Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
баш проект турысында сылтамалар rus kryash tat eng

Жаnалыклар
Анализлау
Кoн yзяге темалары
Кряшенняр турында кюбляб информация биреy чаралары
Кряшеннярнен казерге хале
Тын oлкясендяге yткянняр, культура
Музыка культурасы белян фольклор
Этнография
2002-нге жылда калык санын алыу
Электрон конференцияляр
Библиотека
Фонотека
Галереяляр
Радиотабшырыулар
"Кряшен Сюзе"
Книжная лавка
Сылтамалар



Кряшен жяшляре Союзын ойоштороу жыйылышы... Кряшен калыгынын yсеш перспективалары, проблемалары... Декларация этнос буларак, кряшеннярнен yз билгелянеyе турысында...


02.11.2001

КРЯШЕН КАЛЫГЫНЫН УСЕШ ПЕРСПЕКТИВАЛАРЫ, ПРОБЛЕМАЛАРЫ

(В.В.Абрамовнын 2001-нче жылнын 13-нче октябрь кoнoндя Казан каласында yткяргян Республика конференциясендя сoйлягян чыгышы, тагы 2001-нче жылнын 2-нче ноябрь кoнoндя Мяскяy каласында Тюгяряк oстял жанында бер ауык ynгяртеyляр белян сoйлянгян чыгышы)

Кряшен хярякятенен башлаб жoрoyчеляре Регионара Союз арткылы бу чыгышны жасарга миnа табшырганнары oчoн мин аларга рахмятлемен. Бу оло кормят белян бергя бик оло жауаб-лылык та. Чыгышта сoйлянясе сюзлярнен бик aзе гня минем yз уйларым, yз тойоноуларым. Тезисларнын иn кюб oлoшo - кряшеннярнен казерге хале, кряшен этносынын yсеш перспек-тивалары турысында бергяляшеб (коллектив) уйлашканнан суn бер исябкя килеy жимеше.

Съезд алдыннан yтя торган бoгoнгo Конференциягя кадяр бер ничя оло эш узгарылган ыйы инде, шулар арасына 2000-нче жылнын 7-нче декабрь кoнoндя yткян белем конференциясе (анын материаллары сезнен барыгызга да oляшенде), районнар-да, республикада yткян отчет-сайлау конференцияляре, тагы жыйыннар керя. Бик зур эшляр эшлянде, бoгoнгo жыйылыунын законны икяненя ич шик жук. Бoгoн бездя 80 делегат катнаша, бу сайланган делегатлар 100% килгян дигян сюз. Бу беренче шундый бик тя оло эш, без аннан бик кирякле чишелешляр кoтябез.

Бoгoн кряшеннярнен халляре бик тя ауыр, бу турыда aле кюб эмоциональ сюзляр aйтелер. Тик мин yзебезнен булган бoтoн бяляляребездя айыблыны жиnел гня читтян, бютян миллят кешесеннян, жя бютян ден кешесеннян эзлямяскя, кемнедер паш итяргя тырышмаска диб кисятер эйем. Без тoркoй туганнарыбыз булган татарларга, жя ден жагыннан туганнарыбыз русларга таш ата алмыйбыз, мыnар какыбыз жук. Аларнын хал итясе yз кыйынныклары (проблемалары) бар. Шуны искяртеб китейек, руслар да, татарлар да телляре, культуралары, традицияляре, ышаныулары турысында кoйoк-лянеб, yз-yзеnне белештермейенче, туган калыгыnа кызмят итеyдя безгя эямне кючергеч кюрсятяляр. Без мыnар oйрянергя тейешле. Шулай итеб, без yзебезнен yз билгелянеyебезнен ауыр жулын башлаб жибярябез. Бу жул каталарсыз гна булмас, каталар oстoндя oйряняляр дя. Безгя ике усаллыкка гна жулыкмаска киряк, алар миллятчелек, тагы yз эчебезгя жомолоб калыу (yзебезне изоляцияляy). Шулай булмаганда без ич жактан да yся алмыйынчы, жулсызлыкта (цивилизацион тупиктя) калырбыз. Безгя былай кирякмяс. Кряшенняр бит алар ике оло этнос - руслар белян татарлар арасында цивилизация ара аралашыуны булдырыучы бик кирякле тoб звено булыб торалар. Кряшенняр, Алла ирке белян, тoркoй телле, бу аларны татарлар белян туганнаштырса, Православiе денен тотоулары аларны руслар белян жакыннаштыра. Кем белгян, aлля aле цивилизация ара конфликтларны жомошайтыучы yзенчялекле шушы кряшен калыгы сяятлей рус калыгы белян татар калыгы арасында бер берсеня караш шулай жиnел, сызланыуларсыз гна урнаша алгандыр. Без руслар да, татарлар да безне аnнарлар, безнен историядяге миссиябезне бяялярляр, безнен yз билгелянеyгя тилпенгянебезне айыбламаслар диб ышанабыз.

Ней сяятлей кряшеннярне без айырым калык диб исяблягянебезне сoйляб тормасымны мин алдан ук белгертя-мен. Бу сорау без кряшенняр oчoн инде кюбтян ачык. Oстяyеня без нейдейдер жаnа статус турысында сoйляшмейенче, бары yткяндяге гаделлекне гня торгозоу, безнен калыкнын элеке инде булган, тик Сталин чоронда кючляб бездян тартыб алынган yз башка жяшяyен кайтарыу турысында сoйляшкяндя бигеряк тя.Мыннан тыш, бу белем конференциясе тoгoл, шунныктан мин кряшеннен этногенезы, yткяне(историясе), тагы бютян нястяляре турысында сoйлямеймен. Белемне дяряжялеляргя (авторитетларга) сюз катыб, белем oлкясендя эшляyче безгя карышы булган уйлылар (научные оппоненты) белян жиnешергя дя уйламыймын. Мин коллегаларым кушкан буйынча, кряшен калыгынын yсеше перспективалары, бoгoн yк хал ителергя тейешле кыйынныклары (проблемалары) турысында, кряшенняр коридорларда инде кюбтян сoйлoй торган, тик берярсенен катерен калдыра кюрмейек тагы диб, жя, безне аnнаб бетмясляр, диб озак багытлар aйтелмей торолган нястяляр турысында сoйляргя жыйынамын. Бoгoн калыклар тигез кокуклы, ирекле булган кюб миллятле Россия, кюб миллятле Татарстан кряшеннярнен ауазын эшетергя aзерляр, без шунын белян бахетле, алар безне аnнарга, жярдям итяргя дя aзерлярдер диб oмoтлянябез. Барыбызнын да Туган илебез бер yк, без дя, бютянняр шикелле yк, бу жирнен тoб калыгы.

Алдан ук Конференциядя катнашыучылардан кичереyлек соройом, мин бар жирлярдя дя жяшяyче кряшеннярнен хал итясе кыйынныклары турысында тoгoл, aммя Татарстанда жяшей торганнарыныкы турысында гна сoйлямякче булам. Бу, беренчедян, кряшеннярнен тoб oлoшo Татарстанда жяшягян-нектян (320 меn кряшеннен 200 меnлябе жяшей), икенчедян, Удмуртиядян килгян карендяшляребез - Удмуртия кряшенняре yз регионннары турысында yзляре сoйлярляр.

Кряшен этносынын казерге халенен, тулы кoйo алганда, бер дя сoйoнoрлoк тoгoл икянен танырга киряк. Калада жяшяyче кряшенняр бютян калыклар белян жотолоб бетеy шартларына куйылган, инде ауылларда жяшяyче кряшенняргя килсяк, кряшен ауылларында ряттян эшляргя эш жуклык падшалык итя. Кряшенняр кюбляб жяшягян урыннарда жирле тюряляр, кряшенняр кюбчелек булса да, аларнын кыйынныкларын бик кюб чакта хал итмейляр, кряшеннярнен кичектергесез эшлярен хал итеy oстoндя эшлямейляр. Эш турысында, белем биреy oлкясендя, культура, кoн кюрештя, духовный жактыртыу жакларына караган сорау-yтенечляр, жярдям сораб барыулар санга сугылмый, кряшеннярне ачыктан ачык кимсетеy-кoлoy(дискриминация) очораклары бар.

Россиянен, шулай ук Татарстаннын законны кормят итеyче гражданнары булыб та, без кряшенняргя бу турыда aйтеy бик тя кoйoнoчлo, кряшен интеллигенциясенен, кряшен хярякятен башлаб жoрoyчелярнен бик кюб табкырлар дяyлят структурала-рына, калык белян эшляy структураларына(общественные струк-туры) жярдям сораб барыуларына карамыйынчы, кряшен этно-сынын бик кюбкя жыйылган ич кичекмейенче хал итяргя тейешле эшлярен башкарыу oчoн бер нейдей дя чаралар кюрелмяде. Республика кюлямендя ни кряшен фольклор коллективын финансларга, ни "Кряшен сюзе" гяжите тукталмыйынчы чыксын oчoн жярдям ойошторорга, ни беряр гня булса да кряшен храмы тoзoy oчoнгя акча таба алмадылар. Безгя, сез татарлар белян бергя булырга тейешсез, диб aйткян чагында, без соройбыз, нейгя суn без "татарларга" княгяляр бастырырга, телебезне, культурабызны yстерергя, храмнар тoзoргя акча бюленмей? Мына татар туганнарга 1000 мячет тoзoлгян, безгя бер храм да жук. Бу гаделлек меней? Татарларга 1500 кешегя бер мячет, бездя 50 меn кешегя бер храм туры киля. Кряшенняр aлля сораб карамаганнар мы? Сораганнар. Чей кряшен ауылында мячет салыб куйганнар, aммя ауыл кешеляренен часовня тoзoргя дейгян, храм тoгoл, бары тик часовня гна тoзoргя дейгян простуй yтенечлярен кире какканнар. Гаделлек меней бу?

Кряшеннен килеб чыгышынын (этногенезын), историясе-нен чынын (объектив) oйрянергя aлегя тикле бер ней дя эшлянгяне булмады. Казан каласындагы Арча кыры зираты карышында урнашкан Yзяк кряшен - татар школы зданиесен кряшеннярнен yзляреня кайтарыу турысында кряшен ойошмаларынын кала (Казан) башлыкларына, республика башлыкларына бер ничя кат законны ряyештя барыулары, жазган катлары бoтoнняйе белян санга сугылмады. Ул гна мы, историягя бяйле бу здание коммерция ойошмасына ук сатыб жибярелде. Бу здание aле республика кюлямендя история истялеге, культура истялеге була тороб, шулай эшлянде. Бoгoнгo кoндя aлеге здание, бoтoн кокук актларына карышы барыб, танымастый итеб ynгяртелде. A бит бу здание бoтoн Россия кряшенняре oчoн иn кадерле, изге aйбер, ул кряшеннярне белем жактысы белян жактырткан оло кешеляр белян, кряшен этносынын арыу гна yсеш алган багытлары белян, кряшен калыгынын yткяндяге катере белян бер oзoлмей бяйлянгян здание.

Кюбляб информация биреy чаралары(СМИ) oлкясендя дя кряшеннярнен хале, аларга бирелгян мoмкиннек шундый ук нык кимсетеyле.Телевизион эфир багыты, кряшен табшырыу-лары oчoн радиоэфир татарлар oчoн табшырыулар белян пропорциональ тoгoл, жук дяряжясендя. Шул ук багытта республикадагы кюбляб информация биреy чаралары буйынча кряшенняр oчoн кимсетеyле, катер калдыра торган материаллар oстo-oстoня бастырылыб, кюрсятелеб тора. Журналистлардан, калык белян эшляyчелярдян (общественные деятели)кряшенняр адресына калык арасында котко сала торган, котко тарата торган (провокацион) aйтелеyляр роксят ителеб тордо, шулай кряшеннярдя тулы тoгoллек комплексы тудырды. Кряшенняр Россиянен дя, Татарстаннын да татыулык сoйoyче, законны кормят итеyче гражданнары булыб та, yз Туган иллярендя каксыз, кокуксыз калыб жяшяyляре, посторолоулары кюnелдя aче тойго, тирян aрнеy уятты.

Калык арасында котко таратыб чыгыш жасаучылар миллятляр арасында дошманнык уты кoйрятеyлярен aлля yзляре дя аnнамыйдыр. Aммя aгяр мындый котко таратыучы жазыулар (публикацияляр) тагы да бастырылыб торса, без судка бирмейенче, мындый кюбляб информация биреy чараларын лицензиясез калдырыу oчoн тейешле инстанцияляргя бармыйынчы кала алмабыз. Сезне ышандырамын, без мыnар тейешербез.Без кокук oстoнлoк иткян дяyляття жяшейбез. Аннан да бигеряк, бу котко таратыучылар yзляренен Татарстан турысында таралган жакшы уйны (имидж) жимереyлярен аnнамыйлар микянней? Aлля бу безнен уртак Туган илебезнен, Республикабызнын, Республикабыз башлыкларынын дяряжя-сен тoшoрoy, жук итеy oчoн аnны халдя эшлянгян эшме? Мынын oстoндя уйланыу киряк. Кряшенняргя карышы жазылган жазыулар алар Татарстаннын дошманнары oчoн, анын Президентынын дошманнары oчoн эшлянеля торган эш, бу - миллятляр арасындагы тынычлыкны шартлатыу. Кряшенняргя карышы жя миллятчеляр гня, жя жулсызлыктагы политиклар (политикан) гна чыгыш жасый ала. Мисалга, кайбер журналист-лар, тагы кешеляр белян эшляyче татарларнын (общественный деятель) кряшенняргя, исламга кючегез, дейгян чакырыуларын бoгoн ничек бяяляргя? Бу cуn нястя, жюлярлек ме, aлля котко таратыу мы? Безнен татар туганнарга нейдей начарлык кылга-ныбыз бар? Без аларны Христосъ дененя керергя чакырабыз мы суn? Татарлар yзляре мындый адымны ничек бяялярляр эйе? Бoгoн шушындый котко таратыб жазылган жазыуларга(статья), чакырыуларга эяреб китяргя, без кюбме гумерляр бергя арыу кюршеляр булыб жяшямядек меней?

A бит кoндялек тормошта без татарлар, руслар, башкортлар, удмуртлар, чуашлар белян бик aйбят аралашыб жяшейбез, бу аралашыулар озак гумерляр буйына татыу жяшяy сяятлей салынды. Безгя кюбчелек простуй татарларнын, русларнын ни yз школлары булмаган, ни yткянняренен дoрoслoгo ачыкланмаган кряшеннярнен ауыр халеня керя белеyе, аны аnнауы билгеле. Кюб кня руслар да, татарлар да кряшеннярнен yзляреня айырым ка-лык дигян статусны - Сталиннын миллятляр политикасын узгарган чоронда кряшеннярдян кoчляб тартыб алынган статус-ны кабат кайтарырга тилпенеyлярен аnнаб кабыл алалар. Татарлар yзляре дя бит aле кюбтян тoгoл гня бяйсез калык кокукы oчoн кoряштеляр, татарнын теле, культурасы, тагы бютян нястяляре буйынча булган кыйынныклары турысында жаздылар. Суnгы багытларда yз билгелянеyебез oчoн тилпенеyе-без yзляренен эзлянеyлярендя кряшен этносынын yз yсеше, yз жулы булган yзенчялекне раслаучы белем oлкясендя эшляyче агайлар арасында нигез таба башлауны, кайбер дяyлят структура-ларында, тагы кешеляр белян эшляyче структураларда теляктяш-лек табканны билгеляб yтяргя киряк.

Оренбурлылар Конференциягя жибяргян телеграммаларында 2002-нче жылда yтясе ка


Абрамов
 

ЮГАРЫГА


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: