Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Казан керәшен мәктәбендә Патша Йорты кунаклары

Әле кайчан гына үткән тарихның күп кенә ачылмаган битләре архивларда гына сакланып, күпләребез өчен куллана алмастай хәзинә иде. Тормыштагы үзгәрешләр бу тимер пәрдәне бераз урыныннан күчереп, кызыклы мәгълүматларны халык игътибарына чыгарырга мөмкинлек тудырды. Шундый материаллар арасында керәшен темасына кагылганнары да күп. Бүген сезгә Н.Ильминский тарафыннан оештырылган керәшен мәктәпләренә карата Россия Патшалары һәм аларның нәселе кешеләренең мөнәсәбәтен күрсәтүче язма тәкъдим итәбез.

Олы Князь Алексей Александровичның Казан керәшен мәктәбенә килүе

1868 елның 18 мае көнне кичке сәгать сигезгә Казанга Олы Князь Алексей Александрович киләсе вакытка пристаньга бик күп халык җыела. Яр буена урнашкан пристань конторасы һәм сату биналары төрле төстәге флаглар һәм фонарьлар белән бизәлә. Пароходтан төшкәч тә, Олы Князь шәһәр карарга китә. Ул Благовещение кафедраль соборында була, аны Казан һәм Свияжск Архиепискобы һәм дин эшлеклеләре каршы ала.

Икенче көнне, ягъни 19 май - Тройсын көнне, Олы Князь төшке келәүгә (обедня) кафедраль соборга килә. Соборда келәүне башка дин эшлеклеләре белән бергә Высокопреосвященный Антоний үткәрә. Келәү бетүгә, Олы Князь крестовая палатада һәм Высокопреосвященство янында була. Иртәнге аштан соң, әһәмиятле уку-укыту, дини, промышленность биналарын, шулай ук Казанның тарихи урыннарын карап йөри. Академиядә булганнан соң, ул Изге Гурий Туганлыгы карамагында булган керәшен мәктәбенә китә. Монда аны Изге Гурий Туганлыгы Советы председателе, Казан укыту округы попечителе П.Д.Шестаков һәм профессор Н.И.Ильминский каршы ала. Ильминский Олы Князьгә мәктәп эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерә. Керәшен малайлары һәм кызлары башта керәшенчә, аннан соң 'Спаси, Господи, люди твоя' ны русча җырлап күрсәтәләр. Олы Князьне Ильминскийның төп ярдәмчесе Василий Тимофеев белән таныштыралар. Олы Патша укучы малайлар һәм кызлар янына килеп, бер малай һәм кызның русчадан татарчага тәрҗемәсен тыңлый. Ильминский аңа Казан краенда рус булмаган халыклар мәсьәләсенә караган берничә брошюра тапшыра.

Шул ук көнне Олы Патша исеменнән Казан керәшен мәктәбе файдасына 150 сум акча бирелә.

Олы Патшаларыбыз Государь Наследник Александр Александрович, Патшабикә Олы Княгиня Мария Федоровна һәм Олы Князь Алексей Александровичның 1869 елның 18 июлендә керәшен мәктәбендә булуы.

Император фамилиясе вәкилләре керәшен мәктәбен игьтибар үзәгендә тоталар: Олы Князь Алексей Александровичтан соң, 1868 елның 31 маенда Принц Петр Георгиевич Ольденбургский мәктәптә булып, аның файдасына 100 сум акча бирә.

1869 елның 18 июлендә Казанга Патша балалары - Государь Наследник Цесаревич, Государыня Олы Княгиня Цесаревня һәм Олы Князь Алексей Александрович килә. Аларны күрү өчен Казан урамнары халык белән тулы була. Көндезге унынчы яртыда патша балалары Казан керәшен мәктәбенә киләләр. Аларга мәктәпне Василий Тимофеев күрсәтеп йөри. Зур кунакларда мәктәп яхшы тәэсирләр калдыра.

Алар башта иманнарны русча, аннан соң төрле инород халыклар телендә тыңлыйлар, мари хоры халык гимнын башкара; Патша галиҗәнапләре укыту методлары белән һәм гомумән, мәктәп эшчәнлеге белән кызыксыналар, укытучылар бүлмәсендә булалар; ишегалды аша хатын-кызлар бүлегенә дә керәләр һәм аның эшчәнлеге белән дә ныклап кызыксыналар. Шул рәвешле мәктәптә бер сәгать булганнан соң, алар керәшеннәр өчен христиан белеме бирүче уку йорты буларак, мәктәп эшчәнлегеннән канәгать булуларын белдерәләр.

Патша балалары балаларның укуларын һәм җырлауларын, укытучының аңлатуларын игътибар белән тыңлыйлар, укытучы һәм укучыларга рәхмәт әйтәләр, үз исемнәрен монда булучылар исемлегенә язып куялар һәм бар кешедә соклангыч тәэсир калдыралар. Шул ук көнне мәктәпне оештыручы Н.И.Ильминский Цесаревичтан төшке ашка чакыру ала, ә Изге Гурий Туганлыгы Советы председателе Патша сарае Гофмаршалыннан 500 сум акча һәм түбәндәге эчтәлектәге хат ала.

'Государь Наследник Цесаревич һәм Государыня Олы Княгиня Цесаревня Ильминскийның керәшен мәктәбендә булып, зур канәгатьлек белән балаларның укуларын һәм җырларын, укыту методлары турында тыңладылар. Бу укыту йортының керәшеннәрне православие динендә ныгытуда зур өлеш кертүенә ышангач, Патша галиҗәнапләре үз чиратында мәктәпкә матди ярдәм максатыннан һәр елны анда 20 укучыны - Государь Наследник Цесаревич исеменнән 10 малайны һәм Государыня Олы Княгиня Цесаревня исеменнән 10 кызны укыту өчен кирәкле сумманы бирергә карар иттеләр. Шул турында хәбәр итеп, беренче ел өчен 500 сум акча җибәрәбез һәм алуыгыз турында хәбәр итүегезне үтенәбез'.

Бу сумма һәр елны Наследник Цесаревичның Патша сарае конторасыннан җибәрелә; ә тәхеткә Государь Император Александр Александрович килгәч, тиешле сумма һәр елны 250 сум күләмендә Патша Кабинетыннан һәм 250 сум Императрица Мария Федоровнаның шәхси Канцеляриясеннән җибәрелә.

Патша сарае членнары килеп киткәннән соң, Государыня Цесаревня кыз балаларга христиан белеме бирү, булачак әниләргә дини-әхлакый тәрбия бирү кирәклеген күрсәтә. Шулай ук алар мәктәп янына чиркәү төзү кирәклеген дә аңлап, чиркәү төзүгә рөхсәт биреп, кул куялар. Һәм аның өчен 1450 сум күләмендә акча бирәләр.

11.09.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: