Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


КЕРӘШЕН КУРАЙЛАРЫ ҺӘМ КУРАЙЧЫЛАРЫ

Г.М.Макаров, сәнгать белеме кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре

Керәшеннәрдә курай элек-электән үк киң таралган уен кораллы булган. Тик шуны әйтергә кирәк - без ул турыда аз белә идек. Курай тарихын, башкару традицияләрен өйрәнеп, аның нәтиҗәләрен басма хәлдә халыкка чыгару бурычы да әле хәзер генә үтәлә башлады.

Керәшеннәр кураен өйрәнү, аның җирле үзенчәлекләрен ачыклау бик кирәкле эш һәм аның фәнни әһәмияте бик югары. Керәшен кураен өйрәнеп белгәннән соң гына татар курай сәнгате офыкларын да тулы төстәрәк чамалап була. Моңа кадәрле себер, әстерхан, мишәр, керәшеннәргә хас борынгы курайларда башкару сәнгате махсус публикацияләрдә бөтенләй диярлек яктыртылмады. Мондый өйрәнелмәгәнлек исә этник төркемнәрдә курай сәнгатенең бөтенләй юклыгын, яисә ул зәгыйф үсешле булган диешле ялган фикергә китерергә мөмкин.

Элеккерәк күп кенә хәтта укымышлы кешеләр дә курай керәшеннәргә хас мы, юк мы дигән сорауга анык җавап бирә алмый иде. Кер әшен сәнгате эчендә курай традицияләренең урыны бар мы соң? - дигән сорауга безнең тарафтан уздырылган тикшеренү ачыклык кертә. Әйе, мондый традицияләр булган, бар һәм моны фактлар белән дәлилләгән нигез дә барлыкка килә башлады, әмма тикшеренүләрне дәвам итү кирәклеге дә һичшиксез.

Кама буенда һәм көньяк Урал төбәкләрендә яшәгән керәшеннәр үзләренең буйлы ачык флейталарын нугай курай, урман курае, чыңкый курай, сыбызгы исемнәре белән атыйлар. Башкару традицияләренең эчтәлеген тулырак итеп тикшерү мәсьәләсе арасында үкенечкә калганнары дә бар, чөнки мондый тикшеренү ким куйганда бер илле елга соңарылды. Курайда башкару гамәле дә, бик күптәннән булмаса да, традицион көнкүрештән инде чыгып беткән дияргә була. Әмма бу төр уен коралларына бәйле фактик материаллар юк түгел, алар кеше хәтерендә бар әле.

Кама буе керәшеннәренең курайлары

Керәшеннәрнең буйлы ачык флейталары турында иң әүвәлге тарихи мәгълүмәтләр XIII йөз азагына карый. Аларда Казан тирәсендәге авылларда яшәгән керәшеннәрнең лексикасы теркәлгән XVIII йөз азагы - XIX йөз лексик хәзинәсен чагылдырган А.Троянскийның Татарча-русча сүзлеге урын алган. Сүзлекнең авторы - христиан рухание һәм галим А.Троянский үзе дә Арча тирәсендәге Аппаз исемле керәшен авылында пуп гаиләсендә туып үскән. Һичшиксез, ул гади керәшеннәрнең көнкүреш мәдәнияты нигезләрен белгән, китаби һәм гади сөйләм телләренә хас лексик берәмлекләр белән шушы авылда танышкан һәм алар аның хезмәтендә дә чагылганнар. Сүзлектә сыбызгы сүзе трубка музыкальная мәгънәсендә бирелгән, сыбызгычы исә музыкант духовых инструментов итеп тәрҗемә ителгән.

Сүзлекнең икенче томында курай сүзе беренче чиратта дудка, крупная трава мәгънәсендә, тик икенче мәгънәсе буларак флейта, игровая дудка итеп бирелгән.

Миссионерлар җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән Славян-татар сүзлегендә дә керәшен мәдәниятенә бәйле кызыклы детальләр чагылган (Славяно-татарский словарь. Пособие к чтению Евангелия, Часослова и Псалтири. Издание Православного миссионерского общества. - Казань, 1910. - 175 с.). Анда сопель дигән тынлы музыка коралын кура, сыбызгы дип тәрҗемә иткәннәр. Бу исә кура, сыбызгы сүзләре мәгънәләренең синонимик тигезлекләрен күрсәтә. Кура сүзе керәшеннәргә яхшы билгеле булуы сопец дигән сүзнең тәрҗемәсендә күренә, ул анда кура сызгыртучы диеп бирелгән.

Бу турыда күренекле музыка белгече һәм фольклорчы-этнограф С.Г.Рыбаковның күзәтүләре дә ишарә итә, чөнки ул нагайбәк һәм бакалы керәшеннәре яшәгән авыллардагы нардуган уеннарында сыбызгы дип аталган һәм курайга охшаш тынлы уен коралында егетләр уйнаганы турында яза.

Безнең тарафтан курай һәм сыбызгы атамаларының синонимлыгы һәм ул уен коралларының үзара ошашлыгы турында әйтелгән фараз башка төрки телләр материаллары, мәсәлән, казакъ һәм нугайларныкы белән дә ныгытыла. Аларда да сыбызгы атамасының мәгънәсе абсолют күпчелектә буйлы ачык флейтага туры килә һәм татар-башкорт курайларына (көпшә курайга) тәңгәл.

Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш районнарында яшәгән керәшеннәрдә әле күптән түгел генә дә курайда уйнау традицияләре саклана иде. Кайбер мондый мәглүматларны укучыларга җиткерү кирәкле дип саныйм.

Зәй районы, Төгей, Тәтемәле төбәге курайчылары

Керәшеннәрнең ике тишемле курайлары турындагы беренче мәгълүматлар белән танышу бик үзенчәлекле булган иде. 1971 елны авыл игенчеләренә булышу йөзеннән, миңа берничә ай хәзерге Зәй районы Төгей авылында Казаков Алексей (1908 елда туган) өендә яшәргә туры килде. Эштән буш араларда хуҗалардан авылдагы гореф-гадәтләр, кием-салым үзенчәлекләре, музыка кораллары турында еш сораша идем. Төгей һәм күрше керәшен авылларында өлкән яштәге карчыкларның элек нугай курай исемле тынлы уен коралында уйнаганлыклары турында мәгълүмат ишетергә туры килде. Әйтүләре буенча бу уен коралында соңгы уйнаучы карчык 70 яше тирәләрендә 1950 нче еллар азагында бу дөньядан киткән. Ни өчен курай исеменә нугай кушымчасы кушыла иде соң? - дигән сорауга авыл кешеләре анык җавап бирә алмаганнар иде. Авыл өлкәннәре сөйләвенчә, әлеге нугай курай урманда үскән кура үләненең көпшәсеннән ясалган. Коралның буе 70-80 см, аскы өлешендә ике уйнау тишеме һәм өске ягында кечерәк тавыш тәрәзәчеге булган. Тавышын чыгарыр өчен өреп уйнаганнар, тик, гадәти балалар сызгыртмасыннан, яисә блокфлейталардан үзгә буларак, аларның сызгыртма җайланмаларының тавыш тәрәзәчеге астындагы махсус бөке урынына уйнаучының теле кулланылган. Бүгенге көндә Төгей авылының халкы, бигрәк тә яшьләр һәм урта буын кешеләре, үзләренең нугай курай исемле борынгы уен кораллары булганлыгы турында бөтенләй онытканнар. Бу факт исә халык иҗаты һәм аның белән бәйле йолаларыбызның хәзерге заман мәдәниятенең һөҗүме алдындагы көчсезлеге, бик тиз югалучанлыгына ишарәли.

Оренбург өлкәсе Абдулин шәһәренең керәшен бистәсендә нугай курай

Нугай курай исемле буйлы флейтаны куллану даирәсе киң булып, аңарда элек керәшен ир-атларының күп уйнаганлыгы турында да материаллар бар. Мондый традицияләр турындагы мәгълүмат Абдулин шәһәренең керәшен бистәсе халкы авыз иҗатында чагыла. Бу бистәгә халык патша администрациясе карары буенча, монда XIX йөзнең икенче яртысында күчерелеп утыртыла. Тел һәм музыка диалекты күрсәткечләре буенча аларның Көнчыгыш Татарстан һәм Көнбатыш Башкортстанда урнашкан Ык һәм Сөн бассейны керәшеннәренә охшашлы булуларын фаразлап була. Бу бистәдә язып алынган бер халык җырында нугай курай исемле уен коралы түбәндәгечә телгә алына:

Җегетләр дә җыруны ич җырламас

Нугай курайлары,

Нугай курайлары ла булмаса;

Җегетләр дә җыруны ич җырламас,

Күкрәгендә ләй,

Күкрәгендә уйлары булмаса;

Җегетләр дә җыруны ич җырламас

Җөрәгендә ләй,

Җөрәгендә сөюе булмаса.

Җөрәгендә сөюе булмаса.

Минзәлә төбәге. Курайда ир-ат уйнау традицияләре элекке заманда Минзәлә районының Мәлкән авылында да булган. Сугыш алдыннан һәм сугыштан соң шушы авылда туып, гомер буе мал көткән Көтүче Ынтун (1880 - 1950) исемле кеше курай уйнавы белән дан тоткан. Курайда үтә матур уйнавы белән авылдашларын таң калдырган ул. Без бу авылда булганда Мәлкән авылының көтүчесе һәм оста гармунчысы Макар дәдәй Артемьев (1926 елда туган) сөйләве буенча, Көтүче Ынтунның курае башкортныкына ошаган (төп башы тигез итеп киселгән) һәм коралын ясаганда, ул урманда үскән көпшәле үсемлекләрне кулланган. Уйнау тишемнәре исә, Макар дәдәй хәтерләве буенча, өчәү булган, ә махсус кисеп алынган тавыш тәрәзәчеге булмаган. Бу исә аны керәшеннәрдә күп вакыт хатын-кызлар уйнаган тавыш тәрәзәчеге булган курайлардан аерып тора.

Әлмәт районы, Кәләй авылы курайчылары

Зәй (Эзей) суы буенда урнашкан керәшен авыллары халкындагы көтүчелек үнәрендә ир-атлар тарафыннан курайда башкаручылык традицияләре булганлыгы турында бик кызыклы мәгълүмат бар. Шуларның берсе исә, чыгышы буенча Әлмәт районы Кәләй авылыннан булган курайчы Асылгәрәй турында. Бу вакыйгалар Бишмунча авылы аксакаллары истәлекләрендә сакланып калган. Гомер буе көтү көткән бу көтүченең керәшенчә исемен монда инде хәтерләмиләр. Ул гасыр башында булган гадәт буенча һәм элеккеге керәшен картларына хас чал кергән зур көрәксыман сакал-мыеклы, авызыннан сирәк төшергән таш челемле кеше буларак истә калган.

Әмма чын могъҗиза булып аның курай уйнавы саналган. Ул күп көйләр белгән һәм аларның ни сәбәпле чыгарылуы, нинди вакыйгага бәйле булулары, кемнәргә багышланулары турындагы тарихлар һәм риваятьләр сөйли торган булган. Аның уйнаганын ишетү зур мәртәбәгә саналган. Бишмунча авылы кешеләре бу көтүче картны һәм аның гаиләсен яратканнар, хөрмәтләгәннәр. Авылның теләсә кайсы өендә дә аларга урын һәм ачык йөз булган. Соңрак исә авыл белән өмә оештырып, аңа йорт салырга булышканнар. Сугыш алды еллары авыр булса да, мөмкин кадәр булышырга тырышканнар, хәлләрен белергә еш килгәннәр. Курайда оста уйнаучы бу көтүченең авылда килеп чыгуы 1921 елгы ачлык белән бәйле. Ул елны бу авылга Кәләйдән бер ничә гаилә керәшеннәр сыенганнар. Ашлык уңмаган булса да, Бишмунча халкы көздән күп итеп алабута әзерләгән һәм аның оныннан икмәк, аш пешереп, ачлык үлеменнән котыла алганнар. Килгән керәшен гаиләләре икенче елны үз авылларына кайтып киткәннәр, әмма Асылгәрәй Бишмунчада яшәргә кала, картайганчы шушында яши, 1939 елны 76 яшендә вафат була.

Чыгышы белән керәшеннәрдән булган оста курайчы һәм көтүче Асылгәрәйнең репертуарын күз алдына китерү бик кыен, әмма аның эчтәлеге Зәй суы тирәсендәге керәшен авылларында гына түгел, гомумән барлык татар авыллары арасында популяр вокаль һәм махсус инструменталь курай көйләреннән гыйбарәт булган, дип фаразларга мөмкин. Мондый көйләрне күзаллау өчен күренекле татар композиторы һәм фольклорчысы Солтан Габәши тарафыннан Әлмәт төбәгендәге Кама Исмәгыйл, Нәдер, Кәшер кебек татар авылларында 1931 елда үткәрелгән фольклор экспедициясе барышында теркәлгән курай көйләренең нота язмалыры белән танышу бераз мөмкинлек бирә. Анда, җыр көйләреннән тыш, фәкать уен коралында гына башкарыла торган, табигать күренешләренә, төрле кош-кортлар, киекләрнең үз-үзләрен тотышын, аерым шөгыльләрен чагылдыруга багышланган, халык күңеленә нык уелган тарихи вакыйгаларга багышланган инструменталь көйләр булган.

Бу төбәк керәшеннәрендә курайда уйнау үнәге көчле булганлыгы турында Кәләй авылы халкы әле хәзер дә хәтерләрендә саклый. Сугыш алды елларында (1941 елга кадәрле) авыл халкы җырлаганда, биегәндә курай, яисә урман курае дип йөртелгән буйлы озын флейталарда уйнау гадәти күренеш булып исәпләнгән.

Мәсәлән, бу авылда яшәүче Анастасия Павловна Брагина (туган елы 1927) сөйләвенчә, аның әтисе Долгов Павел Семенович (1870 - 1943) көздән үк курай көпшәләре бәйләмен әзерләп мунча себеркеләре белән бергә өй түбәсенә элеп куя торган булган. Бу курайларда ул бәйрәмнәрдә төрле керәшен җыр-көйләрен уйнаган, бию тамакларын уйнап биеткән.

Кәләй авылының танылган гармунчысы һәм курайчысы (ике тишемле озын буйлы курайда уйнаучы) буларак авыл халкын заманында таң калдырган Минкин Семенны (1870-1945) бүген дә искә төшерәләр. Бу авылды яшәүче Олег Николаевич Спиридонов (туган елы 1954) аның курай уйнаганлыгын Анна Семеновна Трофимова (туган елы 1906) сөйләгәннәрдән хәтерли.

Ирнә, Зичә, Игәнә буе төбәге курайчылары

Урман курае турында Татарстанның Зәй, Ирнә, Зичә елгалары буйлап урнашкан керәшен авыллары халкының хәтерендә яхшы сакланган. Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче өлкән яштәге кешеләр урманда үскән кура көпшәсеннән ясалган курай коралын гадәти күренеш итеп исәплиләр. Тавыш тәрәзәле һәм ике уен тишеме булган, урман курасыннан эшләнгән курайда әле 1950 елларда да уйнаганнар. Шулар арсында, мәсәлән, ике туган Трушка Микулай һәм Бабил (Кандрабаев Николай һәм Вавил). Алар узган гасыр азагында туганнар һәм 60 еллар уртасына кадәр яшәгәннәр.

Бу сәнгать монда тиз гена юкка чыкмаган. Әле 60 елларда да Сарсаз-Баграж авылында Олы көн бәйрәмендәге күңел ачу уеннары вакытында яшь егетләр озын урман кураенда уйнаганнар. Мәсәлән, күкәй тәгәрәтеп уйнаганда Торна Микулае (Журавлев Николай, туган елы 1949) бик матур итеп урман кураенда уйный торган булган. Курай уйнаучыларын авыл халкы яратып тыңлаган. Курайчыларның 'концерт чыгышлары' Торыйсын, Питрау көннәрендә, бигрәк тә нардуган уйнаганда оештырылганнар һәм күп санлы тыңлаучыларны җәлеп иткәннәр.

Кабан Бастрык авылында озын урман кураен чыңкый курай дип атыйлар. Ул курайда исә бәйрәмнәрдә Начтый Питере (Брицов Петр, 1940 - 1995) оста уйнаган. Ул үзенең курайларын урманда үскән курадан тыш сазлыкта үскән көпшәләрдән дә ясаган.

Курыстан ясалган ике бармакчалы сыбызгыны, мәсәлән, Зәй районы Зичәбаш авылы керәшеннәренең музыкаль көнкүрешендә кулланганнар, тик ул монда нугай, яисә нугай курай атамасы белән билгеле. Бу коралның буе чама белән 50 - 70 см, юанлыгы 25 - 30 мм булган.

Нугай атамасының килеп чыгышым, беренче карашка, нугай халкының этнонимы белән бәйләү мөмкин. Чынлап та, Урта Азия халыклары казан татарларын нугай дип атыйлар. Нугайлар тарихы урта гасырдагы Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларының тарихы белән тыгыз элемтәдә булып, анда яшәгән халыклар бер-берсе белән нык укмашкан. Шуңа күрә нугай курай дигән атаманы татар курае дигән сүз белән алмаштырып булыр иде сыман. Әмма бу болай булмаска да мөмкин икәнлегенә ишарә итә торган мәгълумат бар. Каюм Насыйриның бай эчтәлекле һәм хәзерге телдән төшеп калган күп кенә сүзләр, атамаларның мәгънәләрен биргән 'Ләһҗәи татари' исемле аңлатмалы сүзлегенә игътибар итик. Монда ул нугай дигән сүзгә түбәндәге аңлатма бирә: бер мәгъруф нәбатдыр, балалар [аңардан] сыбызгы ясарлар; фарсыларда нәй диерләр. Шушы ук сүзлектә нәй дигән атама исә - сыбызгы, нугай курай төре диеп аңлатылган. Димәк ки бу ике версиянең, ягъни нугай курай атамасы нигезендә нугай этнонимы мы, яисә нугай исемле үсемлек атамасыннан чыккан мы икәнлеген төгәл ачыклау өчен алдагы көндә тирәнрәк тикшеренүләр таләп ителә.

Сыбызгыларның башка төрләрен курыс көпшәсеннән генә түгел, махсус киптерелеп куйган өрәнге әзерләнмәләреннән дә кыру ысулы белән кыргыч җайланмаларында ясаганнар, эчләре исә борауланып, яки кызган тимер белән яндырылып тишелгән. Мондый сыбызгыларны элек базарларда, ярминкәләрдә сату өчен дә күпләп эшләгәннәр.

Музыкаль көнкүрештә дүрт һәм алты бармакчалы сыбызгылар, нугай курайлар да кулланганнар. Аларның буе чама белән 30 - 40 см һәм диаметры 25 - 30 мм булган. Миңа, әтием Макаров Михаил (1921 елда туган, Сарман районы Керәшен Чыршаласы тумасы) тарафыннан керәшеннәр арасында кулланыла торган традицион сыбызгылар ясавын күреп тору бәхете насыйп булды. 1960 еллар башында, Әлмәт шәһәре тирәсендә әртил белән урман кисү эшләренә барган идек. Күрәсең, музыкага кызыксынуым булганга күрә, әти миңа дүрт һәм алты тишемле ике сыбызгы ясап бирде.

Сыбызгының тавыш югарылыгы белән бәйле көйләнеше төрле булырга мөмкин. Ул сыбызгы ясаучының көпшә үлчәмнәрен (озынлыгын, җуанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Моннан тыш, бармакчалар арасындагы үлчәмнәр дә сыбызгы ясаучының зәвыгыннан һәм тәҗрибәсеннән чыгып билгеләнгән, чөнки халыкта темперацияле көйләнеш төшенчәсе әле булмаган һәм, аерым төбәкләргә хас, колакка ятышлы булган, натураль тавыш тезмәләре генә кулланылган.

Чистай төбәге курайлары

Билгеле булганча, Каманың сул ягындагы Шушма суы төбәгендәге керәшеннәр мәдәнияте формалашуда (Чистай районы) шактый өлештә мишәр компоненты да катнашкан. Шундый бер авылда хатын-кызларның курай уйнау традицияләре турында мәгълүматләр язылып алынды. Мондый мәглүматлар әлеге төбәктә казан татарлары, керәшеннәр, мишәрләргә хас курай традицияләренең борынгы тамырлары бер үк булганлыгы турында фараз итәргә мөмкинлек бирә.

Әлмәт районының мишәрләр яшәгән Түбән Абдулда булганда авылның бер өлеше элеккеге заманда Степановка исемле керәшен авылы булганлыгы ачыкланды. XIX йөз азагында алар киредән исламга чыкканнар икән, әмма керәшен бабаларын да онытмыйлар. Бу авылның өлкән яштәге кешеләре мондагы хатын-кызларның курай уйнаганнарын хәтерлиләр. Түбән Абдулда яшәүче (1906 елда туган) Галимова Зөләфкәр үзе дә заманында курайда уйнаганын сөйләде. Аның курае алда әйтеп үткән керәшеннәрнең нугай курайлары кебек бер үк ысул белән эшләнелгән, әмма кураенда исә дүрт бармакча тишеме булган.

Югарыда китерелгән мисалларның типиклыгын бу төбәктәге башка керәшен авыллары тормышыннан алынган мәгълүматлар белән дә ныгытып булыр иде һәм керәшен курайларының конструктив төзелеше татар халкының башка этник төркемнәрендәге курайлары белән уртак булганлыгы турында нәтиҗә ясарга була. Керәшеннәрдәге курай сәнгатенең аерымлылыгын фәкать өслүб (стиль) һәм башкарылган репертуар төрлелегендә күреп була.

Нагайбәк керәшеннәренең курайлары

Нагайбәкләрнең буйлы ачык флеталары моңа кадәрле махсус музыкаль тикшеренү объекты булмады. Бу турыда бераз мәгълумат С.Г.Рыбаковның музыкаль этнографиягә багышланган китапларында гына бар. Ул мондый флейталарда нардуган тамашаларында егетләр уйнаганы турында яза һәм аны чибузга атамасы белән фонетик яктан бераз дөрес булмаган транскрипция аша бирә, чынбарлыкта аны сыбызгы дип бирү дөресрәк булыр иде. Шушы ук мәгълуматны 1920 елларда Идел буе халыклары музыкасын тикшергән тарихчы-галим Н.В.Никольский кабатлый һәм сыбызгы (чибузга) коралында бакалы керәшеннәре уйнаганлыклары турында яза.

Чиләбе ягы нагайбәкләренең элекке замандагы музыкаль көнкүрешләрендә курай дигән атамалы буйлы ачык флейталар булганлыгы турындагы мәгълуматлар өлкән яштәге кешеләрнең хәтерендә әле бүгенге көнгә кадәр яхшы саклана. Буйлы ачык флейталар нагайбәкләрдә популяр булуы гаҗәп түгел, чөнки бу төбәктә татар һәм башкортлар да да, элек-электән яшәгән Җаек казакълары да бу уен коралы бик киң кулланган. Һичшиксез, бу уен коралының барлыкка килүе нагайбәкләрдә дә бик борынгы һәм аның генетик тамырлары Идел-Урал регионының башка төрки-кыпчак халыкларыныкы белән бергә тоташкан.

Безнең кулда булган этнографик материалларга караганда өч бармакчалы мондый курай безнең гасырның 40-чы елларына кадәр актив кулланылган. Мәсәлән, Нагайбәк районының мәркәзе булган Фершампенуаз авылында олы яшьтәге кешеләр генә түгел, яшүсмерләр егетләр һәм кызлар да курайда уйный белгәннәр. Курай моңнарының матурлыгы, нагайбәк керәшеннәренең борылмалы көйләрендәге аһәңнәр - бу уен коралында кабатланмас бизәлеш алган. Мондый көйләрнең яңгырашы турындагы ачык төсле тәэсирләр бар. Алар бигрәк тә ат көтүләрен төнгә чыгару вакытындагы хәтирәләр белән бәйле. Мондый уеннар, гадәттә, төнгә ягылган учак буенда булган.Үсмерләр арасында өлкән туганнарыннан отып алган нагайбәк көйләрен курайда уйный белүче һәм танылып өлгергән оста башкаручылар игътибар үзәгендә булган.

Курай ясау технологиясе гади булганга күрә, аны уйнарга өйрәнергә теләгән һәр кем үзе дә ясый алган. Нәкъ төнге ат көтү вакытындагы аулакта, дала тынлыгында күп үсмерләр курай уйнауның башлангыч адымнар ясаганнар.

Нагайбәк яшләренең музыкаль көнкүрешендә курай уены көз көннәрендә зур урын алган. Бу дәвердә яшләр куышларда (заимкаларда), ягъни, аерым нагайбәк гаиләләре, яисә бер ничә гаиләдән торган ыру тарафыннан биләп алган даладагы ерак урнашкан көтүлекләрдә яшәгән. Мондый куышлар хуҗаларның исемнәре белән йөртелгәннәр, мәсәлән, Казакай куышы, Ибашай (Ивановлар) куышы, Абылтай (Абылтаевлар) куышы һ.б. Анда яши башлау түбәндәгечә була. Көз көне ашлыкларны урып җыйгач һәм кыр эшләренең күбесен тәмамлагач, күп кенә нагайбәк гаиләләре үзләренең мал-туарларын ерак көтүлекләргә озатканнар һәм киредән авыл өйләренә кар төшкәч кенә кайтканнар. Мондый куышларда вакытлы яши торган ярым землянка кебек өйләр төзегәннәр. Кайвакытта мондый тораклар яшәү шартлары уңайлырак булсын өчен казак-кыргыз тирмәләренә ошаган түгәрәк, яисә дүрт почмаклы итеп, җылылык өчен киезләр белән ябылышлы итеп эшләнелгәннәр.

Мондый киез тирмәләр күп кенә халык җырларында да чагыла, мәсәлән:

Эямьне дә икән нә бу җаланнар

Ак тирмәләр корып ук җәйләргә;

Кайларга да барсаң да дус-иш кирәк

Каршы чыгып атларны бәйләргә.

Бу килештән караганда, нагайбәкләрнең борынгы киез тирмәләрен онытмаганлыклары аларның нугай традицияләренә якын торганлыкларын искәртә.

Тирмәләр, һәм башка төрле күчмәлек тормыш белән бәйле сәнгать күренешләре турындагы мондый хәтер саклануы, әлбәттә, казак-кыргыз, башкортларның яшәешен даими күрә торып, аларның йогынтысы булуы белән дә аңлатып була, мәсәлән, түбәндәге җырда кебек:

Иртә генә торып тышка чыксам

Кыргыз тирмәләре шеш кеүек;

Эй, безләрнең болай яшәүебез

Җокыларга кергән төш кеүек.

Нагайбәкләрнең югарыда тасвир ителгән ерак көтүлекләрендәге куышларына чыгу, әлбәттә, кышка әзерләгән печәнне җкономияләү өчен махсус эшләнелгән чара итеп карарга кирәк, әмма монда ерак төрки бабаларыбызның ярым күчмә тормыш итүләренең чагылышы да булганын күреп була.

Бер-берсеннә ерак урнашмаган мондый куышларга күпчелек рәвештә яшләр җибәрелгән. Кичләрен монда яшь җырчылар, курайчылар үзләренә ошаган кызларга багышлап җырлар җырлаганнар, үзләренең осталыкларын кәрсәткәннәр. Андый чакта куышларда яшәгән дала халкы гашыйкның җырларын тыңлаган һәм җыр сыйфатларына үзенчә бәя биргән. Яшләр кичке уеннарга җыелганда курайчалар, думбырачылар үзләренең сәнгатьләрен янә күрсәткәннәр һәм уенчылар уйнаганга яшьләр җырлар, такмаклар башкарганнар, биюләр биегәннәр. Гармун исә, бик кыйбат хаклы уен булганга күрә куышлардагы күңел ачу кичәләрендә бик сирәк кулланылган. Шуңа күрә монда төп музыка кораллары булыпк далада үскән көпшәдән ясалган курай һәм кулдан ясалган, кыллары сарык эчәгесеннән эшләнелгән ике, яисә соңрак дәвердә рус балалайкаларына ияреп өч кыл тарттырылган гади нагайбәк думбырасы; сарык эчегесеннән тарттырылган унике тыҗымлы (кыллы) гөслә; кыллы, сызгыч белән сызылып, тезгә куеп уйнала торган кубыз (скрипка төре) тәшкил иткәннәр.

Нагайбәк курайларында (сыбызгыларында) башкару ысуллары һәм көйләрнең музыкаль өслүбләре Идел-Кама буе керәшеннәренең буыннан буынга килгән музыкаль мәдәнияте һәм киңрәк алганда Идел-Урал ареалы төркиләренең традицияләре белән бәйле. Әмма монысын да исәпкә алырга кирәк - Идел-Кама якларыннан күченеп киткәч нагайбәкләрнең музыкаль фикерләүләрендә үзгәрешләр барлыкка килә һәм көйләренә диатоник интонацияләр керә, яңа репертуар формалаша. Бу процесста рус казачиларының музыкасы тәэсире һәм дә башкорт, кыргыз-казакъ көйләренең йогынтысы булганлыгы турында искәртү тиешледер. Әмма курайчылар репертуарының төп нигезе пентатоникалы һәм катнаш пентатоникалы-диатоникалы көйләрдән гыйбрәт булган. Нагайбәкләрнең соңгы дәвердә руслар белән аралаша башлагач барлыкка килгән һәм С.Г.Рыбаков хаклы рәвештә әйткәнчә, җаңа көй - урыссымак көйләрне, мондый курайлар озатылышында, күрәсең, сирәгрәк уйнаганнар. Уйнаган очракта да мондый көйләр курайдагы яңгыраш өслүбе үзенчәлекләре аркылы миллиләшә, керәшенләшә төшкән. Бу исә башкару алымнары тәэсирендә барлыкка килгән һәм кайбер өслүби сыйфатлар аларны керәшеннәрнең музыкаль интонацияләренә якыннаштырган.

Нагайбәкләрнең традицион мәдәнияте үсешендә курайның тарихи роле зур булган. Шуларның берсе исә, курай бу төбәктәге башка төрки халыкларның музыкасы белән нагайбәкләрнең бәйләнеш җепләрен өзмичә калдыру чарасы булган. Нагайбәкләрнең бабалары XVII - XIX гасырның урталарында Казан артыннан һәм Көнбатыш Башкортстаннан Көньяк Уралга күченеп утырганнан соң курай аларның иске музыкаль мирасларын саклап калдырырга булышлык итү белән бергә үзе дә башкорт һәм кыргыз-казакъларның җыр-инструменталь көйләре белән аралашу нәтиҗәсендә сизелерлек яңарыш һәм үсеш алган.

Бүгенге көндәге этнографик материалларда нагайбәкләрнең курайда башкаручылык сәнгате турындагы мәгълуматлар фәкать ир-атларларның уйнаганлыклары турында телдән сөйләнелгән хәтирәләр белән генә чикләнә. Аларны Идел-Кама буе керәшеннәренең курай сәнгате белән чагыштырсак, махсус хатын-кызларга хас курай традицияләре нагайбәкләрдә дә булырга тиешле дигән нәтиҗә чыгарып була.

Нагайбәк курайларының сызгырту ысулы татар, башкорт, казакъларның төрле этник төркемнәрендәгечә. Без теркәгән материаллардан чыгып әйтеп була ки, татар һәм башкортлардан аермалы буларак нагайбәк курайларында өч бармакча тишеме булган. Ике тишемле гади керәшен курайларыннан (нугай курайларыннан) аермалы буларак нагайбәкләр курайларына өченче уен тишеме өстәгәннәр, чөнки бу чара диатоник көйләрне башкару мөмкинлекләрен ачкан. Әлбәттә, моны табигый күренеш итеп исәпләргә кирәк, чөнки өч тишемле курайлар нагайбәк көйләрен башкару өчен иң кулай һәм тәңгәл ярашлы булган.

ХХ гасыр буенча диярлек милли традицияләр юкка чыгуга барганда һәм бу проблемага хәзерге заман Нагайбәк районында игътибар җитмәгәнгә, традицион курайларда уйнау гади көнкүрештә дә, үзешчән сәнгать өлкәсендә дә тулысынча юкка чыккан.

Курайлар төзелеше

Керәшеннәрнең буйлы флейталары, югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, татарларның барлык этник төркемнәренә дә уртак булып, аның ареаль күренеш булганлыгын күрсәтә һәм нигездә өч төрле сызгыру авазы чыгару ысулына кайтып кала.

- Беренчесе исә курайның төп башы туры киселгән рәвештә була (кара 1 рәс.) һәм сызгырту өчен аны авыз кырыена, тешкә терәп тыж-тыж итеп өреп аваз чыгаралар. Мондый курайда башлыча ир-атлар уйнаган. Гомум татар музыка белеме гамәлендә аны көпшә курай дигән атама белән белдерү кабул ителгән.

- Икенче төрендә исә, курайның төп башын кыеклап кисәләр һәм өске өлешенә махсус кисеп алынган тавыш тәрәзәчеге ясыйлар (кара 2 рәс.). Мондый курайлар уйнау өчен шактый гади булганнар. Сызгыртыр өчен курайчы телен тавыш тәрәзәчеге янына китереп өрергә тиешле булган.

Башкаручылар күрсәтелгән курай төрләрен уйнау өчен үзләре сайлап алганнар. Әлбәттә, беренче төр (туры башлы) курайда уйнау өчен күбрәк осталык таләп ителгән. Курайчыларның ир-ат, яисә хатын-кыз булуы нинди дә булса чикләүләргә китермәгән. Әмма чынбарлыкта икенче төр (тавыш тәрәзәчеге булган) курайда күпчелек рәвештә хатын-кызлар уйнаган.

Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.

Курайларның мөһим өлешен тәшкил иткән бармакчалар арасындагы үлчәмнәр дә һәрбер башкаручының (курай ясаучының) теләгеннән һәм күз чамасыннан чыгып билгеләнгән, чөнки халыкта темперацияле көйләнеш төшенчәсе әле булмаган һәм күпчелектә, аерым төбәкләргә хас, колакка ятышлы булган, натураль тавыш тезмәләр генә кулланылган.

Югарыда телгә алынган ачык курайларның бармакча тишемнәренең саны төрлечәк ике, өч һәм дүрт булырга мөмкин. Бармак техникасы белән бәйле уйнау алымнары ике төр курайда да ошаш булган. Ике тишемле курайда түбәнге тишем сул кулның атсыз (кайбер вакытта имән бармак) белән, югарырагы исә, уң кулның атсыз (имән) бармагы белән капланылып уйналган. Дүрт тишемле курайда түбәндәге ике тишем сул кулның атсыз һәм имән бармаклары белән, югарырак урнашкан ике тишем уң кулның атсыз һәм имән бармаклары белән уйналган. Курай көпшәсе өстендәге уен бармакчалары араларының үлчәмнәре, беренчедән, курай озынлыгына нисбәтле, ә икенчедән, алар курайларның төрле көйләнеш-төзгеләргә корылганлыкларыннан да үзгәрергә мөмкин.

Керәшеннәрнең традицион мәдәниятендә махсус сызгырту җайланмасы (бөкесе) булган буйлы флейта төрләре дә кулланышта йөргән. Аларның исеме күпчелек очракта сыбызгы дип атала, кайбер авылларда исә аны нугай курай дип тә әйтәләр. Бу борынгы уен коралы авыллардагы гади музыкаль көнкүрештә дә, көтүчеләр, аучылар тарафыннан да чакыртма корал сыйфатында киң кулланылган. Әмма бу коралның килеп чыгышы, аның күрше яшәгән тугандаш халыклар мәдәниятендә кулланылган һәм бер берсенә охшаш конструктив үзенчәлекләре, төрле исемнәре арасындагы чагыштырмалы тикшеренүләр әлегә кадәр максатлы рәвештә уздырылмаганнар.

Керәшеннәр мәдәниятендә сызгырту җайланмасы булган, ягъни махсус эшләнгән бөкеле, буйлы флейталарның берничә төре булган:

1 - уен бармакчалары булмаганы (сызгырткыч, сыбызгы).

2 - ике уен бармакчалысы (сыбызгы, нугай курай).

3 - дүрт бармакчалысы (сыбызгы).

4 - алты (җиде) бармакчалысы (сыбызгы).

Гади (уен бармакчалары булмаган) сызгырткычлар. Гади сызгырткычлар иң борынгы уен коралларының берсен тәшкил итәләр. Аларның кулланылыш сферасы борынгы заманда шактый киң булган.

Йомгак. Кама буе керәшеннәренең һәм Көньяк Уралда яшәүче нагайбәкләрнең традицион мәдәниятләре үсешендә курай коралының тарихи роле аның популяр булуына гына кайтып калмый. Курай күп еллар төрле этник керәшен төркемнәре арасындагы тоташтыру җебе булып тора, казак-кыргызлар һәм рус казачилары арасында яшәгән нагайбәкләр өчен исә, - ул Идел-Кама буенда калган тугандашларының мәдәниятенә нисбәтле булуларының бер хәтер билгесе, башка фин-угор, казак, башкорт, рус казачиларының сәнгатьләре белән аралашу чарасы да булып торган. Курай аша керәшеннәр күп заманнар иске музыкаль мирасларын саклаганнар. Курай сәнгате дә гел үзгәреп, яңарып торган, бигрәк тә төрле фин-угор, нугай, казак-кыргыз, башкорт, татарларның күп төрле этник төркемнәренә хас инструменталь алымнар, көйләү ысулларын үзләштерү аша баеган.

Керәшеннәрдә кулланылган буйлы флейталарның конструкцияләре, төрле атамалары, башкаручылык һәм музыкаль сыйфатлары, килеп чыгышлары Идел-Кама буе халыкларының сәнгатьләре белән бәйлелеген күрсәтә. Әлеге бәйлелекнең аеруча казан татарлары традицияләре белән булган уртаклыгын, киңрәк алганда, башкорт һәм кыргыз-казакларда булган борынгы кыпчакларның буйлы флейта сәнгате белән тыгыз үрелеп үскәнлеген исбатлый.

Бүгенге көндә милли мәдәният торышына битараф булмаган милли сәнгать сөючеләр тырышлыгы белән керәшеннәрнең курай сәнгате дә яңарыр, дәвам ителер дигән өметтә калу кирәк.

07.07.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: