Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Евгений Баркарь: 'Халыкта нинди генә шаукым калдыклары булса да, ул аларны үз дини кысаларына кертә...'

Сөйләште Л. БЕЛОУСОВА.

12 августтан 20 августка кадәр республикабызда фәнни экспедиция белән Санкт-Петербург шәһәреннән Диннәр тарихы музее фәнни хезмәткәре Евгений Баркарь булып китте. Яшь галим Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Питрәчтә, Керәшен Сәрдәсе, Әлбәден, Тәмте, Керәшен Казысы, Янсуар, Кибәч, Аулаш, Мартыш авылларында булды. Визитның соңгы көннәрендә Евгений Владимирович редакциябездә кунакта булып, үзенең фикерләре белән уртаклашты.

- Евгений Владимирович, Сез инде берничә ел керәшеннәр тормышы белән кызыксынасыз. Сезнең керәшеннәрнең тарихы, килеп чыгышына бәйле статьяларыгыз барлыгы, 'Керәшеннәрнең халыкчан динилеге' дигән тема буенча фәнни хезмәт язуыгыз да билгеле. 'Халыкчан динилек' нәрсә ул?

- Бу фәнни термин. Нинди дә булса дин турында алынган белем, халык аңына барып ирешкәч, үзгәрешләр кичерә. Монда халыкның кайчандыр булган иске ышанулары да, күрше халыклардан кергән үзенчәлекләр дә чагылырга мөмкин. Һәрбер очракта да бары бу халыкка гына хас бер калып, яңа тип дини үзенчәлек барлыкка килә. Русларда ул бер төсле, татарларда икенче, әйтик, удмуртларда, мариларда, чуашларда бөтенләй башкача. Мине менә шундый дини үзенчәлекләр кызыксындыра.

- Ә керәшеннәрдә ул нинди?

- Революция елларына кадәр дә, аңа чаклы да язылган фәнни хезмәтләргә караганда, керәшеннәр Алланы 'Алла' дип кенә түгел, 'Тәңре' дип тә йөрткәннәр. Бу бик борынгы төшенчә, һәм бүген дә кулланыла. Изгеләрнең төсен керәшеннәр 'тәре' ди, бу шул ук'Тәңре' сүзенең үзгәргән варианты. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында, мәсәлән, бер әби миңа Илья пагамбәрнең күктән атлар җигеп йөрүе турында сөйләде. Керәшеннәр турында революциягә кадәр үк язылган бер хезмәттә күктән ат арбасына утырып йөрүче итеп, 'Тәңре бабай' күрсәтелә. Ул, имеш, атларын чыбыркылап куа. Арба барганда күк күкри, чыбыркы шартлаганда яшен яшьни. Шулай итеп, дини риваятьләр халык хәтерендә саклана, вакыт үткән саен, нәрсәдер үзгәрә, кайбер элементлар онытыла, яисә, киресенчә, өстәлә...

Кайбер үзенчәлекләр төрле халыкларда кабатланырга да мөмкин. Кеше күмгәндә кабергә акча ташлау, мәсәлән, бик күп халыкларда бар. Тик һәрбер җирдә ул аерым мәгънәне аңлата.

- Күп галимнәр керәшеннәрнең гореф-гадәтләрендә тәңречелек билгеләре күрәләр, ә священникларга бу әйбер бик ошап та бетми...

- Әйе, бу да халыкчан динилекнең бер өлеше. Дин кешеләренә бу ошамаска да мөмкин, ләкин без, дин өлкәсен өйрәнүче галимнәр, моңа башкачарак карыйбыз. Халыкта нинди генә шаукым калдыклары булса да, ул аларны үз дини кысаларына кертә, үзенчә аңлата. Керәшеннәр дә, көнкүреш йолаларында төрле ышанулар, ырымнар булуга карамастан, үзләрен православ динендәге халык дип саный, тәңречелек элементларына үз диненең бер өлеше итеп карый. Минем, һәрхәлдә, үзен тәңрече дип санаган керәшенгә юлыкканым юк әле. Миңа, мәсәлән, 2006 елда Питрәч районының бер авылында изге саналган нарат агачын күрсәттеләр. Агачка табынуның мәҗүсилек элементы икәне наратка яулыклар, бистәрләр элүче керәшен әбиләренең уена да керми...

- Сез Диннәр тарихы музееның фәнни хезмәткәре. Әйтегез әле, бу авторитетлы музейда керәшеннәр өчен нинди дә булса урын була аламы?

- Кызганычка каршы, бүгенге көндә керәшеннәр буенча бер экспонат та юк.

- Ә экспонат булып нәрсә хезмәт итә ала?

- Әлбәттә, экспонат дин белән бәйле булырга тиеш. Менә, мәсәлән, Янсуар авылында безгә киемнәр күрсәттеләр. Тамаксага тегелгән сөяк кисәген, бу нәрсә дип сорагач, 'күз тиюдән саклагыч', дип аңлаттылар. Бу - халыкчан динилекнең киемдә чагылыш тапкан бер мисалы, һәм, экспонат булып та хезмәт итә алыр иде. Моның өчен экспонат итеп тәкъдим ителгән әйбернең, тулы аңлатмасын язып, Музей каршындагы махсус комиссия алдында якларга кирәк.

- Сез Татарстанда бер атна булдыгыз. Авылларда экспедиция белән йөргәндә, үзегез өчен яңа ачышлар ясадыгызмы?

- Моңа кадәр мин бары православие динендәге керәшеннәрне генә белә идем. Бу юлы Кибәч авылында евангелист керәшеннәргә юлыктым. Дөрес, бүген авылда алар инде юк дәрәҗәсендә. Ә революциягә кадәр авылның яртысы евангелист булган, һәм атеизм заманында властьларга бирешмәгәннәрен сөргенгә кадәр җибәргәннәр. Миңа аларның балалары, оныклары белән күрешеп сөйләшү бәхете тиде. Бу бик кызыклы факт. Алар үзләренең әби-бабаларының гомердән-гомергә евангелист булуы турында сөйлиләр. Дини евангелистлар аракы эчемлекләреннән баш тартканнар, кул биреп күрешмичә, бер-берсен үбеп исәнләшкәннәр. Библияне күбесе керәшенчә укыган, иман җыруларын да керәшенчә җырлаганнар.

Тәмте авылы әбиләре белән зиратка менеп, үлеләрне искә алу, тәберсен итү йолаларын күрү дә минем өчен бик кызыклы булды. Алар кабер өсләренә ипи кисәкләре ташлыйлар, шуны үлеләргә ризык, өлеш дип саныйлар. Бүтән вакытта алар ит кисәкләре дә ташлыйлар икән, тик хәзер Успенье уразасы барганлыктан, ит ризыклары ташларга ярамый. Бу да халыкчан динилекнең керәшеннәрдә кабул ителгән бер үзенчәлеге. Һәм алар бик күп.

- Безнең укучыларыбызда 'бу Петербург егетенә керәшеннәр нигә кирәк булды икән, безне каян 'казып тапты икән' дигән сорау да тууы мөмкин.

- Мин балачактан ук татар әкиятләрен тыңлап үстем. Әти ягыннан әбием Фәйрүзә чыгышы белән Сарман районының Бикмәт авылыннан. Утызынчы елларда, бәхет эзләп, алар авылдан чыгып киткәннәр. Ул чагында әбием бала гына булган әле. Башта алар Ижевск шәһәрендә яшәгәннәр, соңрак Карелияга күчкәннәр, аннан соң аларны язмыш җилләре Ленинградка ук китереп ташлаган. Минем карт бабам Габдулла Хәйруллин, Татарстанда яшәгәндә үк, керәшеннәр белән кызыксынган. Укыган кеше булмаса да, белемгә омтылган, керәшеннәр тарихы буенча материаллар җыйган, ниндидер мәкалә язган, тик аны бастыра алмаган. Мин боларны әбием сөйләве буенча беләм. Хәзер әбием инде җитмешнең өстендә. Туган авылын ул балачак истәлекләре буенча гына хәтерли. Минем дә, әтиемнең дә бер тапкыр да Бикмәт авылында булганыбыз юк... Әбиемне, карт бабамны хәтерләүчеләр дә инде юктыр, дип уйлыйм...

Шуңа күрә татар темасы, гомумән, минем өчен ят түгел. Фәнни эшемдә генә түгел, үзем эшләгән Дин тарихы музеенда да татарлар, керәшеннәр темасын алып барырга тырышам. Күптән түгел генә, мәсәлән, безнең музейда Петербург татарлары катнашында фәнни конференция булды. Мин шунда керәшеннәр турында сөйләдем. Сенсацион ачыш ясадыммыни! Керәшеннәр турында, гомумән, белмиләр. Ә бит анда укымышлы кешеләр, хәтта Санкт-Петербург шәһәренең ислам белән, татарлар тормышы белән бәйле экскурсияләрен алып баручы ханым да бар иде. Петербургта гына түгел, хәтта Татарстанның үзендә дә керәшеннәрне белмәүчеләр күп очрады миңа.

- Фәнни экспедицияләрнең нәтиҗәләре, гадәттә, нинди дә булса хезмәткә нигез итеп алына. Сезнең Татарстанда булган атнагыз, керәшен авылларында узган очрашуларыгыз, күргәннәрегез кайда булса да чагылачакмы?

- Әлбәттә. Музейдагы эшем дини күргәзмәләр белән бәйле булса да, җитәкчелек керәшеннәр белән кызыксынуымны хуплый. Шуңа күрә фәнни конференция өчен доклад әзерләячәкмен, статья язачакмын. Гомумән, экспедиция нәтиҗәләре белән мин бик канәгать. Төрле сәбәпләр аркасында, өч елга якын Татарстанда була алмадым. Соңгы елларда булган уңай үзгәрешләр турында укып, ишетеп кенә түгел, үз күзем белән күрәсем килеп килгән идем. Чынлап та, күп эшләр эшләнгән, хезмәтләр басылган, гади халык та керәшеннәргә карата мөнәсәбәтнең үзгәрүен, җылынуын билгели. Беренче килгәндә үк үземне җылы кабул иткән Керәшен Сәрдәсен сагынып килгән идем. Икенче җәйгә дә, Сәрдәгә килеп, эшемне дәвам итәргә исәп тотам...

28.08.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: