Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


"Гөбенә"дә хәлләр гөл генә

М.МАРТЫНОВА.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелгән бу көннәрдә без, бер төркем редакция хезмәткәрләре, республиканың Кайбыч районында булып кайттык. Игеннәр күкрәп үсәр чакта бер тамчы яңгыр төшмәсә дә, кайбычлылар коры ел өчен шактый мул уңыш җыеп алганнар. "Уңыш - 2009" бәйрәме үтә торган "Корстон" күңел ачу-сәүдә үзәгенә "Алтын Башак" инвесторына караган "Гөбенә" агрофирмасы директоры Альберт Рәхмәтуллин да чакырылган. Безне хуҗалыкның баш агрономы Юрий Осипов каршы алды. Ул оста белгеч, кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты.

- Юрий Георгиевич, быелгы шартларда гектарыннан уртача 40,8 центнер уңыш алу - зур батырлык. Корылык белән бәйләп, Татарстанда хәтта гадәттән тыш хәл игълан ителде. Табигать шартлары сездә үзгә булдымы әллә?

- Башка районнарда яумаган яңгыр, безгә генә килеп яумады, билгеле. Корылыкка бергәләп борчылдык. Уңышыбызның нигезе исә - чәчүне иртә бетерүдә. Туфракта дым бар чакта орлыкны чәчеп калдык. "Агрономик юрган" технологиясен кулландык. Бөтен чәчүлек җиренең 30 процентында көзге культуралар үстерәбез, быел да 3346 гектар җиргә көзге бодай чәчтек, тәҗрибә күрсәткәнчә, бу алым да отышлы. Хәзер күп хуҗалыклар, кыйммәт дип, чүп үләннәренә каршы чаралар кулланмыйлар, гербицид сиптермиләр, ә без, кыйммәт булса да алабыз, чөнки ул үзен аклый. Соңгы дүрт елда "Туман" дип аталган сиптергеч тракторлар яллыйбыз. Җәй көне кояш кыздырганда сиптерүдән файда юк, ә алар белән төнлә дә эшләп була.

- Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда авылларда эшче көчләр кими. Деградация процессы бара, ягъни киләчәккә ышанмаучылар, эчкечеләр күбәя, хәерчелек арта...

- Безнең яклар өчен мондый чир үткәндә калды, дисәм, ялгышмам. Әйе, моннан 7-8 еллар элек эчкечелек көчле иде. Исерек кеше эшне тулы көченә тарта алмый. Төрлечә көрәштек: тукмап та карадык, дәваларга да алып бардык, эштән дә кудык. Безнең як халкы озын берлек эзләп чыгып китүче түгел. Эше булгач, аның өчен тиешле хезмәт хакы түләнгәч, беркемнең дә шул мөмкинлекне югалтасы килми. Заманасы үзгә, халык шуны аңлады. Аннары безнең эшчеләрнең урам буенча эчеп йөрергә вакытлары да юк, һәркем йорт, каралты-кура яңарта.

- Чыннан да, авылларыгызда яңа йортлар бик күп. Төзелеп ятучылары да бар... Илдә кризис дип, зур фирмалар төзелешне туктатканда, сезнекеләр кайдан мөмкинлек табалар?

- Эшләп торган кешенең хезмәт хакы әйбәт. Сыер савучылар, механизаторлар 15 меңнән ким алмыйлар. Ә төзелешкә килгәндә, күп кенә яшь гаиләләр "Яшьләргә торак" программасы буенча йорт салалар. Материалга акчаны хөкүмәт бирә, өмә оештырып, бер көндә өеп куялар, калган эшне хуҗалар үз көчләре белән башкаралар. Соңгы вакытта гына унбер йорт төзелде. Төзү эшләрен үзләре башкаргач, дәүләт биргән акча яхшы җиһаз алырга да кала әле. Шундый йорт җиткереп кергән кеше авылыннан китми дә китми инде. Кечкенә авыллар әкренләп бетә барыр, дигән идек, киресенчә, үсә, зурая баралар. Кыр Буасы дигән авылга юл да, Гөбенә елгасы аша күпер дә юк иде. Озынлыгы 72 метрлы күпер төзелде, 4,5 километр арага яңа юл салынды. Александр, Руслан, Вячеслав Поляковлар, Алексей Блиновлар яңа йорт төзеп керделәр. Барысы да агрофирмада эшлиләр.

- Инвестор килгәндә хуҗалык ни хәлдә иде? Инвестор килүне күп якта өнәмиләр. Үз кесәсен калынайту өчен генә килә, файдасы булмаса, китә дә бара, халыкның, ветераннарның ничек яшәвендә, юллар, зиратларның нинди хәлдә булуында аның бөтенләй эше юк, диләр.

- Кайда ничек диләрдер, инвестор килгәч, бездә тормышлар яхшы якка үзгәрде. Халык хезмәт хакын вакытында алып бара. Уртача хезмәт хакы үсә тора. Кризис безне ныклап кысты, дип әйтә алмыйм. Җир пае булган һәр кешегә печән, икмәк бирелә. Гектарына 500 сумнан расчет ясала. Теләгән кешегә кирәгенчә икмәк, мал азыгы сатып бирелә. Хезмәт хакы хисабына мал да алырга мөмкин. Колхозлар чорында акча күрми идек.

- Авыл хуҗалыгы продукциясен түбән бәя белән алалар. Аны үстерүгә киткән чыгымнарны керем капламый. Соңгы вакытта, ашатырга күп кирәк, дип, хуҗалыклар мал санын да нык киметә башладылар. Рентабельлекне ничек саклыйсыз?

- Чәчүне "чәчтекме - чәчтек"кә генә үткәрмибез. Яхшы сортлы бодай чәчәбез. Үскән игенне орлыкка сатабыз. Орлык итеп тапшырганда, табыш бермә-бер зуррак керә. Мал санын киметмибез. Әле моңарчы фермасы булмаган бәләкәй авылларда да фермалар төзүне, халыкны эшле итүне планлаштырабыз. Бүгенге көндә 4500 баш эре мөгезле терлегебез бар. Шуларның 1115е - савым сыерлар. Дуңгызлар да тотабыз. Үзкыйммәтен капламаса да, ите дә сатыла, хуҗалыкларга өләшергә балалары да кирәк. Агрофирманың табыш кертә торган тагын бер тармагы - умарталыгы бар. 300 оя корт тотабыз. Узган ел уңыш күп булды, быелгысы әзрәк. Шулай да йорт башыннан дүртәр килограмм бал өләштек. Агрофирма оешканнан бирле шулай халыкны сыйлыйбыз.

- Без хыялланып үскән коммунизм утравында яшисез кебек тоела миңа. Билгеле, килгән журналистларга хуҗалыкның бөтен кыенлыкларын ачып салмыйсыздыр, ачып салу кирәк тә түгелдер. Ә менә үзегез турында әйтә аласызмы, агроном булып эшләү авырмы - җиңелме? Бу һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме?

- Җиңел, дисәм - ышанмассыз. Авыр булса да, эшемнән тәм табып яшим. Мин 1994-95 нче елларда Төньяк Кавказдагы сугышларда катнаштым. Җир кыйммәтен, тыныч тормыш кадерен белергә шунда өйрәндем. Авыл советында да эшләдем, колхоз председателе дә булдым. Күңелгә иң якыны - агроном эше. Агрофирмада алты ел эшлим, отпускага да киткән юк, больничный да алган юк. Басу-кырларны әйләнү үзе дәва миңа. Менә шулай, ни дип зарланыйм?

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Гел оптимист булып калыгыз. Һөнәри бәйрәмегез белән Сезне!

16.10.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: