланам. Казанны басып алганнан соң, татарларны христианлаштыру активлашканын беләм. Бу турыда мәгълүматлар писцовый китапларда, князь Курбский елъязмасында һәм башка чыганакларда бар. Мин шулай ук Николай Ильминский һәм немец галиме Карл Фукс хезмәтләре белән дә таныш.

- Тикшеренүләрегез вакытында үзегез өчен кызыклы нинди яңа ачышлар ясадыгыз?

- Беренчедән, мин керәшеннәрнең бик яхшы, йомшак, киң күңелле кешеләр булуын күрдем. Дунай болгарларының күптәннән славян телендә, ә татарларның төрки телдә сөйләшүләренә карамастан, кулланышта иске болгар телендә булган күп сүзләр очравына игътибар иттем. Без бер иптәшем белән бу сүзләрнең кулланылышын һәм мәгънәләрен күрсәтеп, аерым сүзлек чыгарырга уйлыйбыз. Һәм, ахырда, Казанның Халыклар Дуслыгы йортында 'Покрау'ны бәйрәм иткәндә, милли костюмнарда да бик күп охшашлык булуын күрдем.

- Укучыларыбызның этник һәм рухи яктан безгә якын булган кан кардәшебез турында күбрәк беләселәре килә. Үзегез белән таныштырып китегез әле.

- Мин - гади бер кеше. Шумен өлкәсенең Никола Козлево авылында тудым. Механотехник белгечлеге буенча техникум бетердем, аннан соң - Георгий Димитров исемендәге Югары хәрби артиллерия училищесын һәм Раковский исемендәге Хәрби Академияне тәмамладым. Фән белән шөгыльләндем, хәрби фәннәр кандидаты, Болгария армиясе инженер-полковнигы булдым. Хәрби училищеда укыттым - артиллерия һәм ракета системаларын оператив куллану осталыгына өйрәттем. Хәзерге вакытта пенсиядә, тарих һәм документаль фильмнар эшләү белән кызыксынам. Дүрт оныгымны тәрбияләргә булышам, алар - минем горурлыгым.

- Бу юлы безгә нинди максатлар белән килдегез һәм аның нәтиҗәләре сезнең алдагы тикшеренүләрегездә ничек чагылачак?

- Бу юлы Россиягә мин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт Педагогия Университеты чакыруы буенча фәнни- педагогик конференциядә катнашырга дип килдем. Мин Уфа авиация Университеты доценты Фарит Латыйпов белән күптәннән таныш. Без аның белән этрускларның кайбер педагогик трактатларын куллану турында фәнни доклад әзерләдек. Киләчәктә борынгы болгар мәсьәләләренә дә тирәнрәк кагылырбыз, дип ышанам. Татарстан керәшеннәре белән хезмәттәшлек моның белән генә төгәлләнмәс әле.

30.10.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: