Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Экспонатларда - үткән тарих

В.МАКСИМОВА.

Музей туплау бик озак булса да, таркатырга бер көн җитә. Югалган тарих кабат җыелмый. Бүгенге көндә шәхси акчаларын гына түгел, вакытларын да исәпләмичә, үткәннәр белән бүгенгене бәйләргә тырышып йөрүчеләрне үзләрен музейларга куярлык...

2006 елда Алабуга районының Шүрнәк авылында беренче этнокультуралы керәшен мәктәбендә узган конференциягә барган хезмәттәшләрем мәктәп музееның бай булуы, экспонатларның урынлы һәм зәвык белән урнаштырылуы турында сөйләгәннәр иде.

Музейлар, бигрәк тә керәшен хатын-кызларының борынгы киемнәре белән кызыксынуым мине дә Шүрнәкнең үрнәк мәктәбенә китерде. Кызганычка каршы, моннан ике ел элек хезмәттәшләрем күргән музей бүген юк инде...

'Уптымизация' упкан икән мәктәп музеен. Мәктәп балалар бакчасы белән кушылгач, класс бүлмәләре кимегән. Шактый еллар дәвамында укытучылар, укучылар җыйган экспонатлар (ә бит Шүрнәк мәктәбендә зур музейлар кызыгырлык экспонатлар да бар) хәзерге вакытта мәктәпнең бер кечкенә генә, караңгы бүлмәсенә урнаштырылган. Бу инде балаларны экскурсиягә кертерлек, дәресләр, лекцияләр алып барырлык музей түгел, ә мәктәп җитәкчеләре әйтүенчә, музей экспонатларын вакытлыча туплап тору урыны гына. Шулай вакытлыча гына була күрсен берүк, чөнки этнография музее, этнокультуралы мәктәпнең йөрәге булырга тиеш. Укучыларга милләтнең тарихын, телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, тулаем әйткәндә, яшәү рәвешен - этнографиясен өйрәтүче мәктәптә, тиешле дәрәҗәдәге музей кабинет булмаса, андый этнокультуралы мәктәп спорт залы булмаган спорт мәктәбенә тиң. Дөрес, һәр мәктәпнең үз проблемасы бар. Шулай да миңа калса, бу чишелерлек проблема. Заманында үзем дә шундый мәктәптә музей оештырып, этнография, кул эшләре, милли сынлы-сәнгать дәресләрен укыттым. Ул мәктәптә дә класс бүлмәләре җитешми иде, шуңа да карамастан, мәктәп җитәкчелеге иң зур класс бүлмәсен минем карамакка бирде. Без аны музей-кабинет итеп җайладык. Үзем укыткан дәресләрдән тыш, лекцияләр, әдәбият дәресләре, төрле фольклор кичәләр, күренекле кешеләр белән очрашулар, кунаклар кабул итү дә шушы музей-кабинетта узды. Бу һәр яклап отышлы иде.

Менә шушындый ук музей проблемасын Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбендә бик уңай хәл иткәннәр. Мәктәптәге иң зур класс бүлмәсен музей-кабинет итеп оештырганнар. Бу кабинетка мәктәпнең өч 'җегетеннән' торган икенче сыйныфы да сыйган.

Сарсаз-Багражда туып-үскән, авыл мәктәбендә белем алып, кабат үз мәктәбенә тарих укытучысы булып кайткан Журавлева Светлана Михайловна үз фәненнән тыш икенче сыйныфта да укыта. Инде менә 1998 елдан музей эшен дә алып бара. Быелга чаклы краеведение түгәрәген дә алып барган, әмма ул түгәрәкнең дә койрыгына 'уптымизация' баскан. Сарсаз-Баграж мәктәбенең 'Туган як' музее моннан 30 ел элек җыела башлаган. Мондагы җыелган экспонатларның күплегенә, төрлелегенә шаккатырлык, бүгенгәчә әле тулыландырылып тора. Якташлары Г.Г.Тавлинов бүләк иткән коралларга үзәк музейлары да көнләшерлек. Григорий Гурьевичны Зәйнең 'Кулибины' дияргә була. Кечкенә мылтыктан алып, тракторга хәтле үзе җыйган кешене тагын кем диярсең.

Авылга иң беренче кайткан телевизор да мәктәп музеенда. Ә инде әби-бабайлары ясаган, кулланган эш кораллары, кигән кием-салымнары, хатын-кызларының кул эшләренең исәбе юк, әйтергә кирәк, барысы да диярлек бик яхшы сакланган. Авылның пионер-комсомоллары да, үрнәк колхозчылары да, сугышта катнашкан барлык авылдашлары да, авылдан чыккан күренекле кешеләре дә - барысы да исәптә, тарихта.

Музей-кабинетта бүген дә очрашулар, төрле лекция-дәресләр, конкурслар, ыру-затларны барлау, күптөрле фольклор кичәләр уза. Алда язып үткән ике мәктәптә дә авылларын, авылдашларын, балаларны яраткан, милләт өчен тырышкан һәртөрле 'уптымизация'ләргә дә карамый, үз эшләренә бирелгән тырыш укытучылар эшли. Киләчәктә Шүрнәк мәктәбе музее да тиешле бүлмәгә урнашудан тыш, әле тагы да яңа экспонатлар белән тулыланыр, киләсе очрашуларыбыз инде иркен музей-кабинетта узар дигән өметтә калабыз.

27.02.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: