Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Исеменә күрә җисеме

Г. ЕГОРОВА.

Музее бар мәктәп - көчле мәктәп. Музейны ачып җибәрү, материаллар туплау, экспонатлар җыю, урнаштыру - болар барысы да тынгысыз эзләнүләр, түземлелек, һәм тырышлык таләп итә. Әле бит теге яисә бу әйберне таптың да, урнаштырдың, дигән сүз түгел. Музей тормышына җан өреп, аны яшәтү, укучыларга һәм авыл халкына биредә тупланган материалларның никадәр кыйммәт һәм кадерле икәнлеген төшендереп, алар күңелендә кызыксыну уята белергә дә кирәк.

Тукай районы Борды гомуми белем бирү мәктәбенең музее менә дигән киң, иркен бүлмәгә урнашкан. 1987 елда әлеге музейга нигез салган тарих укытучысы Петр Кузьмин үзе исән түгел инде. Аның эшен хатыны, ветеран укытучы Тамара Егоровна дәвам итә. Инде үзе дә 72 нче яше белән барса да, Тамара Егоровнада булган оптимизм һәм энергиягә күпләр сокланырлык әле.

- Эшемне шулкадәр яратып, рәхәтләнеп алып барам, шуның белән яшим. Биредәге һәрбер нәрсә ирем Петрның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе булгангадыр, әһәмиятле һәм кадерле миңа. Шуңа күрә дә үземнән соң музейны җитәкләүне татар теле укытучы кызым Елена Петровна Левашовага тапшырырга дип ниятләп торам, - ди ул.

Ә музей, чыннан да, горурланырлык. Өйдән-өйгә йөреп җыелган халык авыз иҗаты әсәрләре тупланган альбомнан алып, һәрбер материал һәм экспонат зур тарихи әһәмияткә ия. Әнә сугыш ветераннарына багышланган стендны гына алыйк. Шушы җирлектәге 241 ветеранның бүгенгесе көндә икесе генә исән калган, алар - Михаил Белов һәм Алексей Васильевлар. Үзеңне кызыксындырган кеше турында фотографиясе буенча эзләп табып, күп нәрсә белергә була. Һәм, чыннан да, аларның һәрберсенең язмышы кызыклы. Берсен генә алыйк - Кузьма Павлович Чернов. Ул Украина фронтында очучы була. Уңышлы очышлар ясап, немец илбасарларына сизелерлек зыян салырга өлгерә. Каты сугышларның берсендә, дошман утына эләгеп, Свердловск өлкәсе Чибәркүл шәһәре янында самолеты белән җиргә егылып төшә. Шулай да исән кала, әмма озак яшәми, госпитальдә врачлар кулында күзләрен мәңгелеккә йома. Биредәге батыр очучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлдә Павел Черновның исеме беренче урында.

Пыяла астына урнаштырылган экспонатлар арасында ниләр генә юк. Совет солдаты һәм немец фашистларының каскалары, штыклар, патроннар, немец мотоциклчысының күзлеге һәм башка сугыш чорын чагылдыручы әйберләрне музей каршында эшләп килүче 'Туган як' түгәрәгенә йөрүче укучының әтисе бүләк иткән. Ул аларны Түбән Новгородның 'Үлем сазлыгы'на казу эшләре белән баргач алып кайткан.

Фин сугышында кулланылган, юкә кабыгыннан коралы да, ашамлыгы да сыярлык итеп дүрт почмаклап үрелгән 'вещмешок'ны минем әле беренче күрүем. Кайчы, пычак, үтүк, лампа, 18-19 нчы гасырда кулланылган төрле төстә һәм формада булган пыяла бутылкалар белән янәшә торучы кул счетын Борды авылының иң данлыклы тегермәнчесе Кирла бабай сугышка кадәр үз куллары белән ясаган булган. Ә каен тузыннан эшләнгән капкачлы тубалны йортның матчасына элеп куеп, кирәкле кәгазь, документларны саклый торган булганнар. Ә менә бу агач чана 'Бозкүт' дип атала. Әле без кечкенә чакта да, кышын, астына сыер тизәге ябыштырып, шуның белән таудан шуа торган идек, ди Тамара Егоровна.

Түрдәге почмак үзенә күрә бер кечкенә туку цехын хәтерләтә. Матурлап, пөхтә итеп элеп куелган өстәл эскәтерләре, бистәрләр, борынгы керәшен киемнәре - барысы да шушы станокта тукылган булган. Шунда ук җеп әзерләгән сүс, аны эшкәртү өчен сүс кабасы, сүсне тарау өчен кулланылган тәрәшле тарагын күрергә була. Икенче якта, он йөртү өчен - шулы, ашлык җилгәрү өчен - җилпуч, су саклау өчен капкачлы агач савыт, сыра мичкәсе, ит чабу өчен кулланылган пилмән тагарагы, тагын, тагын әллә ниләр... Каян барысын да табып бетергәннәр! - Укучылар, аларның әти-әниләре белән бергәләп җыйдык, - ди музей җитәкчесе. Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга, дигән кебек, әнә 1700 елдан алып, бүгенге көнгәчә булган кәгазь һәм тимер акчалар гына күпме җыелган. Болар кулланышка кергәнче үк, сату-алу эшендә акча ролен үтәгән диңгез кабырчыгына кадәр саклана биредә. Тамара Егоровна әйтүенчә, ул заманнарда 1 үгез сатып алу өчен шундый мең кабырчык кирәк булган.

Музейда пионерия һәм Ленин бүлмәсе дип аталган тагын бер бүлмә бар. Анда мәктәпнең уңышлары нәтиҗәсе булган төрле елларга караучы грамоталар, истәлекле бүләкләр, инде бер тарихи чор булып кына калучы комсомол, пионер оешмаларының байраклары, быргы, барабаннар урын алган. Биредә бер керүдә генә музейны җентекләп карап, өйрәнеп чыгарлык, күргәннәрне язып бетерерлек түгел. Авыл тарихын яктырткан кызыклы фактлар, алтын бәясенә торырлык мәгълүматлар бик күп. Музей эшен шулай, исеме җисеменә туры килерлек итеп алып барган Борды мәктәбенә, аның тырыш, тынгысыз укытучылары, укучыларына сокланмый мөмкин түгел.

15.06.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: